Төрле фермерларны күргән бар. Тик Биектау районының Торнаяз авылына баргач, чынлап та ис китте. Монда бөтенләй кул хезмәте юк: сыер махсус аппарат янына килеп баса, роботлаштырылган җайланма башта аның җиленен юа, аннары сава. Экранда малкайның күпме сөт биргәне күренә. Эш беткәч, саву аппараты җиленнән үзе алына һәм сыер чыгып китә. Чират буенча икенчесе килә. Ул тәүлек буе шулай: ягъни сыерлар төнлә дә килеп җиленнәрен бушатып китә.
“Иң рәхәте — хәзер кул хезмәте юк”
Робот җайланма сыерның күпме ашаганын, күпме сөт биргәнен күрсәтә, кайчан бозаулыйсын, авырулары турында да әйтә. Һәр сыерның муенында махсус чип бар, менә шул бөтен мәгълүматны җиткереп тора.
Ирле-хатынлы Минсинә һәм Ленар Латыйповлар крестьян-фермерлык хуҗалыгы республикада беренче булып сыерларны робот ярдәмендә сава башлады. Зур агрофирмалар бар, ләкин фермер хуҗалыклар юк икән. Латыйповларның бу ниятенә башта күпләр ышанмаган, тик үҗәт ир белән хатын барыбер үз дигәннәренә ирешкән.
— Иң рәхәте — хәзер кул хезмәте юк, — диде җор телле Ленар. — Трактор белән ризыкны сыерларның алларына бушатабыз да робот тарата. Тиресне дә җыймыйбыз, шулай ук автоматка көйләнгән. Бик җайлы. Басып карап кына торабыз, бер эш юк.
Әлбәттә, фермер шаярып сөйләшә: робот барысын эшләсә дә, контрольдә тоталар. Кайбер сыер авырып китә, начар ашый башлый. Мондый чакта аерым тәрбия кирәк. Сыерларның җиленнәре дә бозылырга мөмкин, кыскасы, алар гел фермада.
Ленар һәм Минсинә икесе дә Казан дәүләт ветеринария академиясен тәмамлаган. Бишенче курста укыганда өйләнешеп гаилә корганнар. Юллама белән яшь гаиләне Дөбъязга җибәрәләр. Колхозлар таралгач, Латыйповлар үзләренең пай җирләрен алып, маллар үрчетә башлый. Беренче елны ун баш булса, икенче елны егермегә әйләнә. Ун ел эчендә мөгезле эре терлекнең баш санын 250 гә җиткерәләр.
— Заман алга бара, Ленарның да бер урында гына торасы килмәде, — дип сөйләде Минсинә. — Россиянең төрле шәһәрләренә барып, авыл хуҗалыгы тармагын өйрәнде ул. Әнә шундый укуларның берсендә роботлар турында ишетеп кайтты. Менә шуннан төн йокылар качты инде…
— Роботларны өч ел эзләдек, — дип сүзгә кушылды Ленар. — Германия, Нидерландка барып кайттык. Нәтиҗәдә роботны Нидерландтан кайтарттык. Роботлар белән эшләргә аның бит фермасы, токымлы сыерлары да кирәк. Тәүлегенә 30 литр сөт биргән сыер белән генә булмый. Чит илләрдә тәүлегенә бер сыер 80 литр сөт бирә һәм алар өчен бу норма. Шул максатны күздә тотып, 2019 елда дәүләттән грант алырга документлар җыйдык. Безгә 28 миллион 800 мең сум грант бирәбез, диделәр. Ләкин ул акчаны алганчы, башта 19 миллион үзебездә булырга тиеш иде. Казандагы өйне, бөтен машиналарны саттык, кредитлар алдык. Әнә шулай дәүләт алдында үзебезнең көчле фермер икәнлегебезне расладык.
Ленар Латыйпов хыялын тормышка ашыра: ул акчага авылда зур ферма салалар, 80 баш токымлы сыерлар алып кайталар һәм роботка заказ бирәләр. Өстә фәлән миллион сум бурыч, дәүләткә күпме хисап бирәсе… Ләкин ир белән хатын куркып калмый: Алла боерса, булдырабыз, диләр. Нәтиҗәдә дүрт ел эчендә кредитларын түләп бетереп, аякка басалар.
— Бүген дәүләткә дә, банкка да бурычларыбыз юк, — диде Ленар. — Димәк, без дөрес юлда булганбыз. Максатлар куярга һәм гел алга барырга кирәк.
“Йорт хайваннары белән эшләрмен дигән идем”
Латыйповлар дүрт бала үстергән. Инде кызлары белән улларының үз гаиләләре бар. 45 яшьләрендә дәү әни, дәү әти булганнар. Уллары Гомәр белән киленнәре Диләрә үзләре кебек студент чагында гаилә корган. Әти-әниләре шикелле үк, алар да Казан дәүләт ветеринария институтында белем ала, быел дүртенче курсны тәмамлыйлар. Кулга диплом алгач, авылга кайтырга җыеналар икән.
Яшьләрнең практика чоры, әти-әниләре фермасына эшкә кайтканнар. Мин барганда, алар да шунда иде. Иң кызыгы — Диләрә Казан кызы. Шулай булса да, сыер да сава, бөтен эшне белә.
— Сыер саварга кайчан өйрәндең? — дим Диләрәгә.
— Монда кайткач. Ветеринария институтына кергәндә, йорт хайваннары белән эшләрмен дип уйлаган идем. Гомәр белән очраша башлагач, ул мине үзләренә алып кайтты. Шунда сыерларга гашыйк булдым. Авылны бик яратам. Фермада рәхәтләнеп эшләп йөрибез.
Латыйповларның 320 гектар җире бар. 200 баш мөгезле эре терлеккә җитәрлек иген, печәнне үзләре үстерәләр. Бөтен төр техникалары да бар. Сезон вакытында кешеләр дә яллыйлар, нигездә, аталы-уллы бергәләп кыр эшләрен үзләре башкара икән.
Латыйповларга тәҗрибә уртаклашу өчен бүген Россиянең төрле шәһәрләреннән киләләр. Ә алар хуҗалыклары, роботлаштырылган фермалары турында бик яратып, тәмләп сөйли. Тырышлык, бер-береңне аңлау, кыюлык — фермерлар уңышның серен шунда күрә.
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА.