Салым органнары ел саен декларация кампаниясе үткәрә. Салым түләүчеләр керемнәре турында салым инспекциясенә хәбәр итәргә тиеш. Моны башкару өчен аз вакыт калып бара. Декларация тапшыру, салым түләү-кайтару, әлеге өлкәгә кагылышлы яңалыклар турында Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 5 нче районара инспекциясенең бүлек җитәкчесе Мөнир ШӘЙДУЛЛИН белән сөйләштек.
“Соңарган һәр ай өчен 5 % штраф”
— Мөнир Әмирович, декларация тапшыру кемнәргә кагыла?
— Узган ел торак, җир участогы, кыйммәтле кәгазь (акцияләр) саткан гражданнар; якын булмаган туганнарыннан кыйммәтле бүләк алучылар; милеген арендага биреп табыш алучылар; чит илдән керем кертүчеләр; лотерея уеннарында 15 мең сумга хәтле отучылар (күләме 15 мең сумнан арткан очракта, салым органнары үзе исәпләп җиткерә); гомуми салым системасын кулланучы индивидуаль эшмәкәрләр, кабинетлар ачып эшләүче адвокат, нотариуслар декларация тутырып тапшырырга тиеш.
— Быел аны кайчанга хәтле тапшырырга кирәк?
— Декларация кампаниясе Яңа ел бәйрәмнәреннән соң башланып, 30 апрельгә кадәр бара. Хәзер иң кызган вакыты. Әлеге кампания эше аерым категория физик затларның үзләре яшәгән җирдә 3-НДФЛ формасындагы декларация тутырып тапшыруын күздә тота. Бу мәҗбүри. Вакыты чикләнгән, салым органнарына 30 апрельгә хәтле тапшырып өлгерергә тиешләр. Шунысы бар: 28 апрель-1 май ял көннәренә туры килү сәбәпле, 2 майга кадәр озайтыла.
— Вакытында тапшырып өлгермәсәң?
— 3 майга калучы гражданнар законны бозган булып санала. Аларга штраф каралган. Аның күләме һәр соңга калган ай өчен түләнәсе суммадан 5 %ны тәшкил итә, шул ук вакытта штраф суммасы 1 мең сумнан ким була алмый. Штраф түләгәнче, вакытында эшен бетерү яхшырак.
— Декларация нигезендә исәпләнгән салымны кайчанга хәтле түләп өлгерергә?
— Соңгы көне 15 июльгә билгеләнгән. Шул вакытка салым түләнмәгән очракта, үзлектән тикшерү үткәрә башлый алабыз. Хәбәрләр базасында бөтенесе дә бар. Адреслары буенча кисәтү кәгазе, акт язып җибәрәбез. 16 июльдән пеня өстәлә, салым күләме арта бара. Вакытында түләмәү өстәмә чыгым һәм проблемалар гына китерә, “кара” исемлеккә дә кертеп куялар.
— Андыйлар күпме?
— Бу яктан Татарстан буенча шуны әйтә алам: вакытында башкару мөһимлеген аңлап декларация тутырып тапшыручылар елдан-ел арта. Билгеле, 100 % дип әйтә алмыйбыз. Гражданнар үз бурычын үтәсен өчен, максималь мөмкинлекләр булдырырга тырышабыз.
— Элегрәк бу вакытта салым инспекцияләрендә чират хасил була иде. Хәзер декларацияне күпләр өйдән генә тапшырадыр?
— Иң уңайлы ысул — “Физик затларның шәхси кабинеты” дип аталган электрон сервис хезмәте аша онлайн тапшыру. Әлеге сервис Федераль салым хезмәте сайтында бар (www.nalog.gov.ru). Бу вакытка экономия ясый, җайлы. Онлайн рәвештә декларацияне тәүлек әйләнәсе, хәтта ял көннәрендә дә юллау мөмкинлеге бар. Әгәр кемдер өйдән җибәрә алмый икән, үзе тутырып китереп бирә, почта аша юллау да мөмкин. Салым буенча сораулар туганда, бердәм элемтә үзәгенә кайнар линиягә шалтыратып белешеп була: 8 (800) 222-22-22. Район үзәкләрендә күпфункцияле үзәккә (МФЦ) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
“Күчемсез милек буенча ике төрле вычет бар”
— Торак, транспорт, участок саткан өчен декларация тутырганда, суммасы роль уйныймы?
— Күчемсез милек (йорт, фатир, бүлмә, участок) сатканда, сатучы исемендә — биш елдан артык, транспорт чарасы өч елдан күбрәк исәптә торса, декларация тутырылмый. Бу очракта нинди сумма булуга карамастан, декларация тапшырырга кирәкми. Транспорт чарасы хуҗасы исемендә өч елдан азрак исәптә торса, 250 мең сумга хәтле бәядән сатылса, салым алынмый. Аннан зуррак сумма була икән, декларация тапшырырга кирәк. Салым түләткәндә, әлеге сумма чигерелә. Күчемсез милекне сатканда, алынганына биш ел вакыт узмаган булса, шулай ук декларация тутыру каралган, салым түләргә туры килә. Бу очракта саткан суммадан 1 миллион сум чигереп исәпләнә. Ә 1 миллион сумнан арзангарак сатылса, декларация тапшырырга кирәк түгел. Элек салымны кайтару мөмкинлегеннән (вычет) файдаланмаган булсалар, күчемсез милек өчен 2 млн. сумнан 13 %ны (260 мең сум) кайтара алалар.
— Күчемсез милек очрагында 1 миллион сум чигерү буенча… Ул ничек исәпләнә? Мәсәлән, фатирны 3 миллионга алган идек, 6 миллион сумга саттык. Бу очракта ничек түлисе була?
— Бу очракта ике төрле вычет бар. Әгәр хуҗаның торакны сатып алганлыкка документлары юк һәм чыгымнары булмаган икән (әйтик, аңа бүләк итеп биргәннәр яки приватизация юлы белән алынган…), ул вакытта 6 миллион сумнан 1 миллион сум чигерелә, 5 миллион сумнан 13 % салым алына. Икенче вариант: сатып алган чыгымнар, моны раслаган документлар бар икән, сатып алган сумманы, әлеге мисал очрагында 3 миллион сумны чигереп куллана ала. Һәм калган 3 миллион сум өчен салым түли. Теге телгә алынган 1 миллион сумның бу очракта катнашы юк.
— Газета укучыларыбыздан пай җире буенча: “Арендада булса да, салымын үзебездән түләтәләр”, — кебек сораулар да еш килә.
— Арендага биргән очракта да, пай җире кем исемендә булса, шул декларация тапшырырга тиеш. Нинди сумма алуына, шулай ук нинди формада (ашлык, печән, салам һ.б.) бирелүенә карамастан, салым түләргә тиеш була. Җирне арендага биргәндә, мәсьәләгә арендатор белән урында ачыклык кертергә, документ тутырганда игътибарлы булырга, килешү кәгазен җентекләп укырга кирәк.
“Салымның бер өлешен кайтарып була”
— Мөнир Әмирович, социаль вычетларга (салымның 13 %ы) кагылган яңалыкларны да кабатлап үтик әле.
— Милек, социаль вычетлар өчен 13 % салым кайтару буенча декларация тапшыру вакыты чикләнмәгән. Елның теләсә кайсы вакытында, хәтта киләсе елда гына да тапшырырга мөмкин. Монда да иң җайлы ысул — электрон юл белән эшләү. Ул очракта мәгълүмат безнең базага бик тиз керә һәм акчаны кайтару процессы да, кәгазьләр белән биргәнгә караганда, күпкә тизрәк башкарыла.
Яңалыкларга килгәндә, социаль ташламаның суммасы 2024 елга хәтле бер кеше өчен 120 мең сумны тәшкил итә иде (13 %ы — 15 600 сум). Бу суммага дәвалану, укуың өчен түләү, табиб рецепты белән алынган дарулар, фитнеска йөрү — барысы да керә. Ә быелдан аның күләме артачак: 2024 елда башкарылган түләүләр өчен 2025 елда кайтарганда, 150 мең сумга хәтле (13 %ы — 19 500 сум) чыгым өчен мөмкин булачак (димәк, документларны җыеп барырга кирәк — ред.). Тагын бер яхшы яңалык: баланың укуы өчен акча түләгәндә (уку йортының лицензиясе булу кирәк), бер кеше өчен 50 мең сумнан 13 % салым кайтарып була иде (6500 сум). Быелдан бу сумма 110 мең сумга кадәр күтәрелде. Димәк, 2025 елда 14 300 сум итеп кайтарып булачак. Ә милек, башка вычетлар буенча үзгәрешләр юк.
— Берничә вычетны (мәсәлән, уку, социаль вычет, милек өчен) берьюлы кайтарып буламы?
— Декларация аерым ел өчен тапшырыла. Аны башкарганда, закон буенча, бөтен вычетлар бер декларациягә тутырыла. Әйтик, кеше 2023 елда милек сатып алган, фитнеска йөргән, дәваланган. Ул барысын да бер декларациядә күрсәтергә тиеш. Салымны кайтарганда башта — социаль, аннан соң милек вычеты алына. Чөнки социаль вычет елныкы елга алынып бара, киләсе елга күчми. Ә милек вычеты елдан елга күчә. Анысын кайтарып бетерү өчен быелгы салымы җитмәсә, киләсе елларда алып бетерә ала.
Лилия ЙОСЫПОВА.