Берничә ел элек авылларда чүп җыю буенча җаваплы махсус оешмалар билгеләнде. Чүплек базлары бетерелде. Чүп-чарны тегендә-монда ташлап, территория пычранып ятмасын өчен, бу система җайлы кебек иде. Атна саен йөк машинасы капка алдына чыгарып куелган чүп капчыкларын җыеп китә башлады. Тик республиканың кайбер авылларыннан бу мәсьәлә буенча һаман зар сүзләре ишетелеп тора. Кайчак техника ай буе килми: әле юл начар, әле машина ватылган… Чүп капчыгы капка төбеннән кире “өйгә керә”. Хезмәте күрсәтелмәгән очракта да, акчаны вакытында һәм тиененә хәтле түләтәләр.
“Бер чыгарабыз, бер кертәбез…”
Лениногорск районының Югары Чыршылы авылыннан да чүп мәсьәләсе буенча хат алдык.
— Югары Чыршылыдан каты көнкүреш калдыкларын “Гринта” ҖЧҖ төбәк операторы җыя. Әмма соңгы елда үзәккә үттеләр. Бездән һәр сишәмбе җыярга тиешләр. Нәкъ шул көнне йә машиналары ватыла, кышын юл юк, — диелә анда. — Чүп тулы капчыкларны бер чыгарабыз, бер кертәбез. Урамда калдырсаң, этләр, кошлар туздыра. Машинаның килешү буенча атна саен килгәнен оныттык инде. Ә хакын сыдырып алалар, җәйге чорда (дача буларак) гына яшәүчеләрдән дә. Чүпкә кыргый хайваннар, күселәр дә килә. Авылга ике тапкыр котырган төлке килде. Хуҗалыкта төлке белән сугышкан этләрне аттылар. Килешү буенча башкарырга тиешле эшләрен үтәмәгән компанияләрне ник туктатмыйлар икән? Айга дүрт тапкыр җыясы урынга, ике генә киләләр. Эшләмичә акча алгач, законсыз эш итү була түгелме соң бу?
Югары Чыршылыдан чүпне “Гринта” җәмгыятенә караган “Мехуборка” компаниясе җыя. Алар гаепне таный, әмма өлешчә.
— Андый хәлләр булгалады: кышын буран, язын пычрак, башка вакытта әле машина ватыла, әле тагын ниндидер сәбәп килеп чыга, — дип белдерде “Мехуборка” оешмасы диспетчеры. — Чүп җыю машинасы, график буенча, атнага бер килә. Бу — вакытлыча гына килеп чыккан кыенлыклар. Эш системага салыначак.
— Андый проблема бер көн генә булды. Авылларына барып җиткәнче, машина ватылды. Аны шул көнне үк төзекләндерделәр. Һәм чүпне дә шул көнне кич белән үк барып алырга тырыштылар, — дип өстәделәр Лениногорскиның “Координата-ТКО” ҖЧҖ компаниясеннән. — Ә кышын, бураннар сәбәпле, кыенлыклар килеп чыкты. Ул чакта безгә компания тарафыннан, бик буранлы көннәрдә авылларга кермәскә, дигән боерык булды. Болай атнага бер, көн дәвамында алып китәләр. Йөк машинасы чүпне Әлмәткә хәтле илтеп бушата бит әле, ул ягы да вакытны ала. “Гринта” безне контрольдә тота, барысын да беләләр.
Югары Чыршылы авыл җирлегеннән дә хәлләрне сораштык. Алар да шул ук сүзләрне җиткерде.
— Югары Чыршылыда юллар яхшы. Мондый проблема бер-ике генә булгандыр. Көчле бураннарда да юлларны җитешә алган хәтле чистартырга, тоткарлыклар ясамаска тырыштык, — ди җирлек башлыгы Илсур Камалетдинов. — Ә менә Югары Чыршылы авыл җирлегенә караган Түбән Чыршылыда андый очраклар күзәтелде. Анда тау астында урнашкан урамнар бар. Бозлавык, пычрак чакта йөк машинасы менә алмыйча батып яткан чаклар булды. Шуңа анда җибәрми тордык.
“Сәбәпсез килми калмыйлар”
“Гринта” төбәк операторы белдергәнчә, чүп җыю буенча Татарстанда бердәм тариф куелган: шәхси йортларда яшәүчеләр бер кеше өчен — 112 сум 74 тиен, ә күпкатлы фатирларда торучылар 103 сум 90 тиен түли. Күп гаиләләрдә берничәшәр кеше яшәгәнен дә исәпкә алсак, әлбәттә, сумма шактый җыела. Әле түләп торган өстенә, чүбен дә алып китмәсәләр, билгеле, күңелле түгел. Кайчан гына бу хезмәт кеше башына бер айга 78 сум тора иде. Күрсәтелгән хезмәтнең сыйфаты әллә ни яхшырмаса да, бәясе котырып үсә.
— Чүп җыю машинасы авылга килми кала икән, димәк, моның өчен ниндидер сәбәп булган. Алар болай гына килми калмый. Килешү буенча, Югары Чыршылыдан чүпне һәр атна саен сишәмбе алып китәргә тиешләр, — дип белдерде “Гринта”ның матбугат үзәге.
Әле чүп җыюның да үз кагыйдәләре. Ни тутырсаң, шуны алып китмиләр.
— Чүп җыючылар торак урынында (өй, фатир, бүлмә) кулланылып җыелган каты көнкүреш калдыкларын гына ала. Агач ботаклары, бәрәңге сабагы, яфрак, тәгәрмәчләр, җиһаз, төзелеш калдыклары һәм башка шуның ишеләр әлеге категориягә керми. Андый чүпләр аерым җыелырга тиеш, — дип белдерә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат хезмәте. Анысы — үзе бер зур проблема. Авыл саен контейнер куелмаган. Кем ничек булдыра, чүпне шулай урнаштыруын дәвам итә.
Ә сездә чүпне вакытында җыялармы?
Сезнең якларда чүп җыю эше ничек көйләнгән? Вакытында киләләрме? Әллә хезмәте күрсәтелмичә, сез дә бушка акча түләп ятасызмы?
Рузәл МИНҺАҖЕВ, Мөслим районы Метрәй авылы:
— Чүпне бездә әйбәт җыялар. Вакытында киләләр. Урамга чыгарып куймасаң, өеңә кереп, пакетларга тутырып алып китәләр (көлә).
Гөлфия ГАЛИЕВА, Теләче районы Төрек-Тәмте авылы:
— Чүп җыючылар кибет янына килә. Халык шунда чыгарып куя. Без елганың икенче ягында торабыз. Тауга менә торган юл тар. Кайчак “Ашыгыч ярдәм” дә, җиңел машиналар да менә алмый. Машина белән кая барсак, чүпне үзебез белән алып, шунда берәр контейнерда калдырып китәбез. Җыючыларның эшенә зарланмыйбыз. Юл шундый булгач, алар нишли алсын? Чүп контейнерлары кую турында сүз чыккан иде. Авыл халкы да, шул исәптән без дә риза булмадык. Эт, каргалар җыелып ятканчы, атна саен алып китсеннәр.
Миләүшә ВӘЛИЕВА, Арча районы Күпербаш авылы:
— Авылда 100 дән артык хуҗалык, 400 дән артык кеше исәпләнә. Чүпне көнаралаш җыялар. Контейнерлар кечкенә, аларны ике урынга гына куялар: бер якта — өч, бер якта хәзерге вакытта берәү генә тора. Урналар тулгач, халык чүпне янына ташлап китә. Бер яктан, шунда хәтле өстерәп килгәч, кире алып кайтып та булмый. Шунысы кыен: яз җиткәч, бюджет хезмәткәрләрен юл буйларын чистартырга чыгаралар. Контейнер кырыйларын чистарту безгә бер дә рәхәт түгел. Шуны тәртипкә салсак, канәгать булыр идек.
Айсылу ГАБДРАХМАНОВА, Тукай районы Сәет авылы:
— Безгә дә “Гринта” хезмәт күрсәтә. Алай зарланырлык очраклар булганы юк. Авылга якшәмбе иртәнге сәгать 6 да килеп җитәләр. Яңгырмы, кармы — бернигә карамыйлар. Эшләп кенә торсыннар.
Зөлфия САФИНА, Башкортстанның Чакмагыш районы Калмашбаш авылы:
— Бездә чүп җыю буенча “Экология Т” ҖЧҖ хезмәт күрсәтә. Кеше башына айга 103 сум 49 тиен түлибез. Шунысы бар: авылда кайбер өйләр буш, әмма берәрсе пропискада булса, акча түләтәләр. Кеше яшәмәгәч, чүп тә юк бит югыйсә.
Рәсим ШӘРИПОВ, Казан, Нагорный бистәсе:
— Элек чүп контейнерлары тора иде. Аларны былтыр алып бетерделәр. Хәзер кеше чүп-чарын шәһәргә ташыймы икән… Җыймыйлар. Узган ел ара-тирә чүп җыю машинасы күренә иде. Хәзер килүче дә юк. Бистәдә үзләре генә торучы олылар, машинасы булмаучылар кая илтәдер, белмим. Түләтүен бер дә тоткарламыйлар.
Рамил ЗӘЙНИЕВ, Сарман районы Чураш авылы:
— Атна саен чәршәмбе алып китәләр. Проблема булганы юк. Күршеләр белән бергә чыгарып куябыз. Кайсыбыз буш, шул төяп җибәрә. Кеше булмаса, җыючылар алып китә.
Резеда ВАГЫЙЗОВА, Актаныш районы Теләкәй авылы:
— Мондый зарлар безнең авылга кагылмый, гел вакытында җыялар.
Лилия ЙОСЫПОВА.