Сезнең якта көтү чыктымы? Көтүче ялладыгызмы, чират белән көтәсезме, әллә электр-көтүче куйдыгызмы? Бәяләр ничек? Көтүлек урыннары бармы?
Рафаэль БӘШИРОВ, Чүпрәле районы Иске Шәйморза авылы, ветеринария белгече:
— Сыерларны көтүгә, һичшиксез, чыгарырга. Аларга хәрәкәт кирәк. Абзарда бикләнеп яткан сыер, беренчедән, аяксыз кала. Икенчедән, яз, май ае — витаминга иң бай чор. Яшел, сусыл чирәм белән сыер организмына күптөрле файдалы матдәләр керә. Аннары елгадан теләгән хәтле су эчә алар. Яшел чирәм белән тукланып, витаминга баегач, сыерларның “теләге” дә арта төшә. Кысыр сыер асрау файдалы түгел. Мал-туар көтүгә киткәч, бераз абзарлар бушап тора, ял итә. Дезинфекция ясап алырга кирәк.
Кыш буе коры печән, салам ашаган сыер сөтенең майлылыгы азрак була. Көтүгә йөри башлагач, ул күзгә күренеп арта. Бу, үз чиратында, сөт күләменә дә, аның бәясенә дә яхшы тәэсир итә.
Илнар КӘЛИМУЛЛИН, Кама Тамагы районы Балчыклы авылы:
— Авылыбыз зур түгел — 50 ләп кенә хуҗалык. Әмма эре мал тотучылар күп, фермерлар да бар. Өч-дүртәр, кайбер гаиләләр хәтта унар сыер асрый. Фермерларныкы белән бергә, барлыгы 300 баш сыер бар. Халык, нигездә, сөт сатып акча эшли, шуның белән көн күрә. Үземнең күрше авылда крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Бозаулар, үгезләр тотам. Көтү чыкты. Көтүлек урыннары җитәрлек, бу яктан проблема булганы юк. Электр-көтүче куйсак та, аны карап торырга бер көтүче тотам. Безнең якларда бер көнгә көтүче бәясе чама белән 1,5-2 мең сум.
Зөлфия ЛАТЫЙПОВА, Башкортстанның Чакмагыш районы Калмашбаш авылы:
— Бездә көтү чыкты. Электр-көтүче көтә. Таналар белән бергә, 30 баш терлек җыела. Үзем сыерны көтүгә куганым юк. Яшел чирәм яныбызда да җитәрлек. Шунда арканлап куям. Быел сыерларны киметтем: өч баштан бергә генә калдырдым. Чөнки сөт хакы түбән. Сыер асрауның файдасын күрмибез. Кышын литры
20 сум иде. Әле бәясен тагын төшерә башладылар. Алар урынына үгез, бозаулар сатып алдык. Шуларны үстереп урнаштырачакбыз.
Лениногорск районы Кирлегәч авылыннан болай диделәр:
— Бездә көтү 28 апрельдә чыкты. Көтүлек урыннары бар, Аллага шөкер. Чама белән 50-55 сыер йөри. Чират белән көтәбез. Бер сыер өчен — бер көн. Былтыр көтүче яллап чыгару 2 мең сум тора иде.
Энҗе ГАЛИӘХМӘТОВА, Балтач районы Кенәбаш авылы:
— Авылыбызда 90 лап хуҗалык санала. Мал асраучылар җитәрлек. Кайбер гаиләләр биш-алты, җиде-сигезәр сыер тота. Бездә бер генә баш. Көтү чыкмады. Иртәрәк бит. Бу мәсьәлә буенча җыелыш булмады әле. Электр-көтүче куелган. Ләкин барыбер ике кеше чират белән чыга. Көтүче ялласаң, 1 мең сум, дип беләм. Көтүгә 60 лап сыер җыела.
Лилия ГАРИФУЛЛИНА, Чистай районы Гаделша авылы:
— Үзем күптән сыер асрамыйм. Бездә көтү сезоны башланмады әле. Башка елларда, гадәттә, 9-10 майлардан соң чыга иде. Чиратлап көтәләр. Электр-көтүче куелган. Бездә сыер күп асрыйлар. Элек 500 ләп баш җыела иде. Хәзер 300 тирәсе. Авыл халкы сөт тапшырып, бераз акча эшләп, шуның белән көн күрә.
Азат КИЛЬМАКОВ, Кукмара районы Каенсар авылы:
— Авылда сыер тотучылар бар, әмма күп түгел. Бездә көтү күптәннән чыкмый инде.
Азнакай районы Урманай авылыннан берәү:
— Көтү чыкты. Узган ел электр-көтүче куйганнар иде. Быел рәте юк әле. Ел саен чыбыгын алыштырырга кирәк, ахры. Халык үзе барып саклый. Беренче көннәрдә көтәргә әллә ничә кеше җыела. Чөнки кыш буе бикләнеп яткан, кайберләре әле беренче тапкыр гына чыккан яшь малларны иреккә чыгаргач, тыюы, тыңлатуы кыенрак. Аннары ияләшә алар. Гомер буе чират белән көттеләр, көтүче яллау булмады бездә. Урманай авыл җирлегенә караган 1 Май авылында көтүче яллыйлар.
Марат САБИРҖАНОВ, Әтнә районы Яңа Шашы авыл җирлеге башлыгы:
— Бездә көтү чыкмады әле. Кайбер урыннарда кар да эреп бетмәгән. Чирәм дә чыкмады, дияргә була. Кайберләрендә электр-көтүче көтә. Кечерәк авылларда сыерларны арканлап кына куялар. Көтүче көткәне юк. Сыер тотучылар кими. Халык олыгая, күпләр лаеклы ялда. Яшьләр калмый. Авылда хәлләр шулайрак…
Дамир ӘГЪЛИУЛЛИН, Арча районы Наласа авылы:
— Бездә көтү чыкмады әле. Электр-көтүче бар. Һәр кеше үз чиратында үзе көтә. Бер сыерга — бер көн. Авыл икегә бүленә: югары һәм түбән оч. Былтыр түбән очта — 40 тан артык, югары очта көтүгә 35 ләп мал йөрде.
Галина САМАРИНА, Әлки районы Борискино авыл җирлеге башлыгы:
— Җирлеккә дүрт авыл керә: Борискино, Иске Әнҗерә, Яңа Әнҗерә һәм Садиково. Көтү барысында да 1 майда чыкты. Көтүлек урыннар бар. Дүрт авылда да электр-көтүче көтә. Чиратлап саклыйлар. Безнең җирлектә соңгы елларда сыерлар саны арта башлады.
Лилия ЙОСЫПОВА.