• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 29.10.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“ГӨМБӘ ҮСТЕРҮ ИДЕАЛЬ ШАРТЛАР СОРЫЙ”

Минзәләдә гомер итүче Илназ Газизуллин ЮХИДИ башлыгы булып эшләгәндә, шактый хезмәттәшлек иттек. Аның алтын куллы кеше икәнен белә идем. Ул ни генә үстерми. Ел әйләнәсе теплицада кыяр, помидор, бакча җиләге өлгерә. Җәен бакчасында абрикос, персик агачлары җимеш бирә. Ишегалдында чәчәкләрнең ниндие генә юк. Күптән түгел Ватсапта аның шампиньон гөмбәсе куйганын күреп алдым. Ул аларны инде 5 ел үстерә икән.

Илназ Газизуллин тумышы белән Минзәлә районы Бакчасарай авылыннан. Хуҗәмәттә үскән. Балачакта кечкенә генә ике бүлмәле фатирда көн күргән егет үз хуҗалыгын булдыру турында хыяллана. Озак еллар Минзәләдә ЮХИДИ башлыгы булып эшләгән Илназ Акрамович бүген үзен тулысынча яраткан шөгыленә багышлаган.
— Эштән киткәч, төрле токымлы тавыклар, казлар, үрдәкләр асрадым. Кешеләр, музейга килгән кебек, безгә тавык күрергә керә иде, — дип искә алды ул. — Әмма күңелгә иң ошаганы гөмбә булды. Элек тавык тоткан 3х5 метр үлчәмдәге сарайны гөмбә үстерүгә көйләдем. Хәзер анда күп нәрсә автоматлаштырылган. Шампиньон гөмбәсен үстерү четерекле. Ул идеаль шартлар таләп итә. Дымлылык та, сибелгән су да, атмосфера басымы да тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш. Пөхтәлек бик мөһим. Гөмбә җыярга кул юып, өскә чиста халат киеп керәбез.
Тонна ярым (30 мең сумлык) гөмбә спорасын Алабуга икътисадый зонасыннан барып алам. Мицелийларны утырткач, алар торган бүлмәне биш көн дәвамында җылытам, ике тәүлек әз-әзләп су сибәм. Шуннан температураны киметә башлыйм. Ул 17 оСка төшкәч, гөмбәләр баш калкыта башлый. Бик тиз үсәләр. Бер җыйганда 30-36 кг шампиньон гөмбәсе алабыз.
— Сатасызмы?
— Әйе. Килосын 280 сумнан сатам. Шампиньон гөмбәсе салам белән тавык тизәгендә үсә. Экологик яктан тулысынча чиста.
Әле гөмбә берничә тапкыр уңыш бирә. Беренче, икенче партияләренең уңышы күп була. Аннан кими.
Сөйләшү барышында Илназ Акрамовичтан җимеш агачлары турында да сораштым. Аның карлыганнары куак булып түгел, агач кебек утыра.
— Кызыл һәм кара карлыганны ялгадым, шуңа алар агач булып үсте, — дип аңлатты ул. — Абрикос белән персикны да сары слива агачына ялгадым. Аерым утыртсаң, алар 7 елсыз өлгерми. Ә ялгагач, икенче елга ук җимеш бирәләр.
Эльмира СӘЛАХОВА.

Газизуллиннар хуҗалыгында күзне иркәләрдәй матур күренешләр шактый. Илназ Акрамович ишегалдында күл ясаган һәм анда шактый балык җибәргән. Төнбоеклар астында йөзгән балыкларны күзәтү үзе бер ләззәт. Ә йортның кояшлы ягына өйгә терәп ясалган теплицада бүген дә җиләкләр пешеп утырганны күргәч, шәхсән минем авыз сулары килде.

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

СИНТЕЗАТОР, ТАТАРЧА СӨЙЛӘ! ЯКИ КҮРМӘҮЧЕЛӘРГӘ ТЕКСТЛАРНЫ НИЧЕК УКЫРГА?
Төрлесеннән

СИНТЕЗАТОР, ТАТАРЧА СӨЙЛӘ! ЯКИ КҮРМӘҮЧЕЛӘРГӘ ТЕКСТЛАРНЫ НИЧЕК УКЫРГА?

by irekmanager irekmanager
4 августа, 2025
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
“Кече хаҗның савабы зур”
иман нуры

“Кече хаҗның савабы зур”

by irekmanager irekmanager
1 июня, 2020
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru