Арча районының Пөшәңгәр авылында биш бала тәрбияләп үстерүче бик матур гаилә — Сәйфуллиннар бар. Әле аның тагын шунысы игътибарга лаек: өч буын бергә яши алар. Күпбалалы гаиләдә булып, тату гомер кичерүнең серләрен белештем.
“Әнине кызганып, авылга кайттым”
Моңа кадәр дә бәхетле гаиләнең сөенече тагын да арткан — өч ай элек гаиләдә ир бала туган. Дүрт кыз янына нәни Хәсәнне алып кайтканнар. Әти кеше Алмаз бик күрсәтмәсә дә, бәхете йөзенә чыккан — нәселне дәвам итүче туган бит.
Сәйфуллиннар бүген бер йортта тугыз кеше яши. Габдерәсүл абый белән Тәнзилә апа, уллары Алмаз, аның җәмәгате Раилә һәм биш бала. Яшь гаилә 2010 елның азагында никахлашкан. Унөч ел эчендә бер-бер артлы биш бала алып кайтканнар. Балаларның исемнәре бик матур: Зөбәйдә, Фирүзә, Газизә, Нургизә, Хәсән. Балаларга исемнәрне әтиләре кушкан.
Гаилә түр якка җыелды. Ипләп кенә кызлар да килеп утырды: берсеннән-берсе матурлар. Газизә 8 яшендә генә булуга карамастан, дәү әтисенең уң кулы икән — маллар янында күбрәк ул була. Ә Зөбәйдә белән Фирүзә сеңелләрен, хәзер инде энеләрен дә карыйлар.
— Бала үстерүне авыр эшкә санамыйбыз. Аларның һәркайсын көтеп, сөенеп алдык. Аллаһы Тәгалә бирмәсә, бала тумый. Безнең балаларны әнә ничек бүләкләде, — ди Тәнзилә апа.
Габдерәсүл абый белән Тәнзилә апа бер ул, бер кыз үстергән. Кызлары гаиләсе белән Арчада гомер итә. Бер мәл ир белән хатын икесе генә яшәгән. Уллары Алмаз хәрби хезмәттән кайткач, Казанда янгын сүндерү бүлегендә эшләгән. Ә бер очрак егетне туган нигезенә кайтырга мәҗбүр иткән.
— Казан дәүләт ветеринария академиясен тәмамладым, — диде Алмаз. — Тик Казанда һөнәрем буенча эшлисем килмәде, шуның өчен ГТХМ (МЧС) системасына бардым. Шулай матур гына эшләп йөргәндә, әти, аттан егылып, бил сөяген сындырды, аннан инсульт булды. Әнинең ялгызын калдырасым килмәде, туган авылыма кайттым. Маллар да күп иде. Менә шулай итеп шәһәр тормышыннан баш тартырга туры килде. Аннан Раилә белән таныштык, озакламый өйләнештек. “Әти-әниең белән бер йортта торырга каршы түгел”, — диде. Аллаһка шөкер, ишле гаилә булып, унөч ел матур гына яшәп ятабыз. Бер аш бүлмәсенә ике хатын-кыз сыймый дисәләр дә, бездә сыя. Аларның эшләренә әти белән кысылмыйбыз, икесе үзара сөйләшәләр, килешәләр.
Габдерәсүл абыйның бүген сәламәтлеге чагыштырмача әйбәт, Тәнзилә апа белән мал карый. Биш савым сыеры, берничә бозаулары бар! Җәен күп итеп кош-корт үстерәләр икән. Алмаз исә “Ватан” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында үз белгечлеге буенча эшли, көне буе эштә ул. Өй мәшәкатьләре күбрәк Раиләдә икән.
— Килен булып килгәч тә: “Балакаем, менә өч суыткыч. Нәрсә телисең, шуны пешер, үзегезчә эшлә”, — дидем. Киленемә күз тидерүдән куркам, сөбханалла, — диде Тәнзилә апа.
Бу вакытта Раиләне күзәтәм: каенанасын хөрмәт, ихтирам белән тыңлап, елмаеп утыра. Биш бала тапкан һәм баккан батыр ана, каената-каенана белән яшәүче сабыр килен, уңган хатын ул.
Яңа йорт
Ишле гаилә тиздән яңа йортка күчәргә уйлый. Төп нигез янәшәсендә бик зур өй салганнар. Монда һәр баланың үз бүлмәсе булачак. Дөрес, әле яши торган йортлары да начар түгел. Ләкин Алмазның өй саласы килгән. Кырык яшенә җиткән ир уртасы бөтен бурычын үтәгән: агач утырткан, йорт җиткергән, улы да туган.
— Яңа йортны үз көчегез белән салдыгызмы? — дим Алмазга.
— Авылда калган гаилә буларак, өй салырга дәүләттән 1 миллион 500 мең сум субсидия алган идек. Әлбәттә, ул акча гына җитмәде. Йорт әзер булгач, субсидиянең тагын бер өлеше булырга тиеш иде. Бирмәделәр, хәер, артыннан да йөрмәдек. Өйне маллар асрап, акрынлап җиткердек.
— Өлкәннәр дә яңа йортка күчәме? Әллә биредә каласызмы? — дип сорап куйдым Габдерәсүл абый белән Тәнзилә ападан. Һәм соңыннан үкендем дә: мондый гаиләгә бу сорауны бирәләрме соң?!
— Алардан калсак, бабаем белән саргаеп үләбез, — диде Тәнзилә апа. — Без инде балалардан башка тормышны күз алдына да китерә алмыйбыз. Ялгызлыктан Аллаһ сакласын.
Тәнзилә апага да тел-теш тидерә торган түгел: ул бу йортның кояшы кебек. Барысын да белеп, кайгыртып тора. Бер кызык хәлне сөйләп шаккатырды:
— Җәй буе бөтен кунакка кайткан балалар бездә, кайчакта утызга тулалар. Алмаз хәтта арт якка агач беседка ясап бирде, шунда мәш киләләр. Җәен ун литрлы чиләк белән коймак камыры куям. Балаларның барысын да сыйлыйм. Күрсәң, сөенәләр, рәхмәт әйтәләр!
— Чыр-чудан арымыйсызмы? — дим.
— Юк, нинди ару! Балаларны бик яратабыз, аның бит вакыты бер генә була. Аннары үсеп китәләр дә, чакырсаң да килмиләр. Үзебезнең малай белән кыз үскәндә дә бөтен урам баласы бездә иде.
…Сәйфуллиннар гаиләсендә бер матур гадәт яши — һәр балага бәби чәе үткәрәләр. Хәсән тугач та, мәҗлес уздырганнар. Туган-тумача, дус-ишләр, барысы да ишле гаиләнең олы шатлыгын уртаклашкан. “Күбәйгән саен балаларны ныграк яратасың икән”, — ди Тәнзилә апа. Бу гаиләдә аның чынлап та шулай булуына инанасың.
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА.