Язның икенче ае бара, инде апрель уртасын уздык. Көннәр җылытты. Авыл халкы кош-корт алу хәстәрен күрә башлады. Кошчылык фабрикаларында бу арада эш аеруча кызу. Базар, урамнарда да чеби сатучылар ешрак күренә. Соңгы айларда йомырка бәясе бермә-бер арткан иде, кем әйтмешли, алтын тауарга әйләнеп куйды. Билгеле, бу хәлләр кош-корт хакы үсүгә дә тәэсир итми калмаган.
Ульян өлкәсе Цильна эшчеләр бистәсендә яшәүче Рәмзия һәм Илдус Хәйретдиновлар күпләп йомырка сатып алып, кош-кортны өйдә чыгара. Нигездә, бройлер чебие һәм каз бәбкәләре үстерү белән шөгыльләнәләр. Инкубаторлары туктаусыз эшли: чебиләр чыга бара, алар урынына икенче партия йомыркалар кайта тора. Тырыш гаилә ел әйләнәсе үзләре җитештергән кош итеннән өзелми, туганнарына да җитә. Сатарга да күп әзерлиләр.
— Элегрәк берәр көнлек 50 шәр чеби, 100 әр каз сатып алып үстерә идек. Кайчак аның берничәсе үлә. Белгән сатучылардан алуың, партиясеннән уңуың да кирәк бит әле, — дип сөйли Рәмзия апа. — Кош-корт белән мавыгуыбызны күреп, бертуган абыем Рәфис кечерәк кенә инкубатор кайтарды. “Матрица Вегас” дигән инкубатор бик уңайлы булды, дымлылык һәм температурасын көйләп куясың да эше бетә. Дөрес, көн дә күз-колак булып тору кирәк. Берәр хәл чыгып, утны гына өзә күрмәсеннәр. Ун көн чамасы эшләгәч, ачып, 10-15 минут җилләтеп алам. Чебиләрне инкубаторда ел әйләнәсе чыгартырга уйлыйбыз. Асрарга урын җитә, азык запасы бар. Узган атнада бер партия чыкты, шушы көннәрдә тагын 80 чеби чыгарга тиеш. Алар урынына тезәргә тагын йомыркага заказ бирдек. Фермерлардан кош-кортның үсә төшкәнен дә алырга була. Әмма миңа алай кыенрак. Үзеңдә чыгартканда, беренче көненнән үк үзеңчә тәрбиялисең, бертөрлерәк азык ашатасың. Үскәнен алганда, баштагы мәлдә яңа азыкка ияләштерү җайсызрак.
— Йомырка бәяләре ничек йөри?
— Былтыр каз йомыркасын 170 сумнан алдык. Быел ул хәтле артмаган — 180 сум. Күпләп алгач, безгә 175 сумнан бирделәр. Ә бройлерларныкы арткан. Былтыр бер йомырка 40 сум иде. Быел 66 сумнан алдык. Әле мартта гына 55 сум дип сөйләшкән идек. Аннары кыйбатланып килде. Заказ биргәч, баш тартмадык инде. Бройлер чебиләренең бер партиясен апрель башында чыгартып, парникта үстерә башладык. Анда җылы, ут куябыз.
— Ниндиләрен үстерәсез?
— Сүз уңаеннан, быел бройлер сатучылар ул хәтле күп түгел, дефицитрак тауарга әйләнгән. Әлеге дә баягы, йомырка кытлыгы белән бәйледер. Былтыр һәм өченче ел бройлерларның “Кобб 500 Словакия” дигәнен алдык. Быел андыйлары юк. Беренче партиягә Төркиядән кайтарылган йомыркаларны алырга туры килде. Икенче партиягә “Кобб 500 Венгрия” дигәнен кайтарттык. Кайсы сорты яхшырак, ничек үсәрләр, итләре нинди булыр — алга таба чагыштырырбыз инде. Болай карап торышка чебиләре бик матур, тиз үсә. Ә казларның “Линда” токымлысы ошый.
