• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 04.11.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“ТӨНЛӘ ТОРГАЧ ТА ЛАЛӘЛӘРЕМӘ КҮЗ САЛАМ”

Башкортстанның Хәйбулла районы Акъяр бистәсендә яшәүче Лина һәм Азамат Колбулдиннарның йорт бүлмәсе оранжереяне хәтерләтә. Быел 3 мең төп лалә үстергәннәр. Бу төбәктә мондый бизнеска алар беренчеләрдән булып алынган. Халыкара хатын-кызлар бәйрәме — 8 март алдыннан әлеге чәчәкләргә ихтыяҗ зур, ди.

— Өч ел элек үз йортыбызга күченгәч, ишегалдын нинди чәчәкләр белән матурлау турында уйландым, — дип сөйләде хуҗабикә Лина. — Интернеттан күп укыдым. Шулай бервакыт кышын лалә чәчәкләрен үстерү хакында видеоролик күрдем. Кызыктым. Иремә тәкъдим иттем. Ике ел әзерләндек, ирем кирәк-ярак туплады, мин исә өй шартларында лаләне ничек үстерәсен интернеттан өйрәндем. Узган елның декабрендә 80 мең сумлык 3100 төп лаләне заказ биреп, Краснодар краеннан кайтарттым. Шуннан суганчаларны ике атна буе 5-7 оС җылыда мансардада тамырландырдык. 15 гыйнвардан исә температураны 15 оСка күтәрдек. Лаләләрне пычкы чүбе кушылган 32 тартмага утырттык. Пычкы чүбе дымны яхшы саклый. Суны көнаралаш сиптек. Яктылык күбрәк булсын дип, ирем махсус ут куйды. Лаләләрнең яфраклары чыга башлагач, һава йөрсен өчен, электр җилләткече дә урнаштырдык. Чөнки әлеге чәчәкләргә урам шартлары тудыру кирәк. Бүлмәдә саф һава тоту бик мөһим.
Аллага шөкер, лаләләребез шундый матур булып үсте. 60 см озынлыкта, бик эреләр. Кибеттә мондый сыйфатлы лаләләр табып булмый. Аларныкы икенче сорт — кыска, нечкә була. Без һәр көнне лаләләрне өзеп, суыткычка куябыз. Бүген аларны алырга теләүче күп. Хәтта Оренбургтан 600 лаләгә бронь ясадылар. Берсен 110 сумнан сатабыз.
Лина — иҗадый кеше. Җырлый, мәҗлесләр алып бара. Акъярда мәдәният йортында эшли, сәнгать мәктәбендә директор урынбасары вазыйфасын да башкара. Балаларга җыр дәресе дә укыта. Бүген декрет ялында. Төпчек уллары Миранга нибары 1 яшь.
— Аны карарга төнлә торганда, лаләләремә дә күз салам, — ди Лина. — Берсендә чәчәкләр булган бүлмәдә җылылык системасы сафтан чыкты. Урамда коточкыч салкын иде. Ирем белән таңга кадәр шуны җайладык. Чәчәкләр аздан гына үлми калды.
Чәчәк үстерү бик катлаулы, сабырлык таләп итә. Шуңа карамастан, бу эшне бик яратып башкарам. Чәчәкләрем белән сөйләшәм, аларга матур сүзләр әйтәм, җырлар җырлыйм. Киләчәктә лаләләрне 10 мең төпкә җиткерәсе килә. Моның өчен хуҗалыкта 12 метрлы теплицаны җайлаштырасы булыр. Шау чәчәктә утырган лаләләр тирә-юньгә матурлык өсти, күзне иркәлиләр, аларгә карап күңел сөенә.
Линаның урак өсте. Гортензия сезонын ачам, дип елмайды ул. Тиздән әлеге чәчәкләрне чыбыкчадан үстерүгә алына.
Эльмира СӘЛАХОВА.

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“Кече хаҗның савабы зур”
иман нуры

“Кече хаҗның савабы зур”

by irekmanager irekmanager
1 июня, 2020
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru