Әле язга аяк баскан гына идек, инде беренче ае азагына якынлаша. Кояш елмаебрак карый, көннәр җылыта, урамда сулар ага башлады. Бар тереклек әкренләп уяна. Умартачыларның да вакыт ягы тыгызлана хәзер. Март-апрельдә умарталыкта нинди эшләр көтә? Бал кортлары кышны ничек чыккан? Умартачылар узган елгы балын сатып бетерә алганмы? Соңгы елларда кортларны нинди авырулар борчый? Умартачыларның эше, проблемалар һәм башкалар турында сорашып, хәлләрен белеп алдык.
Фирдинат ВАФИН, Тәтеш районы Кече Әтрәч авылы:
— 200 баш умарта тотам. Алар авылдан 7 чакрым читтә урманда тора. Анда ут та, элемтә дә юк, кар чанасы белән генә барып йөрибез. Быел кыш кирәкне бирде, кар әле дә яхшы ята. Оялары өй тирәсендә булган умартачылар аны чистартты. Минеке ераграк, территория дә зур. Ә урманда кар эреп беткәнне көтсәң, юл өзелә. Тизрәк эресен дип, кар өстенә бераз торф, көл, туфрак та сиптек инде. Хәзер кортларны чыгарырга була, көннәр кояшлы. Нихәтле тизрәк чыгарсаң, шулхәтле әйбәтрәк. Чөнки алар иректә очып, тулган эчәкләрен бушатып кайта, шуннан үсеш китә. Аларны чыгаргач, ояларның төбен чистартабыз. Бөтен пычрак, үлгән кортлар шунда җыела. Салдырып чистартып, киптереп, кире кидереп куябыз. Кемдер ояны тулысынча яңарта. Кортлар өендә температураны карыйбыз. Капчыклары юешләнгән булса, алмаштырабыз, тычкан кермәгәнме, тикшерәбез. Ояларына түбәдән су үтмәсен өчен, карны төшерәбез. Туклануларына килгәндә, үзем бал запасы белән эш итәм. Соңгы елларда шикәр комы биргән юк. “Канди” дигән махсус азык та бар. Аның 70 %ын — шикәр оны, 30 %ын бал тәшкил итә. Шуны кушып бутап, камыр рәвешендә бирәләр. Әзер килеш тә сатыла, һәр умартачы үзе дә ясый ала.
Соңгы елларда кортларны җылы яклардан күп кертә башладылар. Алар үз ягына яраклашкан. Анда кыш — кыска, җәй озын. Бездә киресенчә. Җылы яктан кайтарылган кортлар кирәкмәгән вакытта уяна, ашый башлый. Ашагач, эчәге тиз тула. Бу бик үк яхшы түгел. Тагын шунысы бар: Үзбәкстан, Казахстан кебек җылы яклардан бал корты пакетлары, кечкенә рамнар сатып алучылар арту нәтиҗәсендә, безнең якта гомердә булмаган төрле авырулар, бет күзәтелә башлады. Үзебездәге варроатозга каршы көрәшергә өйрәндек инде. Җылы яклардан кергәне — тропилелапсоз аннан да яман.
Бал кортларын җылы яктан алучылар сату бәясен очсызрак куя. Безнекеләр, бу өлкәдә бик үк тәҗрибәсе булмаганнар кызыгып ала. Кемдер белә торып та ала һәм, паспорты булгач, үзенеке итеп, кыйбатракка сата. Тикшерүләр дә үткәрелми. Нәтиҗәдә ул чирләр тиз тарала. Бал кортларын карап, тикшертеп, белеп алсак иде.
Узган ел көздән үк, ни сәбәпледер, күп кешенең умарталыклары бетте. Әле исән калганнарының да кайберләре кышны чыга алмый. Кызганыч, елдан-ел бал кортлары кими. Үземдә хәлләр Аллага шөкер. Кортларның 10 %ы үлү норма санала. Гадәттә, авырган, кимчелеге булган, көчсез оялар үлә. Агрофирмалар безнең якта кырларга агу сипкәндә тәртип буенча, нормасын, шартын үтәп — җилсез вакытта, кояш кыздырмаганда, төнлә башкара. Зыян салганнары юк.
Узган елгы балны урнаштырып бетердек. Ике-өч елда бөтен нәрсәгә бәя берничә тапкыр артты, ә бал хакы соңгы ун елда бер тирәдә тирбәлә. Кайбер умартачылар, вакытында китсен дип, бәяне үзе төшерә. Актив эш алып барып, читкә чыгып йөреп кенә балны сатып була.
“Ояларны санар вакыт җитте”
Рәис ГАЙНЕТДИНОВ, Теләче районы Баландыш авылы:
— 1993 елда Кама Тамагы районы Тәмте умартачылар әзерләү училищесын тәмамладым. Электән кызыксынам. Озын кыштан соң умарталарны санар вакыт җитте: исән-сау кышлаганнармы. Умарталарны тыңлап, тынычсызланганнарын ачып карыйм, кирәк булса, ярдәм күрсәтәм. Язгы беренче очышлары һава торышына бик нык бәйләнгән. Кайбер елларда апрель башында чыгарган чаклар булды. Быел ни күрсәтер. Соңгы вакытта күп умартачы кортларының көзгә таба ояларын ташлап чыгып китүләреннән зарлана. Чирләр дә борчый. Варроатоз көчле ояларны юк итә. Вакытында чарасын күрү кирәк.
Узган ел безнең өчен бал табышы яхшы булды. Шуңа азык запасына аптырыйсы юк иде. Җитәрлек булгач, көздән ширбәт бирмәдем. Аз-маз булса да балын да сатып алгалыйлар.
“Сатылып бетмәде әле”
Азат ШӘВӘЛИЕВ, Башкортстанның Дәүләкән районы:
— Бал кортлары белән 2009 елдан шөгыльләнәм. Умартачылык эше буенча дипломым бар. Язын умарталыкта эш күп. Бу арада җылыта, диләр. Бал кортларын иреккә чыгарып булачак. Хәзер азык запасын карап чыгарга кирәк. Көзен җитәрлек бал куеп калдырган идек үзе. Ояларын тикшерергә, чистартырга, юарга. Менә умарталыкта кар күп әле, аны кая куеп бетерергә, аптыраган. Чирләргә килгәндә, хәзерге вакытта таралганнардан варроатозны аерып әйтер идем. Агрофирма, фермерларның басуларны агулавы нәтиҗәсендә дә кортлар үлүе күзәтелеп тора.
Узган елгы балны сатып бетерә алмадык әле. Халык соңгы елларда аны азрак куллана. Балны туйларда, ширбәт айларында бүләк итсеннәр дип, кечкенә тартмаларга тутырып та сата башладык.
“Барысы да исән”
Балык Бистәсендә гомер итүче шагыйрь Вазыйх ФАТЫЙХОВ озак еллардан бирле умарта тота.
— Кайбер умартачы танышларым: “Кортларның яртысы үлеп беткән, салкын тигән”, — дигәч, умарталыкка барганда шикләнү катыш уйлар бар иде. Аллага шөкер, барысы да исән-сау кышлаган. Инде бала чыгару чорын да иминлектә кичерсеннәр. Табыннарда бал булыр, Алла боерса, — дип уртаклашты Вазыйх абый.
“Быел кортлар начар кышлады”
Вакыйф СӘГЫЙТОВ, чыгышы белән Киров өлкәсенең Нократ Аланы районы Ямул авылыннан, Менделеевскида яши:
— Нократ елгасы янындагы Ямул авылында үстем. Табигате бик матур. 37 ел инде Менделеевскида яшим. Инженер булып эшләдем, хәзер лаеклы ялда, 50-60 оя умарта тотам. Кортлар туган авылымда бакчада да тора, монда да бар. Әмма Ямул балы тәмлерәк. Бу арада кулдан көрәк төшмәде. Умарталарны куя торган җирне кардан арындырдык. Кортларны тыңладык, мендәрләрен алыштырдык, умарта тишекләрен чистарттык. Быел бал кортлары начар кышлады. Гомумән, 2023 ел алар өчен авыр булды. Былтыр яздан ук табигать нык сынады. Бу кыенлыкларны җиңеп бетерә алмадым. Кортлар артырга теләмәде. Ана кортлар бик булмады. Хәзерге көнгә 1/3 кортлар кышны чыга алмады: чама белән 24 оя исән, 11 оя үлгән. Әкренләп тышка чыгара башлыйбыз. Урыннары әзер. Тәрбия дигәндә, бөтен эшне вакытында алып барырга кирәк. +6 оС булуга, очыртырга, ояның төбен чистартырга, балы җитү-җитмәвен тикшерергә, бозылган рамнарын алыштырырга, запас рамнар куярга. Быел бал кортлары һәм атлар өчен 10 гектар җиргә эспарцет чәчәргә уйладык.
Язын кортларны нозематоз чире борчый, “варроа” талпаны да бар. Умарта оясында юеш булса, бал да, чыршын да (перга) бозыла. Бу кортлар өчен ачлык китереп чыгарырга мөмкин.
Бал суыртуы шулхәтле рәхәт, аның исе… Әмма шул көннәргә җитү өчен, яздан башлап күпме хезмәт куярга кирәк. Аннары урнаштыруы… Узган елгы бал 300 кг чамасы калды. Юкә, карабодай (Менделеевск кырында карабодай басуына 15 умарта китергән идем), чәчәк балы сатам. Бал хакы соңгы ун ел эчендә артмады диярлек. Хәзер дә 400 сум тирәсе. Яз, җәй бал кортлары, бакча белән мәшгуль булсак, кыш буе бал сатабыз.
Лилия ЙОСЫПОВА.