Терлекләр өчен генә түгел, кеше сәламәтлегенә дә куркыныч янаган бруцеллез чиренең 30 елдан соң янә Татарстанда килеп чыгуы турында язган идек. Әлеге чир аркасында узган елның сентябрендә Яңа Чишмә районындагы фермер хуҗалыгында 770 баш мөгезле эре терлек юк ителде. Ә ноябрьдә афәт Әтнә районындагы “Тукай” хуҗалыгында табылды. Анда инде заманча комплекста асралган 5500 баш терлекне пычак астына салырга туры килде…
Һәм менә бруцеллезның яңа һөҗүме мәгълүм. Бу юлы Кайбыч районының Иске Чәчкаб авылында табылган.
— 9 февральдә Кайбыч районы ветеринария хезмәте ашыгыч рәвештә безнең лабораториягә Иске Чәчкаб авылындагы өч шәхси хуҗалыкта асралган сыерларның канын тикшертергә китерде, — дип сүз башлады Апас районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Гибадуллин. Апас лабораториясе Кайбыч районына да хезмәт күрсәтә икән. Ә ашыгычлыкның сәбәбе — шәхси хуҗалык сыерлары үле бозау китергән.
— Бу инде бруцеллезның ачык билгесе, — дип дәвам итте ул. — Дүрт минутлык тест та, дүрт сәгатьлек тикшерү дә терлекләрнең чирле булуын күрсәтте. Тагын да җентекләбрәк өйрәнү өчен, шул ук көнне анализларны Казан лабораториясенә җибәрдек. Диагноз анда да расланды…
Нәтиҗәдә Олы Кайбыч җирлегенә (район үзәге — Р.Г.) кергән Иске Чәчкаб авылында 10 февральдән карантин игълан ителә. Аның таләпләре буенча, бернинди терлек һәм терлекчелек продукциясе авылдан читкә чыгарылырга да, кертелергә дә тиеш түгел. Юлларга ЮХИДИ һәм ветеринария хезмәте постлары урнаштырыла. Шул ук вакытта авылда калган хайваннарны да тикшерү башлана. Нәтиҗәдә бруцеллез чире тагын бер шәхси һәм бер фермер хуҗалыгында табыла. Шулай итеп, Иске Чәчкабта барлыгы 6 баш мөгезле эре терлекнең чирле булуы ачыклана. Аларның бишесе — шәхси хуҗалыкларның сыеры, берсе — крестьян-фермер хуҗалыгында асралган үгез.
— Чирнең каян чыгуын әлегә төгәл ачыклый алмадык. Тикшерү бара. Читтән кергәндер инде. Безнең республика ул чирдән чиста бит, — дип белдерде Татарстанның Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов.
Аралашу вакытында белгечләр шундый фаразны да җиткерде: имеш, җәен көтүдә халык сыерлары белән фермер үгезе бергә йөргән икән. Чирне шул үгез тараткан булуы мөмкин.
Хәзер үгезнең тулы “биографиясен” өйрәнү белән мәшгульләр. Берәр ничек тикшерелмичә, рөхсәт документлары булмыйча гына читтән кертелмәдеме икән, дип шикләнәләр.
— Чирле малларны 12 февральдә мәңгелеккә йоклатып, яндырдык, — ди Алмаз Хисаметдинов. — Ә менә алар белән бер абзарда торган башка терлекне тиз арада махсус урында суеп, термик эшкәртүе булган җитештерүчеләргә сатып җибәрергә киңәш итәбез. Бу киңәш фермерга кагыла. Чөнки чир чыккан шәхси хуҗалыкларда бүтән хайваннар юк. Ә фермер хуҗалыгында ит өчен асрала торган тагын 64 баш терлек бар.
— Авылдагы башка, чир табылмаган шәхси хуҗалыклардагы малларның язмышы нинди булачак соң? — дип төпченәбез.
— Аларны ай саен тикшереп торачакбыз. Өч тапкыр тикшергән вакытта да чир табылмаса, карантин бетерелә. Шуннан соң гына терлекләр гадәти режимда асрала башлый. Аңарчы катгый рәвештә ябык режим! — дип ассызыклый республиканың Баш ветеринары.
Димәк, абзардагы малың сәламәт булган очракта да, карантин бетерелгәнче (ә ул кимендә өч ай дәвам итә) сөтен, итен сата алмыйсың. Хәтта үзеңә дә сөтне фәкать кайнатып кына кулланырга рөхсәт ителә. Әлбәттә, андый хәл авылдагы терлек асраучыларның һәммәсенең кесәсенә суга.
— Чирләр таралуга юл куймас өчен, ветеринария-санитария таләпләрен үтәргә кирәк, — ди Алмаз Хисаметдинов, үз чиратында ветеринария табибларының терлекләрнең саулык сагында нык торуын искәртеп.
Бруцеллез, лейкоз кебек авыруларга каршы һәр елның язында һәм көзендә барлык терлекләргә вакцина ясап чыга икән алар. Тик кызганыч, әллә вакцинасы сыйфатсыз, әллә чирләр камилләшә, һөҗүмнәрен ясап торалар шул әле.
“Татарстан бруцеллездан чиста. Аның бездә таралу сәбәбе — читтән рөхсәтсез терлек кертү”, — дип белдерде бит республиканың Баш ветеринары. Мондый шартларда күршең документларсыз, тикшерелмәгән терлек алып кайтмыймы дип, даими рәвештә капка ярыгыннан күзәтеп торсаң гына инде. Әгәр андый очракны күрсәң, тизрәк ветеринарларга хәбәр бирергә кала. Аны “әләкләү” дип уйлый күрмәгез тагын…
Раиф ГЫЙМАДИЕВ.