Белка, Зайка, Карлыгач, Сандугач, Милашка, Алисә. Бу — Ютазы авылында яшәүче Рәсилә Сабирова кәҗәләренең кушаматлары. Ире Ирек абый белән көннәре сакаллы хайваннарны ашатудан башлана һәм тәмамлана. Соңгы вакытта алар кәҗә сөтеннән өй шартларында сыр ясый башлаган. Кәҗә мал түгел дисәләр дә, әлеге гаилә аның киресен раслаган. Хуҗабикә иң беренче чиратта шифасын тапкан.
— Урыссу бистәсендә үземнең чәчтарашханәм бар, — дип сүз башлады Рәсилә апа. — Еш кына төрле тәҗрибәләр үткәрәбез, күргәзмәләрдә катнашабыз. Берсендә бик мактагач, Италиядә җитештерелгән чәч буягыч кулланган идем. Шуннан аллергия башланды. Казанга тикшеренүгә дә барып кайттым. Аллергия астмага кадәр барып җиткән. Табиб гормональ препаратлар язды. Ләкин дарулар эчмәдем. Кәҗә сөтенең файдасын ишетеп кенә белә идем. Өйгә кайту белән иремә диагнозымны әйттем. Ул икенче көнне үк кәҗә сатып алды. Әмма малкай көненә 1 стаканнан артык сөт бирми иде. Сөтнең файдасын бер тапкыр эчүгә сиздем.
— Сыр ясарга ни рәвешле өйрәндегез?
— Сырны ничек җитештергәннәрен иң беренче тапкыр җылы якка баргач күреп кайткан идем. “Адыгейский” дигәнен казанда ясаганнарын игътибар белән күзәттем. Ялдан кайту белән өйдә ясап карадым. Ләкин ул алай килеп чыкмады. Башка, моңа ничек өйрәнергә соң, дигән уй килде. Интернеттан эзли башладым. Уфа аграр университетында сыр җитештерүчеләр мәктәбе ачканнарын укып белдем. 4 ел элек шунда барып өйрәнеп кайттым. Ютазы белән Уфа арасы нибары 2,5 сәгатьлек юл. Иртәдән кичкә кадәр укыдык. Сыр гына ашап, көне буе аяк өсте йөри идек. Чөнки сыр — бик тә туклыклы. Уфадан кайткач, сырны башта кәстрүлдә эшләдем. Соңрак 30 литрлы сыр ясый торган махсус җайланма сатып алып, аш бүлмәсенә көйләдем. Чөнки аны әзерләгәндә, су шактый кирәк. Хәзер кымыз да ясый беләм. Кымыз өчен агач тәпәнне Казахстаннан кайтарттым. Ковид, пандемия вакытлары иде ул. Юллар ябык булгач, 2 елдан соң гына килеп җитте.
— Ничә төрле сыр ясый беләсез?
— 10 төрле сыр ясый беләм. Сырны атнасына 2 тапкыр әзерлим. Аларны 100 % кәҗә сөтеннән ясыйм. Аш бүлмәсендә үзем генә кайнашырга яратам. Һәр шимбә саен Урыссу бистәсенә һәм Октябрьский шәһәренә ярминкәгә чыгам. Сырларны эшли генә башлаганда, туганнарны сыйлап карадым. Якын кешеләрем мактагач, чәчтарашханәмә йөрүчеләргә дә авыз иттердем. Шулай итеп клиентларым барлыкка килде. Соңгы арада аларны тәмләткечләр белән дә ясый башладым. Хельба (пажитник), үләннәр, кызыл борыч салам. Керән белән сырларның тышын ышкыйм. Ул озак саклана торган сырлар өчен мөһим. Мавыктыргыч шөгыль бу. Иң мөһиме — ирем һәрчак ярдәм итә. Ул кәҗәләрне ашата, асларын чистарта.
— Кәҗәләрегез күпме?
— 6 савым кәҗәбез бар. Аларны бәтиләтеп, кечкенәдән үстерәбез. Яшь ярым булгач, тәкәгә каплаттырабыз. Кәҗә тәкәсен даими үзгәртеп торабыз. Бу башка кан алышынсын өчен кирәк. Альп токымлы кәҗәләргә өстенлек бирәбез. Аларның сөте дә күп, тәмле дә була.
— Тагын нинди уй-хыяллар белән янып йөрисез?
— Зуррак сыр җитештерү комплексы төзисе килә.
Руслан ХӨСНЕТДИНОВ.
Рәсилә апа үзенә карата хөрмәт кенә уята. Үҗәтлеге белән 50 яшендә машина йөртә башлый. Узган ел алар Ютазы районы Керкәле авылында иске генә йорт сатып алганнар. Ирек абый анда инде койма тотып алган. Җәйге вакытта кәҗәләрне шунда йөртмәкчеләр.