АКШта зомби-боланнар пәйда булган! Бу хакта социаль челтәрләр хәбәр итә, “РЕН ТВ” каналы махсус репортаж да күрсәтте. “Пыяла күзле, йоннары ала-кола йолкынган, селәгәйләрен агызып торган сәер боланнар көпә-көндез юлга чыга, халыкны куркуга сала”, — диелә хәбәрләрдә. Хайваннарның бу кыяфәтенә “хроник арыклану” (хроническое истощение) дигән дәвалап булмый торган авыру сәбәпче икән. “Чир пар тояклыларның баш миен “ашый”, аларны “тере мәет”кә әйләндерә”, — ди Миссури штатының табигатьне саклау департаменты вәкиле Деб Хадмен. Белгечләр фикеренчә, болан ите аша ул кешегә дә йогарга мөмкин. Дәвалап булмагач, хәзер чарасызлыктан Көньяк Каролина штатында зомби-боланнарны ата башлаганнар.
Шөкер, бездә андый чир турында хәбәр ишетелгәне юк әле. Әмма хайваннар арасында төрле чирләр чыгу очраклары ешая башлады кебек. Шул сәбәпле кайбер фермерлар хәтта: “Хәзер терлекчелек белән шөгыльләнергә куркабыз”, — ди.
30 елдан соң — бруцеллез…
Котыру чире, африка түләмәсе (чумасы), кош гриппы… Терлекчелек тармагы өчен зур куркыныч тудырган авырулар исемлеге, кызганыч, кыскармый. Россиянең төрле төбәкләрендә әле берсе, әле икенчесе чыккалап тора. Нәтиҗәдә чир табылган аграр оешмалар дистәләгән миллион сумнарда югалту кичерә.
— Ни сәбәпледер соңгы елларда куркыныч чирләр активлаша. Мәсәлән, надуляр дерматит — җылы якта гына тарала торган чир. Ә безнең якларда хәзер ул кышкы чорда да очрарга мөмкин, — дип гаҗәпләнә Татарстанның Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов. — Узган ел ике хуҗалыкта бруцеллез килеп чыгу безнең өчен җитди сигнал булды, — ди ул. Кеше өчен дә куркыныч тудырган әлеге чир республикада соңгы 30 елдан соң беренче тапкыр табылган бит!
Инде декабрь башында Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров: “Россия буенча быел бруцеллезның 279 очрагы теркәлде”, — дигән иде. Шулай булгач, республикада хәл әле чагыштырмача кискен түгел кебек. Әмма тынычланырга иртә, ди белгечләр.
— Картадан карасак, бруцеллез буенча Идел буе төбәгендә без бер утрау кебек калган идек. Киров өлкәсе, Чувашстан һәм Татарстаннан тыш, башка төбәкләр барысы да бруцеллезлы. Ә ул төбәкләрдән безгә транспорт та керә, терлек тә килә, тулысынча ябыла алмыйбыз. Оренбург, Самара, Саратов өлкәләрен алсак, аларга чирнең төп керү юлы — Казахстан. Анда инде бруцеллез гадәти авыруга әйләнеп бара. Бездә чир чыккан хуҗалыкта карантин игълан ителеп, малы бетерелә, фермаларда санитар чистарту эшләре башкарыла. Ә Казахстан бруцеллездан арынган өлкә булып саналмаганлыктан, авыру табылган очракта, анда чирле терлек кенә юк ителә, — дип аңлата Алмаз Хисаметдинов.
Диверсия дә булырга мөмкин?!
Татарстанда бруцеллезның беренче очрагы узган елның сентябрендә Яңа Чишмә районындагы Николай Скоков фермер хуҗалыгында теркәлгән иде. Барлык мал — 770 баш мөгезле эре терлек юк ителде, зыян күләме 60 миллион сум тирәсе исәпләнә. Бруцеллез аеруча куркыныч авырулар исемлегенә кертелмәгән, шуңа күрә фермерга дәүләттән компенсация бирелми, дип аңлатты Баш ветеринария табибы. Чирнең каян чыкканлыгы да төгәл мәгълүм түгел. Ветеринарлар тиешле документларсыз читтән терлек алып кайткандыр дип, фермердан шикләнә. Ә фермер хәтта диверсия очрагын да инкарь итми.
— Сөтне — 20, ашлыкны 8 сумнан сатарга мәҗбүр булабыз. Мондый шартларда авыл хуҗалыгы файдалы түгел. Өстәвенә чирләр чыгып торгач, терлекчелек белән шөгельләнү бөтенләй куркынычка әйләнде, — ди Николай Скоков, бушап калган торакларга ишарәләп.
