— Сезонына 4-5 яңа спектакль тәкъдим итмәсә, тамашачының театр белән кызыксынуы кими, —дигән иде әңгәмә барышында бер режиссер. Бу яктан Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры сынатмый, чираттагы премьерасын күрсәтте — “Стоп, кода! Туй була!” Ул Башкортстан драматургы Наил Гаетбайның 30 еллар элек язылган әсәре буенча сәхнәләштерелгән. Режиссеры — Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов.
Исеме үзенчәлекле булса да, спектакль әллә ни яңалык алып килми. Демографик хәл, гаиләләрнең бер генә бала белән чикләнүе, карьера дип бөтенләй бала тапмаулары, “йомшак” ирләр, көчле хатын-кызлар, әти-әнинең байлыкка кызыгып, балаларын көчләп кияүгә бирүләре, акчага кызыгу, бала тәрбияләү мәсьәләләре, гаиләдәге мөнәсәбәтләр, аерылуга китергән сәбәпләр — бу темалар мәңгелек.
Спектакльнең жанрын комедия дип тәкъдим иттеләр. Бу иң авыр жанрларның берсе дияр идем. Халыкны елатуга караганда, көлдерү күпкә авыррак. Шуңа да Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов үзе дә: “Комедияне кую күпкә читенрәк”, — ди.
Әсәрнең сюжеты бик примитив. Аерылышу дәрәҗәсенә җиткән гаилә кызлары Рушанияне (Лилия Камалиева, Зәринә Сафина) курсташы Айнурга (Илфак Хафизов, Эдуард Никитин) кияүгә бирергә телиләр. Кызның әнисе Айсылу (Сәкинә Минханова, Зөлфия Вәлиева) егетнең зур суммада грант отуын белеп, акчасына кызыга. Егетне үз кияве итәр өчен хәтта кызын авырлы итеп ялганларга да тайчынмый. Ире Хәмит (Харис Хөснетдинов) майор булса да, ул аның сүзенә колак салмый. Егетнең әти-әнисе дә бик тату яши дип әйтеп булмый. Камил (Ренат Шәмсетдинов) хатыны Хәлимәне (Лилия Мәхмүтова) көнләшә, шуның аркасында еш кына бәхәскә киләләр. Хатын да гомер буе түзеп сабыр касәсе тулган.
Спектакль туйга әзерләнү күренешеннән башланып китә. Кайбер кечкенә генә детальләр бүгенге көн вәзгыятен ачып бирә. Әйтик, шалтыраган тавыш ишетүгә бөтен кешенең берьюлы телефонга үрелүе. Гөлбикәнең (Гөлназ Нәүмәтова) барлык проблемаларны онлайн рәвештә, телефон аша гына хәл итүе). Шул ук вакытта Айсылуның интернет заманында балаларын телеграмма сугып кайтартуы телефон булмаган чак белән бүгенгә бер күпер сала сыман, образлы тоела.
Икенче бүлектә аталар һәм балалар проблемасы ачыла. Айнур композитор булырга хыяллана, әтисеннән качып әсәрләр яза, тик әтисе кушканча IT- юнәлеш буенча укырга мәҗбүр. Рушаниянең дә, авырлы дип, егетне алдап кияүгә чыгасы килми, тик әнисенә каршы бара алмый. Ахыр чиктә, яшьләр үз сүзләрен әйтә. Уртак фикергә киләләр. Айнурның язган җырларын да яңгырата. Егет белән кызның бер-берсенә чын-чынлап гашыйк булганын да аңлыйбыз. Туй буласы да билгеле була. Кыскасы, барысы да бәхетле, бар да яхшы.
Шушы примитивлык арасыннан автор тагын бер теманы күрсәтергә тели. Үзебезнең талантлы шәхесләребезнең читкә китүләрен искәртә. “Айнур китмәсен, ул читтә рухын, талантын югалтачак. Талант туган җирдә генә үсә. Без тагын бер талантлы татарыбызны югалтачакбыз. Нас и так мало”, — ди Гыйльфан (Рамил Минханов, Салават Хәбибуллин). Ә үзе спектакльдә Минзәлә театрына композитор булып китәргә хыялланып йөри.
Әсәрнең декорациясе дә бик гади, җиңел эшләнгән. Ачык төсләр, арткы фонда йөрәк формасында зәңгәр күк, шкаф, йорт эчен хәтерләткән җиһазлар, курчаклар… Декорациянең шулай гади булуы артистларның сүзләрен беренче планга чыгару өчен дә кирәк булгандыр, бәлки. Алар сүз белән генә түгел, тән белән дә сөйләшәләр. Пластика, хореография алымнары әсәрне тулырак күзалларга мөмкинлек бирә. Артистларның бик ачык төстәге киемнәре, гел кычкырып сөйләшүләре, бер тик тормаулары — барысы да күренешләрне арттырып күрсәтергә теләүгә бәйле. Ут куючылар исә театрның күзләре. Алар тамашачыга спектакльне кабул итәргә булыша. Көтелмәгән фикер әйтелгән саен сәхнәдә яшен суккандай төсле утлар янып алу үзе бер үзенчәлеккә ия.
Комедия гади, җиңел кабул ителә. Шул ук вакытта уйландыра, елмайта торган моментлары да бар. Әсәр тамашачы күңеленә үтеп керә алырмы, популярлашып китәрме – монысын вакыт хәл итәр.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.