Россиянең атказанган, Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Сәвия апа СИРАЕВА 1934 елда Башкортстанның Нуриман районы Иске Исай авылында туа. 5 гыйнварда легендар шәхесебезгә 90 яшь тулды. Үзе әйтмешли, паспорты исбатламаса, моңа берәү дә ышанмас. Сәвия апа җитмеш елдан артык сәхнәдә, бүген дә тамашачысын кызыклы рольләре белән сөендереп тора. Тормышның кадерен белеп, иҗат дип янып яши. Олуг юбилее уңаеннан, 16 февральдә үзе озак еллар эшләгән Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсендә иҗат кичәсе була.
— Яшемне ишеткәч, ушы китмәгән кеше юк. 90 яшь дигәннәренә үзем дә ышанмыйм, — ди Сәвия апа.
“Безнең урам буш инде…”
Сәвия апа ишле гаиләдә уникенче, төпчек бала булып дөньяга килә. Кечкенәдән артист булырга хыяллана. Музыкаль гаиләдә тәрбияләнә: әтисе — скрипкада, абыйлары гармунда уйный, җырлыйлар да, бииләр дә. Әнисе Гөлҗамал — 82, әтисе Гыймадислам 85 яшенә хәтле яши.
— Сәвия апа, туган якта кемнәрегез бар? Кайткалап йөрисезме?
— Бертуганнарым хәзер, кызганыч, юк инде… Туганнарымның балалары бик күп, элемтәдә торабыз. Иске Исайга еш кайтам. Апамның улы Фидаил белән киленебез Сәвиядә кунак булам. Туганнар шунда очрашабыз. Алар өе миңа хәзер туган йортым кебек. Озаккарак кайтсам, әле берсе, әле икенчесе мунча керергә алып китә. Җәен бергә җиләк җыярга йөрибез, себерке әзерлибез.
— Күршеләрегезгә керәсезме соң?
— Безнең урамда күршеләрдән беркем дә калмады инде. Минем яшьтәгеләр күптән юк. Рәттән диярлек йортлар буш. Бертуган абыемның өе дә бикле. Кызлары — сеңелләрем җәен шунда кайтып йөри.
“Бик кадерләп торалар”
— Гаилә тормышыгыз турында да сөйләшик әле. Сынаулар да узарга туры килгән…
— Язмыш эшедер, ике тапкыр кияүгә чыктым. Икесендә дә үз фамилиямдә, Сираева булып калдым. Беренче ирем билгеле җырчы, актер Гомәр Әбделманов иде. Кызганыч, ике иҗат кешесе бер гаиләгә сыеша алмадык. Беренче иремнән Урал һәм Булат исемле ике улым бар. Ә икенче ирем Рәмзи Тәҗетдинов инженер-төзүче иде. 37 ел бергә тордык. Вафат булды. Ике балам да икенче әтиләре белән үсте. Шулай дим, чөнки үги әти дип әйтергә тел бармый. Бик әйбәт, мәрхәмәтле, йомшак булды ул. Үз әтиләрен дә күреп йөрделәр. Икенче иремне балалар якын итте. Аларга дәрес әзерләшкәне бүген дә күз алдымда. Бергә чаңгыда йөрделәр. Хуҗалыкта күп эшне өчәү башкардылар. Үз йортыбыз белән яшәдек. Ирем эшләргә бик яратты. Мунча, үз куллары белән ясаган 18 метрлы теплицабыз бар иде. Яшелчәне бик иртә ашый башлый идек, бөтен нәрсәбез мул булды. Ит өчен бозау да алып үстердек, тавыклар тоттык. Кибеттән он белән шикәр комы гына сатып ала идек.
— Улларыгыз нинди өлкәдә хезмәт куя?
— Олы балам туганда — 20, кече улым дөньяга килгәндә миңа 24 яшь иде. Хәзер үзләре дә өлкәнәйде инде. Икесе дә тигез гаилә корды, оныклар бүләк иттеләр. Бер оныгым Америкада яши. Икенче оныгым Руслан мине бик карый. Аны үзем үстердем, бәлки, шуңадыр да, якын күрә. Азык-төлек китереп китә, шалтыратып хәлне белә. Бакча, мунчабыз бар. Шунда бергә ял итәбез. Уралымның хатыны — киленем Наталия мине үз әнисен караган кебек тәрбияли. Бик хөрмәтләп, кадерләп торалар, Аллага шөкер.
