• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 31.07.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“270 МЕҢ СУМГА 104 МЕҢ ЧӘЧӘК ОРЛЫГЫ САТЫП АЛДЫК”

Балык Бистәсендә чәчәк үстерү остасы Илдар Гаяновны белмәгән кеше юктыр. Тырыш хезмәте белән тирә-юнь төбәкләрдә дә танылган ул. Останың эше белән якыннан танышу өчен, Тәберде Чаллысы авылына юл тоттым. Үз хуҗалыгы белән әлеге авылда яши Илдар Таһир улы.

Мин килгәндә, теплицадагы эшләр белән мәшгуль иде.
— Эшнең кызган чагы хәзер. Иртән теплицага чыгып китәбез, төн уртасында гына өйгә керәбез. Хезмәт куймасаң, тиешле уңышка ирешеп булмый, — ди ул.
Чыннан да, монда “урак өсте” — берәүләр орлык чәчсә, икенчеләр үсенте күчереп утырту белән мәшгуль. Илдарның төп ярдәмчеләре әнисе Гөлсинә белән бертуган апасы Гөлчәчәк икән. Һәр эшне киңәшләшеп башкаралар.
Котлы Бөкәш урта мәктәбен бетергәч, Илдар Казан дәүләт аграр университетының механикалаштыру факультетында укыган. Аны кызыл дипломга тәмамлагач, Казанда бакча үсентеләре, чәчәкләр сатучы шәхси эшмәкәрдә эшләгән. Хезмәт тәҗрибәсен ул әнә шунда туплый. Үз көченә, белеменә ышанган егет, туган авылына кайтып, үз эшен башларга ниятли.
— 2019 елны йорт янәшәсендәге бакчада ике теплица төзедек. Аның мәшәкате шактый күп булды. Җирләрне тигезләгәннән соң, балчыкны махсус лабораториядә тикшерттем. Ул теплица өчен яраксыз дип табылгач, агробалт дигән торф катыш грунт кайтарттык. Аны агрегат аша ваклап, минераль ашламалар кушып чәчтек. Беренче елны 50 мең чәчәк орлыгы сатып алып, тәвәккәлләп эшкә керештек, — ди Илдар.
Чәчәк үсентеләре күзгә күренеп үсә башлагач кына, күңеленә җылы йөгерә егетнең. Интернет аша шушы өлкәгә кагылышлы яңалыклар, технологияләр белән таныша. Төрле оешма-предприятиеләр, учреждениеләр белән элемтәгә чыгып, чәчәкләрне машина белән шуларга илтә. Табыш әллә ни зур булмаса да, эшнең алга китеше сизелә. Икенче елны ул поликарбонаттан янә 8 гә 20 метрлы итеп ике теплица төзи. Һәркайсына икешәр тимер мич урнаштыра.
— Теплицаларга электр чыбыклары сузып, лампочкалар куйдым. Ә мичкә утын ягып җылытабыз. Бертөрле температура булсын өчен, ике сәгать саен билгеле бер күләмдә утын өстим. Үсентеләргә артык эсселек тә, суык та ярамый, — ди ул.
— Чәчәк орлыкларын каян юнәтәсез? Аеруча ниндиләргә өстенлек бирәсез?
— Мәскәү аша Голландия һәм Америкадан кайтартабыз. Быел 270 мең сумга 104 мең чәчәк орлыгы сатып алдык. Моннан тыш минераль ашламалар, туфрак һәм башка кирәк-ярак та алына. Мәктәп, балалар бакчалары, оешмалар бигрәк тә петуния, миләүшә, бәрхет чәчәкләрен яратып алалар. Алардан тыш сальвия, циния, виола, алиссум, калибрахоа, эустома да бар. Кайбер чәчәк орлыкларын, мәсәлән, эустоманы декабрь башында ук чәчтек. Ул озак үсә. Шулай ук петуниянең вегетатив юл белән үсә торганын заказ биреп кайтарттык, — дип сүзгә кушылды Гөлсинә ханым. — Һәр төр чәчәккә аерым ашлама таләп ителә. Анысын Илдар махсус үлчәүдә үлчәп туфракка куша. Чәчәк үстерү — бик мәшәкатьле хезмәт. Бүген биш теплицада эшлибез. Берсендә орлыкларны агач тартмадагы балчыкларга чәчсәк, аннары алар 2 см булып тишелеп чыккач, ул үсентеләрне башка теплицаларга күчерәбез. Петунияләрне махсус асылмалы зур чүлмәкләргә (кашпо) элеп куябыз. Узган ел шундый 300 чүлмәк алган булсак, быел 1 меңне әзерләдек. Эшкә кайчагында үзебез өлгермибез, күршеләрне дә булышырга чакырабыз. Тишелеп чыккач, үсентеләргә һәрдаим чамасын белеп су сибү дә кирәк. Җәй көннәрендә бик кызу була, теплицаларның ишек-тәрәзәләрен ачып җилләтәбез. Чәчәкләр — бик нәзберек, таләпчән. Һәрнәрсәнең чамасын белеп кулланырга кирәк, — ди ул.
Гаяновлар чәчәкләрне апрельдә сата башлый. Хәзерге вакытта петунияләрнең күбесе чәчәктә инде.
— Табыш аласызмы? — дигән сорауга, елмаеп кына куйды Гаяновлар.
— Әле кулга иркенләп тотарлык табыш алганыбыз юк. Ни өчен дигәндә, бөтен акча төзелеш эшләренә китеп бара. Ә материаллар елдан-ел кыйммәтләнә. Шулай ук орлык бәясе дә шактый арткан. Узган ел петунияне 30-35 сумнан саттык, быел да шул бәяне калдырырга уйлыйбыз, — ди алар.
Фәрвәз КАЮМОВА.

Хәбәрләр

1 сентябрьдән барлык мәктәп чатларын МАХ илкүләм мессенджерына күчерә башлыйлар.

Шагыйрь Равил Фәйзуллин йөзүләре 4 августта Апаста була.

1 сентябрьдән йөкле студентларга төбәктәге яшәү минимумы кадәр пособие бирелә башлый.

2 августта Казансу өстендә “Мин күкне сайлыйм” авиация бәйрәме узачак.

1 октябрьдән хәрби һәм көч органнары пенсионерларның пенсияләрен 7,6 %ка арттыралар.

Россиядә яңа MAX мессенджеры эшли башлады, кайбер депутатлар Ватсапны тыярга чакырды.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
УКЫЛМАГАН НАМАЗЛАР ӨЧЕН НИЧЕК ТӘҮБӘ ИТӘРГӘ?
иман нуры

УКЫЛМАГАН НАМАЗЛАР ӨЧЕН НИЧЕК ТӘҮБӘ ИТӘРГӘ?

by irekmanager irekmanager
21 ноября, 2023
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru