Махсус хәрби операция игълан ителгәннән соң, хәрби хәрәкәтләр алып барган ир-егетләребезгә илнең төрле почмагыннан гуманитар ярдәм җыеп илтү башланды. Татарстан бу яктан зур активлык күрсәтә. Беркем кушмыйча, үзләре теләк белдереп, беренче көннән әлеге эшкә керешеп, халыкны да шуңа тарткан волонтерларыбыз аз түгел. Алар ике арада йөреп, кирәк-ярак белән тәэмин итү өстенә, хәрби хәрәкәттәгеләр һәм аларның якыннары арасында “почта” хезмәтен дә үти. Күңелне беразга булса да юатырлык хатлар, әни яки сөйгәннәре әзерләгән тәм-том, туган як җылысы, сагынычлы сәламнәрне дә гуманитар ярдәм җыю белән шөгыльләнүчеләр алып килә.
“Йөрәккә кыен булганга тотындык”
Гуманитар ярдәм дигәндә, Мөслим районының Метрәй авылы егете, автор-башкаручы Фирдүс Тямаев төркемендә эшләүче Рүзәл Минһаҗев турында язмый мөмкин түгел. Егетләргә нәрсә кирәген белешеп, шул хакта игъланнар биреп, халык белән бергә тиз арада туплап илтергә тырыша. Бу шалтыратуыбызда да Рүзәл шуннан кайткан гына иде.
— Анда 18 нче тапкыр булдык. 34 ноктага барырга планлаштырган идек. Аллага шөкер, йөреп чыктык, — ди Рүзәл. — Иң кыены — егетләрне шунда калдырып кайту. Анда язмышлар хәл ителә… Саубуллашканда күзгә яшь килә, тамакка төер утыра. Кайтканда, күңелдә сагышлы шигырьләр туа.
— Бу эш ничек башланды, Рүзәл?
— Фирдүс Тямаев төркемендәге өч егет белән киттек тә, якыннан күреп кайткач, бик кыен булды. Бу хакта дус егетләргә сөйләдем. Әкренләп әйбер җыя башладык. Башта кечкенә автобус белән алып бара идек. Аннары исемле тартмалар илтә башладык. Анда егетләр белән аралашкач, нәрсә кирәген аңлыйм, — ди Рүзәл. — Барысы 28 машина (“Нива”, “УАЗ”, “ВАЗ-2109” һ.б.), су мичкәләре, тәгәрмәчле мунчалар алып килдек. Районда апалар маскировка челтәре үрә. 100 дән артык шуны илттек. Госпитальдә ятучылар өчен кирәк-ярак әзерлиләр. Дрон күрми торган киемнәр тегә башлыйбыз, Алла боерса. Алар кыйммәт, материалын заказ белән кайтартабыз. Мәктәп балалары хәрбиләр өчен “исән калу” браслеты (браслет выживания) ясый. Ул бау да, жгут буларак та кулланыла.
— Су да җитми икән…
— Егетләрнең ашау ягы әйбәтләнеп килә. Элегрәк су сораучылар бик күп булса, бүген тәэмин итү яхшыра төште. Әлбәттә, алгы сызыкта бу яктан күпкә кыен. Тычканнар нык интектерә иде. Бик күп агу илттек, бераз котылдык кебек. Авылдан песиләр алып бардык хәтта. Дроннар, квадрокоптер, квадроцикл, окоп шәмнәре, аеруча медикаментлар гел һәм күп кирәк. Алгы сызыктагы егетләргә әзер медикаментлар илтәбез. Бу юлы өч мотоцикл алып бардык. Бер йодрык булып эшлибез. Бездә халык бердәм. Әйбер җыйганда хәзер авырлыклар юк, аңлыйлар. Кирәк әйберне өч көндә җыябыз. Чын йөрәктән эшлибез. Егетләр күңелендә аз гына шатлык күрә алсак та — безнең өчен зур бәхет шул. Алар янында сөйләшеп, җир астында да, блиндажда да төн уздырабыз. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламый, бөтен җирдә юлны ачып тора. Әле бу юлы да, алгы сызыкта каршылык булган урыннарда татар егетләре очрап, бер командир үз машинасына утыртып, эчкә хәтле алып керде. Татар ул — кайда да татар: чиста, пөхтә, нык. Бу юлы тагын да горурланып кайттым. Дөресен әйткәндә, андагы хәлләрне аңлатып та, сөйләп тә бетерә алмыйм. Бер генә сүз әйтәм: без оҗмахның оҗмахында яшибез, — ди Рүзәл.
“Килүебезне балалар кебек көтеп алалар”
Казанда яшәүче Наил Гыйләҗетдинов гуманитар ярдәм җыюда актив эш алып бара. Бер төркем активистлар “Фронтовые перевозчики” дигән фонд булдырган. Наил транспорт компаниясендә эшли, элек МВД системасында хезмәт куйган.
— Гуманитар ярдәм җыю, волонтерлык эшенә керешүне Ватан алдындагы бурычыбыз дип кабул итәм. Үзем дә махсус хәрби операциягә китәргә теләгән идем, җибәрмәделәр. Анда туганым да, дустым да катнашмый. Әмма бу — ярдәм итмәскә сәбәп түгел. Егетләр, бигрәк тә алгы сызыктагылар өчен күңел әрни. Ничек ярдәм итмисең… — дип сөйли Наил. — Кайчак: “Сезгә күпме түлиләр?” — дип сорап куялар. Безгә беркем түләми, киресенчә, кирәк-яракны үзебез түләп алабыз. Бу уңайдан хәйрия концерты да оештырдык. Әлеге эштә дустым (без Казанныкылар) һәм Югары Ослан районы авыл җирлекләре, андагы волонтерлар белән ярдәмләшеп эшлибез. Ай саен 3-4 әр зур йөк машинасы белән гуманитар ярдәм озатабыз. 2022 елның декабреннән башлап бүгенгә хәтле якынча 70 фура кирәк-ярак илттек, барлыгы 25 тапкыр барганбыздыр. Республика буенча алганда да, халык бик ярдәм итә. Барлыгы 140 лап техника тапшырдык, квадроцикл, мотоцикллар да алып бардык. Төзелеш материаллары, маскировка челтәрләре, җылыткычлар, техникага запас частьлар, носилка, юрган, урын-җир әйберләре, медикаментлар, квадрокоптер, яхшы рация, видеокүзәтү җайланмалары, чыбыклар… — барысы да кирәк. Егетләр нәрсә сорый, шуны җыярга тырышабыз. Ә ашау ягыннан алай бик зарланмыйлар. Полклар күп, бөтен фронт линиясе буенча таратабыз. Күптән түгел рацияләр, дроннарга каршы РЭБларга (радиоэлектронная борьба) заказ бирдек. Гуманитар ярдәм эшенә керешкәч, махсус автобус сатып алдык. Тауарларны илткәндә, автобус белән дуслар да озата бара. Искерәк машиналарны үзебез ремонтлап илтәбез. Чөнки егетләрнең моңа вакыты юк. Тәгәрмәчле мунча ролен үтәгән “ГАЗ-66” машинасын алып бардык. Себерке, минераль су, мичкәләр белән су җибәрәбез. “Коры” душ та булдырдык.
— Егетләрнең хәле ничек соң, Наил?
— Алар зарланмаска тырыша. Безне балалар кебек көтеп алалар, — ди Наил.
— Сезнең фондка ярдәм итәргә теләүчеләр ничек элемтәгә чыга ала?
— “Телеграм” каналда t.me/frontovye_perevozchiki адресы буенча кушыла алалар. Яңалыкларны шунда куябыз. Егетләргә хатлар да җыеп озатабыз. Үзләре дә җавап итеп рәхмәт хаты юллый. Әле ике яңа проект башлап җибәрдек: “Народная накладная” һәм аңа җавап рәвешендә “Солдатское спасибо”. Монда кем нәрсә һәм кайчан җибәргәне, кем кабул иткәне — барысы да теркәлә, “позывной”лары күрсәтелә, солдатларның рәхмәт сүзләре матурлап рамка формасында эшләнә.
“Кеше бөтен нәрсәгә ияләшә икән…”
Алгы сызыкларда хезмәт итүче танышларыбыздан, аларның якыннарыннан да хәлләрен сорашып торабыз.
— Алгы сызыкка озакка киткәндә, юынырга түгел, эчәргә дә су җиткереп булмый. Юыну исән-имин әйләнеп кайткач кына тәти. Үзең белән ашарга да күп алып булмый… — дип сөйләде танышыбыз Ф. — Тычканнар мәсьәләсе дә башта бик кыен иде, землянкада баштан йөрделәр дисәм, һич арттырмам. Шулай да кеше бөтен нәрсәгә ияләшә икән: янында күселәр чабып йөргәнгә дә, тирәсеннән ядрәләр очканга да, чокырдагы суны эчәргә дә (булса яхшы әле ул)… Гуманитар ярдәм китерүче егетләр бик “поддержать” итә. Монда килеп эләккәч, тормышыбыз элекке һәм хәзергегә бүленде, дөньяга караш, фикерләү бөтенләй үзгәрде. Күп дусларны югалттык. Иң кыены шул. Кичә бер йотым суны бүлешеп эчкән кеше бүген инде яныңда булмаска мөмкин. Элек җәннәттә яшәгәнбез. Туган як, өй, гаилә, тыныч тормыш бик сагындыра. Күпләр юктан да зарланырга ярата. Нинди рәхәттә яшәгәннәрен онытмасыннар, кадерен белсеннәр. Монда җирле халыкка да җиңел түгел. Терәк булган егетләргә рәхмәт!
Лилия ЙОСЫПОВА.