— Нәрсәләр ашатасыз?
— Коры азык кына бирәбез. Чебиләргә беренче өч атнада “Стартерный” дигән әзер биоазык ашатабыз. Якында гына Борындык станциясендә элеватор эшли, шуннан алып кайтабыз. Былтыр бераз “Пурина” фирмасыныкын да алып ашаттык. Алларында һәрчак чиста су тора. Чебиләргә дә, каз бәбкәләренә дә ниндидер дару, витаминнар биргәнебез юк. Беренче биш көнне баллы су (1 литр суга 1 чәй кашыгы бал салып болгатып) эчерәбез. Бал витаминнарга бай.
— Инкубаторларыгыз зурмы?
— Ике инкубатор бар. Кечерәгенә — 80 тавык, 33 каз йомыркасы сыя. Быел зур инкубатор алдык. Анысы — 520 тавык, 200 каз йомыркасы өчен эшләнгән. Бераз арттырып, 220 каз йомыркасы тездек.
— Чебиләр сатасызмы?
— Чеби сораучылар күп. Сатарга артыр да иде. Чөнки, алда әйткәнчә, партия-партия чыгарып кына торабыз. Әмма чебиләтә, бәбкәләтә сатмыйбыз. Үстереп, өмә җыеп эшкәртеп, түшкәләтә урнаштырабыз. Ел әйләнәсе кош-корт итен үзебез ашыйбыз, туганнарга бирәбез. Тулысынча эшкәртәбез, бигрәк тә казның эч-башы белән рәхәтләнәбез. Казны ыслап, каклап, тозлап та сатабыз. Клиентларыбыз җитәрлек. Суюга, бер атна эчендә алып бетерәләр. Мамыгын да урнаштырабыз: былтыр 1 килосын 1300 сумга җыйдылар. Бер җире дә әрәм китми. Шуңа асрау мәшәкатьле булса да, файдасы юк түгел. Иң мөһиме — беренче көненнән үк үзең карап үстергәч, нинди ит ашаганыңны беләсең, — ди Рәмзия апа.
Лилия ЙОСЫПОВА.
“50 чеби алсаң — субсидия”
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2016 елдан башлап шәхси ярдәмче хуҗалыкларга, яшь кош-корт (күркә, каз, үрдәк бәбкәләре, бройлер чебиләре) сатып алуга чыгымнарны киметү өчен, субсидияләр бирә. Ул кош-корт итен җитештерү һәм сату күләмен арттыру максатында эшләнелә. Субсидия 1 апрельдән 1 июльгә кадәр чорда алынган кош-кортларга кайтарыла: бер күркә һәм казга — 200 әр, үрдәк — 120, бройлер чебиенә 100 сум түләү каралган. Күләме сатып алынган яшь кош-корт хакының 50 %ыннан артмаска тиеш, транспорт чыгымы чутланмый.
— Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга кош-корт өчен бирелә торган субсидиянең шартлары быел да үзгәрмәде. Май уртасында сайлап алу туры игълан ителәчәк, — дип белдерде безгә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат үзәге.
Шәхси хуҗалыкларга кош-корт өчен субсидия алу буенча куелган шартлар:
Кош-кортны Татарстанда теркәлгән, шуны үрчетү белән шөгыльләнә торган кошчылык хуҗалыкларыннан сатып алырга.
Сатып алына торган кош-кортның яше бер айдан зуррак булмаска тиеш.
Шәхси хуҗалыкта бройлер чебиләре һәм үрдәк бәбкәләрен, сатып алу шартнамәсе һәм түләү документлары нигезендә, сатып алынган көннән — 2 ай, каз һәм күркәләрне 4 ай тотарга.
Бер хуҗалыкка 50 дән алып 100 башка кадәр яшь кош-корт сатып алырга.