Икенче тапкыр бруцеллез узган елның ноябрендә Әтнә районындагы “Тукай” хуҗалыгында табылды. Анда инде хуҗалыкка килгән зыян күләме 100 миллион сумнарда исәпләнә. Чөнки заманча комплекста асралган 5500 баш мөгезле эре терлекне юк итәргә туры килде. Җәмгыять директоры сүзләренчә, шуның 2500 е — савым сыерлары.
Буш комплекс хәзер өч ай дәвамында карантин узарга тиеш. Бу очракта да чир чыгу сәбәпләре тәгаен ачыкланмаган. “Бәлки, ниндидер транспорт территориягә дезинфекция ясатмыйча гына кергәндер”, — ди Алмаз Хисаметдинов. Ә хуҗалык һәм район җитәкчелеге кимерүчеләрдән, кошлардан да шикләнә. Яңа Чишмә фермеры кебек, диверсия фаразын да кире какмый.
Әтнә вакыйгасы “ябык режим”га этәрә
Дөнья тәҗрибәсендә бруцеллезга каршы көрәштә терлекләргә вакцина ясау ысулы да кулланыла икән. Малларны нигә ул юл белән сакламыйбыз соң?
— Бруцеллезга каршы вакцина куллану терлек һәм терлекчелек продукциясен сатканда, бигрәк тә экспортка чыгарганда мәшәкать тудырачак. Шуңа күрә республикада әлеге чиргә каршы вакцина ясый башларбыз, дип әйтә алмыйм. Икенчедән, бик яхшы сыйфатлы вакциналар да бар, димәс идем. Иң мөһиме — саклану чаралары! — дип ассызыклый республиканың Баш ветеринары.
Чирләр таралуга китерә торган иң төп куркыныч чыганагы — читтән терлек ташып сатучы эшмәкәрләр, дип искәртә белгечләр. Республикадагы терлекләр сәламәт. Аеруча Казахстан ягыннан кертелгәннәргә күп сорау туа икән. Шуңа күрә ветеринария белешмәләре булмаган читтән китерелгән терлекне сатып алмаска киңәш итәләр.
Куркыныч чирләрнең таралуына юл куймауда икенче төп мәсьәлә — фермаларны ябык режимда эшләтү.
— Дөресен әйтик, ул мөгезле эре терлек фермалары өчен хас күренеш түгел иде. Татарстанда мал саны 500 баш һәм аннан күбрәк булган 512 мөгезле эре терлек комплексы бар. Аларның күбесендә биологик саклану чаралары үтәлеше бик түбән дәрәҗәдә. Без аны таныйбыз. Моңарчы беркем дә сыер фермасын ябык режимда эшләтүне күз алдына китермәде бит. Әтнә хәленнән соң, ул көнүзәк мәсьәләгә әйләнде. Быел мөгезле эре терлек фермаларын да, аеруча эре комплексларны, ябык режимга күчерү бурычын куябыз, — ди Алмаз Хисаметдинов.
Соңгы елларда төзелгән заманча комплекслар, нигездә, ул шартларда эшләргә әзер инде. Алар койма белән әйләндереп алынган, санитар капка, дезинфекция киртәләре дә төзелгән. Хәзер барысын да таләпләргә туры килгәнчә эшләтү мөһим. Ә андый корылмалары булмаганнарга төзергә туры киләчәк. Ул дистә миллион сумнарга төшә. Авыл хуҗалыгы министрлыгы компенсация вәгъдә итә, ди Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе.
“Чир чыганагы Шилнәбаш хуҗалыгында…”
Терлекчелектә бруцеллез авызны пешергәч, ябык режим турында уйлый башласалар, дуңгызчылык, кошчылыкта африка чумасы һәм кош гриппы ул эшкә иртәрәк этәрде инде.
— Татарстанда 6 эре дуңгызчылык комплексы бар. Дүртесендә биологик саклану таләпләре үтәлә. Ә Лениногорск районының “Ялтау” һәм Әгерҗе районындагы “Ак Барс” комплексларында проблема бар. Тикшергән вакытта аларда барлык таләпләр үтәлә кебек. Соңыннан кисәтмичә генә тагын барып карасаң, кайсыдыр таләп үтәлми башлаган була, — ди Алмаз Хисаметдинов.
Узган көздә 17 эре кошчылык комплексының өчесендә генә биологик куркынычсызлык таләпләре тулысынча үтәлгән. Кечерәк хуҗалыкларда, шәхси секторда да бу мәсьәлә кискен кала. Нәтиҗә буларак узган елның августында Лениногорск кошчылык фабрикасында кош гриппы аркасында 213 мең тавык, 203 мең данә йомырка юк ителде. Ул оешма хәзер эшчәнлеген бөтенләй туктаткан.
Тукай районының Шилнәбаш авылындагы “Илфат” тавык фермасында да биологик куркынычсызлык таләпләренең тиешенчә үтәлүенә шик туа. Узган елның май-июнь айларында алыпсатарлар әлеге фермадан халыкка тараткан 90 мең чебинең бер вакытта чирләп үлүе турында язган идек. Төрле районнарга таратылган кошларның чир билгеләре дә охшаш була. Халык алдында җаваплылык тойган һәм матди зыян күргән алыпсатарлар чеби саткан оешма белән озак дәгъвалаштылар. Мәсьәләгә әле дә нокта куелмаган.
— Ә Ветеринария хезмәте күзлегеннән караганда, ул мәсьәләгә нокта куя алдык. Ягъни чебиләр үлеменә китергән чирне ачыклап әйттек. Колибактериоз чире булды ул, — ди республиканың Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе. — Чир чыганагы Шилнәбаш хуҗалыгында (“Илфат” тавык фермасында) булганлыгы аңлашыла. Төрле районда, төрле хуҗалыкларда чебиләр бер үк вакытта колибактериоздан чирләп үлә алмый. Бу хәлгә юридик яктан ниндидер аңлатма бирергә хокукыбыз юк. Әмма безнең күзаллау буенча, саткан вакытта чебиләрдә шушы инфекция булган, — дип ассызыклый Алмаз Хисаметдинов.
Терлекчелек комплекслары дөрес төзелми
Кыскасы, хәзер нәрсә белән шөгыльләнергә ниятләсәң дә, куркыныч булып чыга. Кошчылыкка грипп яный. “Илфат” тавык фермасы мисалы күрсәткәнчә, колибактериозлы чеби алып та “янарга” мөмкинсең. Дуңгызчылыкта — африка түләмәсе, сыер асрыйм дисәң — бруцеллез, тилчә (ящур) һәм башкалар. Альтернатив юнәлеш — ат яки сарык үрчетергә ниятләсәң, аларга да куркыныч яный торган чирләр җитәрлек.
— Алар да бруцеллез белән чирли. Аеруча Төньяк Кавказ төбәкләрендә сарыклар авырган очраклар күп теркәлә. Ике ел чамасы элек Башкортстанда бруцеллез аркасында шактый атларны юк иттеләр. Ат чиргә озаграк бирешә. Ә сыер тизрәк. Кеше өчен иң куркынычы — сарык бруцеллезы. Аның белән авырган кеше инвалид калырга мөмкин, — ди Алмаз Хисаметдинов.
Инде шулай да терлекчелек белән шөгыльләнергә ниятләсәң, барлык ветеринария таләпләрен үтәп, биологик ябык режимда эшләргә әзер булырга кирәк, дип искәртә хәзер белгечләр. Ә ябык режимга күчү, аңлашылганча, саллы гына өстәмә чыгымнар таләп итә.
Гомумән, терлекчелектә иске чирләрнең уянуы, яңаларының барлыкка килүе алга таба тармакка карашны нык үзгәртергә мөмкин.
— Бер территориядә 5-6 шар мең баш терлек асрауга исәпләнгән эре комплекслар төзү дөрес проект түгел. Үз тәкъдимнәребезне алдан да әйткән идек. Инвесторлар, эре комплексларны төзетүчеләр безне тыңламады. Чирләр бик күп, вакциналап булмаганнары чыгып тора. Шуңа күрә бер урында шулхәтле терлек асрау, ветеринария күзлегеннән караганда, дөрес түгел. Күп дигәндә 1 мең баштан арттырмаска кирәк. Бүгенгәчә төзелә торган яңа комплекслар проектында бу мәсьәлә игътибарга алынмаган. Әмма алга таба колак сала башларлар дип уйлыйм. Чөнки моңарчы Әтнә районындагы кебек эре комплекста терлекне бетерү очрагы булганы юк иде. Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгына да алга таба яңа комплексларның проектларын раслаганда, ул мәсьәләгә игътибар итүләрен сорап мөрәҗәгать иттек, — ди Татарстанның Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе.
Раиф ГЫЙМАДИЕВ.