“Сигез спектакльдә рольләрем бар”
Сәвия апа — сугыш чоры баласы. I сыйныфта укыган чагында ук концерт-спектакльләрдә катнаша. Уфа театр училищесында белем ала. Профессиональ сәхнә тормышы Башкорт дәүләт филармониясеннән башлана. Соңрак Салават дәүләт башкорт драма театры, М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры, М.Кәрим исемендәге Уфа яшь тамашачылар театрында хезмәт куя. 1993 елдан Уфа “Нур” татар дәүләт драма театрында эшли.
— Сәвия апа, бүген ничә спектакльдә уйныйсыз?
— Сигез спектакльдә рольләрем бар. “Көтелмәгән кунак”та, мәсәлән, ике сәгать буе сәхнәдә мин. “Әни килде”, “Хаҗи әфәнде өйләнә” спектакльләрендә баш рольдә, “Галиябану”, “Гөргөри кияүләре”, “Фатыйма”, “Тиле яшьлек”тә дә уйныйм. Театрга үзем катнашкан спектакльләр булган көнне генә алып киләләр, уйнап бетергәч, кайтарып куялар. Гомерем буе яратып, намус белән эшләдем, бүген дә шул темпта дәвам итәм. Хәтер әйбәт. Әгәр хәтерем бетсә, шул көнне үк сәхнәдән китәчәкмен.
— Озак яшәүнең сере нидә, дип саныйсыз?
— Бакчам Юматово ягында, шунда ял итәм. Элек дачада туктаусыз эшли идем, хәзер алай булдыра алмыйм. Бакчага якын гына ял йорты бар. Шунда баргалыйм. Сәламәтлек, энергияне миңа сәхнә бирә, дип әйтер идем. Күп мәртәбә тойганым бар: кайчак чирләгән кебек булам, сәхнәгә чыккач, бернәрсәсе калмый, ютәл дә туктый. Шулай берсендә температурам 40 ка менде, манма суга батып ятам. “Сәвия апа, билетлар сатылып беткән. Берәр ничек уйнап чыгыйк инде”, — дип, тунга төреп, театрга алып килделәр. Ышанасыңмы, менә дигән итеп уйнап бетердем! Сәхнә аякка бастырды, икенче көнне эшкә чыктым. Театрга рәхмәт! “Сәвия апа, эшлә”, — дип кенә торалар. Сәхнәсез тормышны күз алдына китерә алмыйм әле, 90 ны тутырсам да.
Озак яшәүнең серен көнләшмәүдән дә күрәм. Беркемгә дә хөсетлек эшләгәнем юк. Уем гел яхшылыкта. Аннан күңелем һәрчак яшь. Паспорт җиңә алмый (көлә). Тәвәккәллегем дә зур: тормышта да, театрда да.
Иң мөһиме — әти-әниемә рәхмәт! Уникенче бала булып тусам да, көчле рух, ныклы сәламәтлек биргәннәр. Язмышыма, Аллаһы Тәгаләмә мең рәхмәт!
— Иң яраткан ризыгыгыз нәрсә, Сәвия апа?
— Үзем әзерләгән бәлешне бик яратам, күбрәк итле ризыклар ошый. Пироглар пешерәм. Шуның өчен бакчада өлгергән җиләк-җимештән җәен-көзен эчлекләр әзерләп калдырам. Ул миңа кыш буена җитә.
— Өйдә вакытны ничек уздырасыз? Телевизор карыйсызмы?
— Соңгы ике елда телевизордан хәбәрләр тыңлыйм, сәясәткә кереп киттем. Төрле каналларны, аеруча “ТНВ”ны еш карыйм.
— Бүгенге җырларны тыңлыйсызмы соң?
— Хәзерге кайбер җырларның, татарча булсынмы ул, башкортчамы, берсе дә исемдә калмый. Ике нотага болганалар да болганалар. Күпләрнең концерты костюм күрсәтүгә кайтып калды, сәхнәдә гимнастика ясыйлар. Җырларын ота алмыйм. Заман үзгәргәндер дип уйлыйм. Үзебезнең Башкортстаннан чыккан Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллиннарның җырлары хәтердә кала.
— Сәвия апа, сезне күркәм юбилеегыз белән тагын бер кат котлыйбыз. Сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иҗат уңышлары телибез. Тагын да озак еллар яшәргә, сәхнәләрдә уйнарга насыйп булсын!
Лилия ЙОСЫПОВА.