Авылларда, шәһәр яны бистәләрендә шәхси йортларда яшәүчеләр язга чыккач, чеби, каз-үрдәк бәбкәләре алып үстерергә гадәтләнгән. Инде көннән-көн ныграк җылыткан кояш шул чорның якынайганын хәбәр итә сыман. Димәк, кайдан һәм нинди токымлы чеби, каз-үрдәк бәбкәләре алу турында уйланыр вакыт җитә.
“Инкубация йомыркасы сатучы юк…”
Чебиләрне, гадәттә, апрель ахырында, май башында күпләп ала башлыйлар. Дөрес, аңарчы әле ике айга якын вакыт бар. Тик апрель ахырындагы ихтыяҗны канәгатьләндерерлек чеби булсын өчен, инкубаторларда эшкә февральдә тотынырга кирәк, ди кошчылар.
— Быел инкубация йомыркасының беренче партиясен — 20 февральдә, икенчесен 26 сында алып кайттык. Аларны хәзер инкубаторларга урнаштырдык, 25 көннән соң беренче чебиләр чыга башлар дип көтәбез. Аларны бераз үстереп, апрель ахырында сатуга керешербез, — ди Арча районыннан шәхси эшмәкәр Ленар Нигъмәтуллин.
Сезон дәвамында инкубаторга 400 мең данә тирәсе йомырка куялар икән. Күбесенчә алыпсатарлар тәүлеклек чебигә заказ бирә, ди эшмәкәр. Шул чаклы инкубация йомыркасын табу шактый катлаулы эш икән.
— Соңгы елларда йомыркага кытлык. Менә быел да күзәтелә. Нигездә, бройлер чебиләре сату белән шөгыльләнәбез. Бераз каз, үрдәк бәбкәләре дә чыгарабыз. Үрдәк йомыркасын Лаеш районының Комлы Кавал авылындагы “Рамаевское” фермасыннан ала идек. Ләкин быел ул булмаска мөмкин. Үзебезгә дә җитми, дип әйтәләр, — ди Ленар.
Ә бройлер чебие чыгару өчен инкубация йомыркасын эшмәкәр элек Саранскидагы кошчылык фабрикасыннан ала торган булган. Тик быел алар да сатмый икән. “Әгәр бирсәләр, бүген үк кайтара башлар идек”, — ди. Гомумән, кошчы сүзләренчә, илдәге эре фабрикаларның сезон җиткәндә инкубация йомыркасын сатуны киметүләре яки бөтенләй туктатулары соңгы елларда гадәти хәлгә әйләнеп бара.
“Саба” кулланучылар кооперативы җитәкчесе Шәүкәт Гайнетдинов та бу фикер белән килешә.
— Быел хәл бигрәк авыр. Республикада инкубация йомыркасын сатучы юк диярлек. Алдан түләп кую шарты белән акча бирергә теләсәң дә, алмый кошчылык фабрикалары. Чаллы (Тукай районындагы “Чаллы-Бройлер” фабрикасы) да, бүтәннәр дә йомырка бирми. Озак еллар турыдан-туры элемтәдә эшләгәч кенә, “Ак Барс” кошчылык комплексы” белән килешү төзи алдык, — ди кооператив җитәкчесе.
Импорт арканы бушый гына башлаган
Сезон башлангач, эре кошчылык фабрикалары инкубация йомыркасын сатуны чикләүне экспертлар: “Иң элек алар үз ихтыяҗларын канәгатьләндерергә омтыла”, — дип аңлата. Ә тулаем ил күләмендә булган сорауны капларлык йомырка бездә җитештерелми әле. Шуңа аны чит илләрдән кертергә туры килә.
Дөрес, белгечләр искәртүенчә, соңгы 4-5 елда импорт йомыркасына бәйлелекне киметү юнәлешендә җитди эш алып барыла башлаган. Аның нәтиҗәсе дә күренә. Мисал өчен, 2020 елда Россиягә чит илләрдән 700 миллион данә инкубация йомыркасы кертелгән булса, 2023 тә ул 400 миллион данәне тәшкил иткән.
— Импортның кимүе халыкара мөнәсәбәтләрдәге ниндидер проблемаларга бәйле түгел, ә Россиядә инкубация йомыркалары җитештерүне арттыру юнәлешендә максатчан эш алып бару нәтиҗәсе, — диләр РФ Кошчылар берлегендә.
Хәзер илдә елга 4 миллиард данә инкубация йомыркасы җитештерелә икән. Иң эре 25 кошчылык комплексы үзен инкубация йомыркасы белән тулысынча тәэмин итә икән. Әле 2019 елда гына импорт йомыркасына бәйлелек ихтыяҗның 20 %ын тәшкил иткән булса, хәзер ул 10 %ка калган. Бәйлелек күркәчелектә аеруча нык сизелә — күркә үстерү өчен кирәкле инкубация йомыркасының яртысы диярлек чит илнеке икән. Ә тавыкчылыкта импорт йомыркасы өлеше 7-8 %ны тәшкил итә, ди белгечләр. Бер караганда, зур күрсәткеч тә түгел. Ләкин ул ел әйләнәсендә бертөрле сакланмый. Сезон вакытында сорау арта. Өстәвенә кош гриппы дигән афәт үз төзәтмәләрен керткәләп тора. Чир аркасында кайсыдыр эре фабрика җитештергән йомырканы сату тыела икән, базарда кытлык туасын көт тә тор.
