Ватанны саклаучылар көне алдыннан заманында “Казан” су асты көймәсе командиры урынбасары булып хезмәт иткән, запастагы II ранг капитаны Хәмид АБДУЛЛАҖАНОВ белән әңгәмә корып, диңгезчеләребез тормышына күз салдык.
“3 әр ай су астында йөзә идек”
— Хәмид Маннафович, бу һөнәргә ничек килдегез?
— 1957 елда Донецк өлкәсендә туганмын. 1963 елда Яңа Кырлайга кайттык. Миңа ул чакта 6 яшь иде. Әтием 1951-1955 елларда Төньяк флот базасы пунктында хезмәт иткән. Мин дә балачактан диңгезче булырга хыялландым. 1980 елда Севастопольнең югары хәрби-инженерлык училищесын тәмамлап, хезмәтемне Төньяк флотта, Гаджиевода башлап җибәрдем. Су асты көймәсендә 5 ел хезмәт иткәч, Северодвинскка күчтем. 1985 елда Техниклар мәктәбендә укытучы булып эшләдем, рота командиры итеп билгеләндем. Ә 1991 елда янә су асты көймәсе хезмәтенә әйләнеп кайттым. Хәрби хезмәт стажым — 45 ел.
— Сезнең кораб соңрак “Казан” дип аталган икән.
— 1990 елларда флот авырлыклар кичерде, диңгезчеләр хезмәт хакы ала алмады, шулчак кайбер корабларга калалар шефлык итә башлады. Мин ул чакта командир урынбасары идем. Бездә Татарстан егетләре күп иде. М.Шәймиевка мөрәҗәгать иттек. Шулай итеп, К-403 “АКСОН-2” атом су асты көймәсе 1997 елның җәендә “Казан” дип атала башлады! Ул 34 ел буе диңгез-океаннар гизде! Мондый көймәләр уртача 25 ел гына кулланылышта була. Хәрби хезмәтемне 2002 елга кадәр дәвам иттем.
“Казан” көймәсе кулланылыштан алынгач, берәр өлешен Казанга алып кайту хыялы белән яндым. Җитәкчелек ярдәмендә 70 тонна авырлыктагы рубкасын диңгез юлы белән алып кайтып, Җиңү паркына куйдык.
— Су асты крейсерына ничек күнегеп була? Кислород җитәме?
— Озак йөзгәндә, һава җитмәү сизелә иде, әмма моңа күнегәсең. Билгеле, медицина комиссияләре уздырылды, кеше бик сәламәт булырга тиеш.
Экипаж составында һәрчак 100 дән артык кеше, бер-береңә яраклашу да сорала. Айлар буе бертөрле мохиттә булу холыкны ныгыта. Ризык күп, кара шоколад, кызыл уылдык, бал дисеңме… Гадәттә, 400 метр тирәнлектә йөрдек. Заманча су асты көймәләре 600-700 м тирәнлеккә төшәләр һәм аларның йөзү тизлеге — 20 узел. Су астына төшкәндә корабның металлы кысыла, чатнаган авазлар ишетелә, һава сызгыра, көймә менә-менә ярылыр төсле тоела… Кәеф төшкән чаклар да булгалый иде, кеше гел ябык мохиттән арый, кая карама, гел тимер. Безнең көймә 3 әр ай су астында йөзә иде! Гомумән, су асты көймәсе, кирәк-ярак, ризык белән тәэмин ителгән очракта, 6-7 ел су өстенә бер дә күтәрелмичә йөзә ала!
Көймәдә иллюминаторлар юк, су асты дөньясының матурлыгын күрмәдек. Заманча көймәләр бассейн белән җиһазландырылган.
“Кесә телефоннары кулланылмый”
— Көймәдә хатын-кызлар булдымы?
— 1984 елда “Морфизприбор” фәнни-тикшеренү институты галимнәре белән бергә хезмәт иттек. 5-6 хатын-кыз яңа акустика җиһазларын сынаганда, безгә приказлар бирә, ә без үти идек. Алар өчен аерым каюталар, душ бүлмәләре булдырылды. Алар берәр-берәр атналап кына булды.
— Диңгезчеләрнең нинди ырымнары бар?
— Ни гаҗәп, дүшәмбене авыр көнгә санау безгә дә хас. Командир диңгезгә дүшәмбе чыгу хакында беркайчан да фәрман бирмәде.
— Беренче йөзүдән соң ярга чыккач, нинди халәт кичердегез?
— 76 көн су астында йөзеп, Баренц диңгезе өстенә чыккач, саф һавадан башым әйләнде. Өйгә урам буйлап сәгать ярым кайттым, аяклар кызу атлап йөрүдән бизгән иде. Галәмнән Җиргә төшкән космонавт кебек. Аннары организм ияләшә.
— Анда көн ничек уза?
— Сменалар алышына, диңгезчеләр бер-берсен күрми дә диярлек. Бездә 4 әр сәгатьле өч смена иде, дежурдан бушаучылар хәрби хәзерлектә булдылар. Политзанятиеләр үткәрелде. Китап укучылар күп иде. Спортзал булмаса да, физик күнегүләр дә ясадылар. Шимбә корабның 10 бүлеге дә җыештырылды. Бәйрәмнәр оештырдык, стена газеталары, сатира журналлары чыгардык, шашка-шахмат уеннары буенча ярышлар уздырдык, концертлар куйдык. Иң авыры — айлар буе Кояшны күрмәү. Күк йөзенә перископ аша гына карап була. Корабльнең озынлыгы — 152, биеклеге — 18, киңлеге 10 метр.
— Рационга ни өчен шәраб кертелгән?
— Син диңгезчеме яки командирмы — бер үк төрле ризык паегы каралган. Көненә 50 г кызыл шәраб салып бирелә иде. Бу кан составын нормада тоту өчен мөһим. Хәзер инде көненә 100 г шәраб каралган, ахры.
— Элемтә ягы ничек?
— Кесә телефоннары кулланылмый. Рәсми хәбәрләр генә тапшырыла, кабул ителә. Базада чакта да диңгезчеләр кнопкалы телефон аша гына аралаша ала.
— Берәрсе чирләп китсә, нишли идегез?
— Экипаж составында хәрби табиб бар. Шулай да махсус комиссияләр узгач, тешләрне дә яхшылап дәвалаткач кына, походка чыгарга мөмкин иде. 1983 елда штаттан тыш хәл килеп чыкты: ике хезмәттәшебез һәлак булды. Аларның җәсәден алып кайту көннәре рухый яктан бик авыр булды.
Корабта штаттан тыш хәл килеп туганда, кем кайсы бүлектә булса, шунда калырга һәм бүлек командиры әмерен үтәргә тиеш. Бүлек диварын (перегородка) беркем ачмаячак, чөнки аны ачсаң, су яки ут башка бүлеккә үтәчәк. Бер бүлектә янгын булса, көймә үз юлын дәвам итә ала.
“Хәзер дога кылу бүлмәләре дә бар”
— Хәзерге су асты көймәләре командирлары нинди хезмәт хакы ала?
— Су асты крейсерлары командирларының хезмәт хакы — 250-300 мең сум. Зур сумма димәс идем. Гомумән, бу һөнәргә акча өчен килмиләр. Бу — үзаңың, кыюлыгың аша гына килеп була торган һөнәрләрнең берсе.
— Заманча көймәдә дога кылу рөхсәт ителәме?
— Хәзер дога кылу бүлмәләре дә бар. Бездә дә мөселманнар бар иде. Алар дуңгыз ите кергән ризык ашамады. Дога кылуны чикләү булмады.
— Гаиләгездә тагын хәрбиләр бармы?
— Улым Алексей да 10 елдан артык Хәрби-Диңгез флотында хезмәт итә.
— Хәмид Маннафович, сез — “Татарстан Диңгезчеләр җыены” иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары да! Бу җыен нинди актив эшчәнлек алып бара?
— Без яшүсмерләрне патриотик рухта тәрбияләүдә актив катнашабыз, грантларыбыз да бар. Быел гыйнварда Казанның 78 нче лицееның 8 диңгез кадетын, 2 укытучысын Төньяк флот көймәләре белән таныштырып кайттым, без Гаджиево, Североморск, Мурманск калаларында, Западная Лица пунктында булдык. Һәр ел саен мәктәп укучыларын төрле шәһәрләргә алып барам, Санкт-Петербург, Кронштадт, Кырымда да берничә тапкыр булдык.
Хәрби-Диңгез флотында хезмәт итеп, лаеклы ялга чыкканнарны берләштергән “Экипаж — одна семья” дигән ансамблебезгә 25 ел. Концертлар куябыз, Җиңү көнендәге чыгышыбыз “Казан” рубкасы янәшәсендә уза. Төньяк флотта хезмәт итүчеләр янына еш барабыз. Татарстанда биш музей: Казанның диңгез кадетларын әзерләүче 78 нче лицеенда һәм 15 нче урта мәктәптә, Сабада, Лаеш районының Хәерби авылында, Әгерҗедә хәрби дан музейлары, “ТР Диңгез җыены”ның Аксубайдагы филиалында музей почмагы ачтык, алар Хәрби-Диңгез флотына багышланды. Сабада тагы бер яңа музей ачачакбыз.
Армия хезмәтен Хәрби-Диңгез флотында үтәргә теләүче егетләргә рәсми рекомендацияләр әзерлибез. Татарстан әле дә 20 ләп хәрби корабка шефлык итә.
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.