15 февральдә совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылуына 35 ел булды. Шул вакыйгаларның эчендә кайнаган, Әфган сугышында катнашкан, бүген махсус хәрби операциядәге егетләргә гуманитар ярдәм итүдә зур өлеш керткән Илнур абый Яруллин белән истәлекләрен барладык.
Әңгәмәдәшем Арчада яши. Ул ике ел Әфганстанда хезмәт иткән.
— Лубян урман хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, хәрби хезмәткә повестка тоттырдылар. 1983 ел. Ул елны яз бик иртә килде. 5 апрельдә каен суын җыеп бетергәннәр иде инде. Көн җәйге кебек матур. 16 апрельдә хәрби хезмәткә алындым. Гомумән, бу сан белән күп нәрсә бәйле минем. Төрекмәнстанда 6 ай укулар узганнан соң, 16 октябрьдә Әфганстанга аяк бастык. Анда 1985 елның 16 маена кадәр хезмәт иттем, — дип искә ала Илнур абый.
Әфганстанга барасын ул хәрби комиссариатка килгәч үк белгән.
— Күземнән бер яшь тә чыкмады. Хәрби хезмәткә әзер идем. Укулар вакытында танк механик-йөртүче һөнәрен үзләштердем. Андагы эсселек әле дә хәтеремдә. Кайнамаган су эчәргә ярамый. Безнең организм аңа ияләшмәгән. Вируслар йоктыруың бар. Шуңа безгә гел дөя чәнечкесе дигән үләнне кайнатып эчерәләр иде. Ул сусауны баса. Әфганстанда танк батальонында хезмәт иттем, — дип сөйли Илнур абый.
Әфганстанга килеп төшкәч тә, андагы табигать, таулар, кырыс климат игътибарны җәлеп итә.
— Анда бөтенләй башка мохит. Очкычтан төшүгә, биредә тузанга баткан командирларны күреп гаҗәпләндек, барысы да борчулы. Ниндидер тәртип, строй белән йөрү юк. Миңа башта Советлар Союзы Әфганстан җирендә салган ГЭСны сакларга туры килде. Хезмәт иткән вакытта иң рәхәт чаклар шунда булгандыр. Яхшы ашаттылар, ут, су, мунча бар. Ял да эләгә, постта да торабыз. Егетләр белән күңелле хезмәт иттек, — ди әңгәмәдәшем. Аннан соң аларга хәрби операцияләрдә катнашырга, юлларны сакларга туры килгән.
Сугышта һәр көн соңгысы булырга мөмкин. Илнур абыйга да берничә тапкыр үлем белән очрашырга туры килгән. Хәрби операцияләрдә катнашкан вакытында ике тапкыр танкы белән шартлаган.
— Төрле хәйләләргә бара идек. Танкларны иске гусеницалар белән чорнап, өстәмә бронь ясыйбыз. Тышкы бакларга ягулык урынына су тутырабыз. Болар барысы да аз булса да сакланып калырга ярдәм итә иде. Сугыш ул шундый җир, анда бик сак булырга кирәк. Бер ялгыш адым гомереңне юк итәргә мөмкин. Шактый дусларыбызны югалттык. Тиф, сары авыруы эзәрлекләде. Төрлесен күрергә туры килде, — дип сөйли Илнур абый. Аны җирле халыкның нинди шартларда да диннәрен, гореф-гадәтләрен саклап калуы да сокландырган.
— Әфган халкы кунакчыл, йолаларга зур игътибар бирә, дини. Татарларга алар белән арашу җиңелрәк булды кебек. Хәтта “бисмилла” дип әйтсәк тә, карашлары үзгәрә иде. Без дә аларның традицияләренә сакчыл карашта булырга тырыштык, — дип искә ала Илнур абый.
15 февраль җиткән саен Әфганстан җирендә һәлак булган иптәшләре күз алдына килә аның. Бу көнне, гадәттә, әфганчылар җыелыша, хәтерләрен яңарталар. Былтыр бу вакытта Илнур абый Дагыстанда булган. Әфганстанда бергә хезмәт иткән иптәше янына кунакка барган.
