• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 31.07.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“ҖӘЕН СӨТТӘН МАЙ ЯСАП САТАБЫЗ”

Югары Ослан районы Татар Мәмәтхуҗасы авылында яшәүче Әлфия һәм Роберт Сибгатовлар гаиләсе 2012 елда 24 башка исәпләнгән терлекчелек фермасы төзи. Бүген аларның хуҗалыгында бозаулар белән бергә 70 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Савым сыерларының 25 тән кимегәне юк икән.
Сибгатовларның үзләренең пай җире бар. Ел да шунда печән үстерәләр, малларына ашатырга җитә. Икмәкне ел да сатып алалар икән.

— “Голштин” токымлы сөт бирә торган таналарны КФХны ачканда Әтнәнең бер алдынгы совхозыннан алып кайттык, — дип сүз башлады 48 яшьлек Роберт абый. — Быел сыерлар бозаулап бетте диярлек. Берничә башның тиздән вакыты җитеп килә. Тиздән малкайлар көтүгә чыгачак. 1-2 ел көтүче таба алмаган идек. “Электр көтүче” шундый җайлы әйбер икән. Савар вакытлары җиткәч, сыерлар фермага үзләре кайта. Крестьян-фермер хуҗалыгында үзебезнең гаиләдән кала, бер савымчы һәм бухгалтерны эшле иттем. Ферманы төзегән вакытта район 1 миллион сум, шуның кадәр сумманы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бирде. Соңгысыннан алган акчаны нәселле таналар өчен тоттык.
— Сөттән нинди ризыклар әзерлисез? Аларны кайда сатасыз?
— Күпчелек каймак, эремчек ясыйбыз. Атнага бер тапкыр бөтен сый-нигъмәтләрне алып, Казанга ярминкәгә киләбез. Үзебезнең даими сатып алучыларыбыз бар. Югары Ослан халкын да сөт ризыклары белән тәэмин итәбез. Әле бер генә кешенең дә зарланганы юк, киресенчә, тәмле дип күңелне үстерәләр.
— Җәй көне, гадәттә, сыерлар үлән ашый башлагач, сөтләре дә арта төшә. Бу чорда сөтне эшкәртеп бетерү авырлашмыймы?
— Сөтне күпләп җыючыларга тапшыру безгә отышсыз. Шуңа күрә дә җәен май ясап сатабыз. Сөттән тыш, ит тә алып киләбез.
— Роберт абый, шәһәрдә яшәү турында уйлаганыгыз булмадымы? Югыйсә анда да сезгә эш бетмәгәндер инде?
— Мин — шушы авыл егете. Белгечлегем буенча трактор йөртүче. Дөресен әйткәндә, Казанда бер ел чамасы тордым. Ләкин шәһәрдә яшәү минеке түгел. Шуңа да Татар Мәмәтхуҗасына кайтып киткәнемне сизмичә дә калдым.
— Гаиләгез белән дә таныштырып китсәгез иде.
— Хатыным Әлфия Чувашстанның данлыклы Шыгырдан авылыннан, белгечлеге буенча пешекче. Өйләнешкәнебезгә 25 ел булды. Ике бала үстерәбез. Олы кызыбыз Ландыш Казанда уку йортын тәмамлады, Ләйлә IX сыйныфта белем ала. Кызларыбыз — төп терәгебез. Ярминкәләрдә Ландыш сәүдә итә. Ферманы ачкан вакытта хатынымны “ЗИЛ-131” машинасын йөртергә өйрәттем. Хәзер дә ул техникага утырырга куркып тормый. Әлфия — ит чабу буенча да белгеч. Кыскасы, нинди генә эшкә тотынсак та, без гел бергә, — ди Роберт абый.
Роберт абыйның Татар Мәмәтхуҗасы авылында 54 кеше генә калганга йөрәге яна. Шуның 70 %ы өлкәннәр икән. Ләкин киләчәктә авылга яшьләр кайтыр дигән өмете бар. Эшлим дигән кешегә ярдәме дә табылып тора. Бу яктан Сибгатовлар — үз мисалында ачык үрнәк. Тырышып тапкан малларының рәхәтен күреп, сөенеп яшәргә насыйп булсын аларга!
Арыслан ГӘРӘЕВ.

Хәбәрләр

1 сентябрьдән барлык мәктәп чатларын МАХ илкүләм мессенджерына күчерә башлыйлар.

Шагыйрь Равил Фәйзуллин йөзүләре 4 августта Апаста була.

1 сентябрьдән йөкле студентларга төбәктәге яшәү минимумы кадәр пособие бирелә башлый.

2 августта Казансу өстендә “Мин күкне сайлыйм” авиация бәйрәме узачак.

1 октябрьдән хәрби һәм көч органнары пенсионерларның пенсияләрен 7,6 %ка арттыралар.

Россиядә яңа MAX мессенджеры эшли башлады, кайбер депутатлар Ватсапны тыярга чакырды.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
УКЫЛМАГАН НАМАЗЛАР ӨЧЕН НИЧЕК ТӘҮБӘ ИТӘРГӘ?
иман нуры

УКЫЛМАГАН НАМАЗЛАР ӨЧЕН НИЧЕК ТӘҮБӘ ИТӘРГӘ?

by irekmanager irekmanager
21 ноября, 2023
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru