Кояш ныграк җылыткан саен, күңел дәртләнеп, янә басу-кырларга ашкына, ди Тукай районының аксакал фермеры Минталип Миңнеханов. Аның кебек гомере буе икмәк үстергән “Җир кешесе” башкача була да алмыйдыр. Ләкин… күңелләре дәртләнүдән тыш, быел фермерларның борчу-мәшәкатьләре дә арта төшкән шул. Татарстан фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы куллану кооперативлары Ассоциациясенең XXIV съездына җыелган делегатларның кәефләреннән дә ачык сизелде ул.
“Өмет белән яшибез”
— Хәлләр ярый, язгы кыр эшләренә әзерләнәбез, — дип, куанычсыз гына башлады сүзен Әлки районы фермеры Фәнис Хәмитов. — Техникаларны төзекләндереп бетердек. Чәчүлек орлык та җитәрлек. Минераль ашлама һәм ягулык-майлау материаллары буенча гына һаман билгесезлек. Банктан кредит алу мәсьәләсе быел тагын да кыенлашты. Булган икмәкне дә сата алмыйбыз. Былтыр бу вакытка 70 тонна дизель ягулыгы, 250 тонна ашлама алып кайткан идек. Быел берсе дә юк әле.
Түбән Кама районы фермеры Владимир Аппаков исә, хәзерге хәлен аңлатып:
— Кул селтәсәң дә була, фермерларда акча юк. Ашлык сатылмады. Арышның килограммын хәзер 4 сум
90 тиенгә сорыйлар. Үзкыйммәте 7 сум аның, — дип ачыну катыш ярып салды.
Владимир Аппаков ачык грунтта бәрәңге, суган, кишер, чөгендер кебек яшелчәләр дә үстерә.
— Аларның да хакы түбән, — ди тәҗрибәле фермер. — Мисал өчен, 2022 елның язында бәрәңгенең килограммын 22-25 сумнан саткан идек. Быел 8-15 сум гына. Яшелчәнең шактый өлешен бюджет оешмалары — мәктәп-балалар бакчаларына җибәрә идек. Алар да бик түбән хак куя, җитмәсә, вакытында түләмиләр. Өч ел элек бирелгән бәрәңгегә һаман түләнмәгән. Нишлисең инде, алга таба көн күрергә, тырышырга кирәк. Әле дә шул өмет белән яшибез.
Аның фикеренчә, быелгы сезон икътисадый яктан фермерлар өчен аеруча кыен булырга охшаган. Кем исән кала ала, 2025 елда яхшырак яшәр, дигән фикерен җиткерде ул.
— Исән калу өчен яңа кырчылык сезонына кирәк-яракларны юнәтә алдыгызмы соң? — дип кызыксынабыз.
— Былтыр бу вакытка шактый туплаган идек. Быел бернәрсә дә юк әле, бер килограмм ашлама, бер литр солярка алынмаган. Чөнки акча юк…
Бай хәерчеләр
Әллә кайчангы мәзәк искә төште. Имеш, ат гомере буе эшли, ләкин бер ыштан да алып кия алмый. Кызганыч, фермерлар шул ат хәлендә сыман тоелды. Алар да ел әйләнәсе ялсыз, бер караңгыдан икенчесенә чаклы хезмәттә бит. Ә үзләре, алда торган язгы кыр эшләрен җиренә җиткереп башкару өчен, ашлама, ягулык алырга да акча юк, диләр.
— Фермерлар хәерче түгел. Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясенең тулай җыемының 44,3 %ы кече формадагы хуҗалыклар өлеше, — дип республика фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы куллану кооперативлары Ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров. — Бүген аларның складларында 12 миллиард сумлык ашлык ята. Никадәр муллык! Тик аны сатып кына булмый. Монысына инде фермер гаепле түгел. Дәүләт уйларга тиеш, җитештергән продукцияне сатарга булышу — хакимият органнары бурычы. Сөтне җитештерүчедән сатып алу бәясе төшү аркасында, фермерлар 4,6 миллиард сум югалтты.
Җитештергән кырчылык продукциясе бәяләре дә түбән тәгәрәде.
“Фермерларның күңеле кайта”
Югалтулар, киметүләр, кыскартулар… Фермерларның узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясаганда, әлеге сүзләр еш кабатланды съездда. Мисал өчен, кече формадагы хуҗалыкларга Россия һәм Татарстан бюджетларыннан 3 миллиард 50 миллион сумлык ярдәм бирелгән. Ә эре авыл хуҗалыгы оешмаларына күрсәтелгән ярдәм күләме — 15 миллиард 101 миллион сум. “Фермерлар ярдәмне 5 мәртәбә кимрәк алган”, — ди Камияр Байтимеров. “Алай булгач, нигә соң эре хуҗалыкларның җитештерү күрсәткечләре дә бездән 5 тапкыр артык түгел, нибары 12 %ка гына?” — дип, урынлы сорау куя ул.
Анысы бер хәл, әле дәүләт ярдәмен алу шартларының гаять катлауландырылуын да искәртә ул:
— Субсидияләрне әллә ничә төрлегә бүлеп бетерделәр. Һәрберсе буенча таләпләр катгыйлана бара. Төрле субсидия биргәнче, аларны берләштереп, чит илләрдәге кебек бер субсидиягә генә калдырсалар, фермерларга уңайлы булыр иде. Мисал өчен, субсидия акчасын сөрүлек җир мәйданнарыннан чыгып бүлсәләр…
Мәшәкате, проблемасы арта бару сәбәпле, соңгы вакытта КФХларын ябуга таба баручылар күбәйгән икән. Әйтик, Татарстанда хәзер 4 меңнән артыграк фермер хуҗалыгы исәпләнә. Тик аларның 1411 е узган елда отчет тапшырмаган. Чөнки кәгазь боткасының мәгънәсен күрмиләр. Гамәлдәге шартлар нигезендә барыбер дәүләт ярдәмен ала алмыйлар бит. Бу хәлне Камияр Байтимеров: “Фермерларның күңеле кайту күренеше”, — дип бәяләде.
Читкә сатып булмый
Фермерлар ашлыкны чит илгә саткан очракта өстәмә пошлина түләү тәртибен дә тәнкыйтьли.
— Әгәр илнең үзенә ашлык җитми икән, аны читкә сатмасыннар өчен пошлина, ягъни өстәмә түләү кертелү аңлашыла. Ә Россиядә соңгы елларда икмәк артыгы белән җитештерелә. Шуңа карамастан, читкә сатыла торган ашлыкка пошлина билгеләнә. Бу хәл бернинди мантыйкка сыймый. Илнең эчке базарында ашлык тулып ята, аны кая куярга белмибез. Ә читкә чыгарсаң, пошлина түләргә кирәк. Әлеге хәлгә һич аңлатма таба алмыйм. Барлык икътисад кануннарына каршы килә. Эчке базарда икмәк күп булгач, чикләрне ачып, аны башка илләргә чыгару өчен шартлар тудырырга кирәк югыйсә. Әгәр ашлыкны чит илләргә саткан өчен дәүләт пошлинасын бетерсәләр, эчке базарда да икмәк хаклары бераз артыр иде. Һичьюгы үзкыйммәттән югарырак бәягә сату мөмкинлеге туар, — дип, Әлмәт фермеры Наил Рафыйков узган елда ук борчуын белдергән иде. Хәзергәчә хәл фермерлар файдасына үзгәрмәде.
— Шул дәрәҗәгә барып җиттек, хәзер бер бөтен ипидә крестьян хезмәтенең өлеше 10 % белән генә бәяләнә, — дигән иде Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр буенча комитет рәисе В.Кашин быел февраль азагында узган РФ фермерлары съездында. Ә совет чорында һәр ипидә крестьян өлеше 50 % булган.