“чит ил йомыркасын — Мәскәү аша”
Импортка бәйлелек безнең өчен файдалы түгел, билгеле. Ләкин ни эшләмәк кирәк? Инкубация йомыркасын бүген бездә сатучы юк, ди бит кошчылар. Бу очракта импорт коткара инде. Чит ил йомыркаларын Мәскәү арадашчылары аша алалар.
— Йомырканы чит илләрдән турыдан-туры теләсә кем кертә алмый. Анда рөхсәт кәгазьләре җыйганчы, Мәскәү арадашчылары аша эшләү тизрәк, — ди Арча районы эшмәкәре Ленар Нигъмәтуллин. — Әлбәттә, арадашчы аркылы булгач, йомырка бәясе арта. Ләкин бүтән чарабыз юк. Элек Чехия йомыркаларын ала идек. Хәзер Испания, Венгрия, Голландия, Төркиядән дә кертәләр. Ләкин барлык йомырка да документ буенча Төркия аша уза. Санкцияләр булу сәбәпле, Европа илләре безгә сата алмагангадыр инде, — ди эшмәкәр.
— Европа илләреннән йомыркаларның шактые Оренбург ягына кайтарыла. Андагы инкубаторларда чыгарылган чебиләр Татарстанга да таратыла. Ә чит илләрдән йомырка кертү чылбырын Мәскәү арадашчылары контрольдә тота. Турыдан-туры үзең Европага, Төркиягә чыга алмыйсың. Фәкать Мәскәү аша гына эшләп була. Без дә өченче елны алар аша килешү төзеп, Оренбургтан чит ил йомыркалары алган идек, — дип, тәҗрибәсе белән уртаклашты “Саба” кулланучылар кооперативы җитәкчесе Шәүкәт Гайнетдинов.
“Кайсы отышлырак?”
Кошчылар аңлатуынча, импорт йомыркасына заказ биргәндә, нинди токым бар, шуны кайтаралар икән. Сайланып торып булмый, диләр.
— Нигездә, “РОСС-308” токымлы бройлер йомыркалары кайта. Сыйфаты начар димәс идем, — дип бәяләде Ленар Нигъмәтуллин.
Ә “Саба” кулланучылар кооперативы җитәкчесе Шәүкәт Гайнетдиновның читтән кайткан йомырка турында фикере үзгәрәк:
— Ышанычлылыгы шулхәтле генә. Төгәл кайчан кайтып җитәсен белеп булмый бит. 10-15 әр көнгә соңарган очраклар бар. Аннан юлда йомырка нинди шартларда саклана, анысын да контрольдә тота алмыйбыз. Әгәр бераз гына температура тиешле нормадан күтәрелеп китсә, мондый йомыркадан чыккан чебинең сыйфаты яхшы булмый. Андый чебине янган дип әйтәләр. Үзе исән дә кебек, ашый, ә тиешенчә үсми.
Нинди токым булуына да игътибар итәргә кирәк. “Ак Барс” кошчылык комплексы”ннан “КОББ-500” дигән токымлы чеби йомыркалары алабыз. Ул токымны халык электән яратты. Тавыклары зур күкрәкле, юан ботлы, кыска тәпиле. Тиресе дә саргылт. Ә чит илләрдән ак тәнле “РОСС-308” токымлы тавык йомыркалары кайтарыла. Әйбәтрәк алсыннар өчен, аны “КОББ-500” токымы дип, алдап сату очраклары да бар, — ди кошчы.
Интернет чыганакларына караганда, ике токым тавыкларның да тәүлеклек артым күрсәткечләре бер тирә: 1,5 айда 2-2,4 килограммга җитәләр, диелгән. Билгеле, дөрес ашаткан очракта. Ләкин “РОСС-308” токымлы бройлер нәзберегрәк икән. Аның каравы йомырка салу буенча яхшырак санала.
Бәягә килгәндә, Ленар Нигъмәтуллин әйтүенчә, чит илләрдән кайтарыла торган “РОСС-308” токымлы тавыкның инкубация йомыркасы быел 15-20 %ка кыйммәтләнеп, данәсе 50 сум тирәсе икән. Ә “КОББ-500” токымлы бройлер йомыркасы 65 сумга чыга, ди Шәүкәт Гайнетдинов. Былтыр ул 48 сум булган. Инкубация йомыркалары кыйммәтләнгәч, быел чеби хакы да артыр инде. Хәер, аның булуы мөһим әле! Йомыркаларны чит илдән ташып булса да, инкубаторларда хәзер халыкны чеби белән тәэмин итү өчен тырышалар.
Раиф ГЫЙМАДИЕВ.