Хәзер теләсә нинди шөгыль белән мавыгу өчен мөмкинлекләр бик күп. Мәктәп яшендәге балалар да өлкәннәрдән калышмый. Мәсәлән, Баулы районы Исергәп авылында яшәүче Чулпановлар гаиләсе берничә ел бытбылдык үрчетү белән шөгыльләнә. Кошларны, нигездә, балалар карый.
Хуҗабикә Гөлназ сүзләренчә, бытбылдыклар җәй көне махсус ясалган кошлар утарында, ә кыш көне җылы сарайда яши. Көннәр язга авыша башлагач, йомырка сала торган берничә ана кошны һәм бер атаны өйгә алып керәләр.
— Бытбылдыклар кечкенә, шуңа күрә аларны асрау кыен түгел. Сәламәт чебиләр чыксын дисәк, йомыркаларны салкында калдырырга ярамый. Шуңа бер ата һәм берничә ана кошны йомырка салу өчен өйгә алып керәбез. Урыннары уңайлы һәм ризык җитәрлек булса, ана кошлар көн саен йомырка сала, — ди хуҗабикә. — Бытбылдыкларны үстерү өчен, яхшы вентиляция кирәк. Алар яктылыкны бик яратмый. Ә менә җылылык мөһим. Әле өйдә торбалар җылы, бытбылдыкларга шул җылылык җитә, махсус җылыткыч кирәкми. Шулай ук кошларны ашату өчен уңайлы савытлар ясарга, алларында һәрвакыт су торсын өчен, су савытларын җайларга кирәк. Тәүлек әйләнәсе якты булганда, алар ешрак йомырка сала. Ләкин болай ана кошлар тиз “туза”, йончый башлый. Бытбылдыклар, бигрәк тә чебиләре, температура үзгәрешен яратмый. 18-24 оС җылыда алар үзләрен яхшы хис итә. Яхшы үрчем һәм сыйфатлы йомырка алу өчен, кошларга дөрес тәрбия кирәк.
Бытбылдыкларның рационын төрләндерү өчен, пешкән бәрәңге, яшелчә калдыклары, көнбагыш һәм ярмалар бирергә була. Кошларны бер үк вакытта көнгә ике-өч тапкыр ашату мөһим. Зур кошларның асларына мәчеләр өчен булган махсус наполнитель салабыз. Исе чыкмый, чиста.
Гөлназ сөйләвенчә, бытбылдык асрау теләге көтмәгәндә барлыкка килгән.
— Когалымда яшәүче сеңлем кунакка кайткан иде. Безгә күчтәнәч итеп бытбылдык йомыркалары алган, — ди ул. — Ә мин нәкъ шул вакытта инкубация өчен тавык йомыркалары әзерләп йөри идем. Бытбылдык йомыркалары матурлар! Шунда, бәлки, боларны куеп караргадыр, дигән уй килде. Шулай итеп, ун йомыркадан алты чеби чыкты. Аларның икесе ана кош булды. Интернеттан эзләдек, алтын төстәге “Феникс” токымы булып чыкты. Әлеге токым йомырка сала. Зур кошларның авырлыгы 300-400 граммга кадәр җитәргә мөмкин.
Чулпановлар быел беренче партия чебиләрен чыгарган да инде.
— 4 февральдә инкубаторга 20 йомырка куйдык. Беренче чебиләр — 21 е, калганнары 23 ендә чыгып бетте, — дип сөйләде Гөлназ. — Гадәттә, инкубаторны майда гына куя идек, быел иртәләдек. Җиденче сыйныфта укучы кызым Самираның да тизрәк чебиләр карыйсы килде.
— Беренче көнне үк чебиләргә кайнаган су бирергә, мәҗбүри эчерергә тырышырга кирәк, аннан соң үзләре эчә башлый. Алар шундый җитез, — ди Самира.
Сәламәтлеге сәбәпле, кыз өй шартларында укый. Чебиләр булгач, күңелсезләнеп утырырга вакыты юк.
— Башта пешкән йомырканы уып бирәбез, аннары әкренләп гадәти азыкка күчәләр. Әниемнәр эштә чакта чебиләрне мин карыйм, — ди ул.
Самира чебиләрнең кайсы ана, кайсы ата икәнен дә аера хәтта.
— Бер айдан чебинең тавык яки әтәч булуын билгеләргә мөмкин. Аталары, анадан аермалы буларак, кара битлек кигән кебек, кайвакыт ата кошның кашлары ак төстә аерылып тора һәм күкрәкләре куе сарырак була. Ә ана бытбылдыкларның башындагы йоны ачыграк төстә, — ди кыз.
Чулпановларның 65 әр тавык йомыркасына җайланган ике инкубаторы бар.
— Инкубаторның йомыркаларны автомат рәвештә үзе әйләндерә торганын алырга киңәш итәм, — ди Гөлназ. — Эштәге кеше ике-өч сәгать саен инкубатордагы йомыркаларны әйләндерә алмый. Без тышкы ягы гади пенопласттан эшләнгән, автомат инкубаторлар алдык. Каз, үрдәк, индоүрдәк, тавык йомыркаларыннан чебиләр һәм бәбкәләр чыгарып карадык.
Хуҗалар сүзләренчә, җәй көннәрендә аларның ишегалды тулы кош-корт була: берничә оя тавык чебиләре, индоүрдәкләр, бытбылдыклар һәм казлар. Балалар да эшкә өйрәнеп үсә, телефонда озак уйнап утырырга вакытлары калмый.
Индира СӘЙФУЛЛИНА.