Фермер файдасына түгел
— Аеруча соңгы өч елда Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының аграр-икътисадый сәясәте сизелерлек үзгәрде һәм ул фермер файдасына түгел, — ди Камияр Байтимеров. — Дөресен әйткәндә, кече формадагы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә игътибар алдан да җитәрлек дип булмый иде. Ә безнең Ассоциациягә 2001 елдан шәхси ярдәмче хуҗалыклар, 2006 дан — авыл хуҗалыгы җитештерү, куллану кооперативлары да керде. Алар бит үз проблемалары белән килделәр. Нәтиҗәдә кече формадагы җитештерүчеләр мәнфәгатен яклап, без елдан-ел дәүләт органнары, Авыл хуҗалыгы министрлыгы алдында аларга уңайсыз булган сорауларны күбрәк күтәрәбез.
Мисалга яңа гына булган бер очрак турында сөйләде ул. Нурлат районында бер фермерның күркә фермасын 90 көнгә ябып куйганнар. Имеш, дезинфекцияләү капкасы төрле ел фасылында нәтиҗәле эшләрлек түгел. Россельхознадзор тарафыннан куелган таләпкә җавап бирерлек дезбарьер ясау өчен, алдан яңа котельный салырга кирәк. Аннан килгән пар ярдәмендә генә кышын да ферма территориясенә кергән-чыккан транспортны микроб-вируслардан зарарсызландыруны тиешенчә оештыру мөмкин, ди. Ә андый зур чыгымга фермер каян акча алсын? Дөрес, ул күркәчелек проекты буенча грант откан. Тик бу акча ферма төзергә дә җитәрлек булмаган. Төзелеш материаллары кыйммәтләнеп тора бит. Иң гаҗәбе — проектны яклаганда пар белән җылытыла торган, барлык ел фасылына яраклы дезбарьер булырга тиеш, дигән таләп тә куелмаган. Хәзер исә суд карары нигезендә, ферманы печатьләп куйганнар. Ярый әле фермер булган күркәләрен сатып өлгергән.
— Шундый гаҗәп хәлләр аркасында да дәүләт органнарына ошамый торган сорауларны күп бирергә туры килә. Уйлап кына карагыз, бүген төрле күзәтү органнары тарафыннан 105 фермерга карата тиешле таләпләр үтәлмәү турында хатлар язылган. Теләсә кайсы вакытта аларның эшчәнлеген туктатып, хуҗалыкларын ябарга мөмкиннәр, — ди Ассоциация җитәкчесе.
“Халык фермеры” халыкныкы булырмы?
— Мактанып йөрергә хакыбыз юк, фермерларның да, шәхси ярдәмче хуҗалыкларның да проблемалары җитәрлек һәм алар арта бара, — ди Камияр Байтимеров. — Бер уйлаганда, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы безнең мөрәҗәгатьләргә колак салып, проблемаларны хәл итү турында карарлар чыгарырга тиеш. Ә чынлыкта әлеге ведомство безнең Ассоциациягә альтернатив оешма барлыкка китерү турында карар кабул итә. Без бетмәс-төкәнмәс сорауларыбыз белән туйдырганбыз кебек. Хәзер төбәкләрдә мыштым гына “Халык фермеры” дигән исем белән авыл хуҗалыгы тауары җитештерүчеләрнең яңа Ассоциацияләре оеша башлады. Татарстанда да 26 февральдә теркәлгән ул оешма.
Камияр Байтимеров сүзләренчә, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әлеге хәлне гадәти күренеш буларак кабул иткән.
— Ә нигә борчыласыз? Көндәшлек була, алар да эшләсен, — дигән министр.
Сүз дә юк, авыл хуҗалыгы тауары җитештерүчеләрнең тагын бер оешмасы барлыкка килү начар булмас. Иң мөһиме — аның кече формадагы хуҗалыкларны ни дәрәҗәдә яклап, аларга ярдәм итеп эшли алуы бит. “Халык фермеры” чын мәгънәсендә халыкныкы булырмы? Анысын вакыт күрсәтер.
Раиф ГЫЙМАДИЕВ.