Хәзерге вакытта әңгәмәдәшем махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итү белән мәшгуль. Берничә тапкыр зонага барып, госпитальдә ятучы егетләр, командирлар белән очрашып кайткан. Әле күптән түгел генә егетләргә 13 мобиль мунча, ике ленталы пилорама, пычкы кайрый, ялгый, көйли торган станоклар, барысы бергә 1 миллион сумнан артыклык гуманитар ярдәм, посылкалар, азык-төлек, башка кирәк-яраклар илтеп кайтты.
— Әфганстан белән хәзерге хәрби операцияне чагыштырып булмый. Хәзер техника да башка, заманчалаштырылган. Саклый торган экраннар, электр белән идарә ителә торган җиһазлар булдырылган. Ләкин кеше шул ук, гомере дә бер генә. Егетләр көтмәгәндә гаиләсеннән, якыннарыннан аерылырга мәҗбүр булды. Ничек тә аларга гаиләләре белән элемтәне сакларга ярдәм итәсе килә. Авырлыкларны бергәләп җиңәргә кирәк. Тынычлык өчен гомерен биргән егетләрне онытырга ярамый. Аларның исемнәре мәңгелек. Мондый ачы хәсрәтләрне күрергә язмасын иде. Илләребез тыныч булсын, — ди Илнур Яруллин.
“Сугыштагы дуслык — гомерлек”
Ирек САДЫЙКОВ, Яшел Үзән районы Норлат авылы:
— 1981 елдан 1983 елга кадәр Әфганстанда хезмәт иттем. Сугышны үз күзләрем белән күрергә туры килде. Атыш, югалтулар… Уң як табаным, ядрә эләгеп, җәрәхәтләнгән иде. “Батырлык медале” белән бүләкләндем. Әфганстаннан чыкканга 35 ел вакыт узган. 9 ел барган сугыш тәмамланды, шөкер. 15 февраль безнең өчен бәйрәм түгел, бары истәлек кенә. Без — әфганчылар сугыш турында сөйләргә бик яратмыйбыз. Хезмәттәшләребез белән бергә очрашканда, кайта алмаган иптәшләребезне, яшь чакларны искә алып утырабыз. Хәзер ул егетләрнең күбесе бабай булды инде. Сугыштагы дуслык — гомерлек. Хәзер дә махсус хәрби операция дәвам итә, кызганыч. Ул тизрәк төгәлләнеп, егетләребезгә исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булсын иде. Алар белән дә сөйләшер сүзләребез җитәрлек.
“Сагынганда җырлый идем”
Ринат МИННЕГАЛИЕВ, Кама Тамагы районы Чаллы авылы:
— Әфганстанда 1983-1984 елларда хезмәт иттем. Коры, эссе һава… Вертолетта очу, эчәр суга кытлык — барысы да хәтердә. Атыш, иптәшләрнең соңгы сулышын күрү. Тормышның бик катлаулы мәктәбе булды ул — Әфган сугышы. “Душман”нар безнең солдатларны, техниканы юк иткәннән соң, юлларны чистартырга туры килә иде. Япь-яшь егетләрнең мәетен ташыдык. Әфган сугышы — йөрәк ярасы. Полкта төрле милләт кешеләре җыелган иде: руслар, белоруслар, чеченнар, грузиннар, молдаваннар, үзбәкләр. Дус булдык. Бер-беребезгә ышандык. Туган көн уздыру гадәте дә бар иде. Бер-беребезнең чәчен кистек. Шул бердәмлек безгә авырлыкларны җиңәргә ярдәм иткәндер. Туган илемне сагынганда, татарча җыр суза идем. Авылдан Әфганстанга 7 егет китте, шөкер, барысы да исән-сау кайттылар.
Эльвира МОЗАФФАРОВА әзерләде.