Әгерҗе районының Тирсә авылында яшәүче Раушания һәм Илфат Мозаффаровларның күп еллар инде бройлер да, каз, үрдәк бәбкәләре дә сатып алганы юк икән. Чөнки үзләренең тавыклары майдан башлап августка кадәр чеби чыгара.
— Бер елны тавыкларыбыз үлеп бетте. Ул чакта күп түгел иде алар. Йорт кошларына шулкадәр ияләнгәнбез, үзебезгә ямь тапмадык. Шуннан соң апаның кызыннан тавыклар алып кайттык. Күпме чеби чыгарсалар да үстерәбез, дигәнем истә. Менә шуннан китте инде, — дип елмая Раушания ханым.
Алтмыштан артык тавык асрый алар. Гадәти ак, кызыллары, тәпиләре, башлары йонлы бик матурлары да бар. Әтәчләр дә төрле токымнан.
— Ишегалдына чыккан саен шуларны бертын карап торабыз. Куркытам димә үзләрен. Алга да менеп кунаклыйлар. Ишегалдының яме — йорт кошлары. Шуңа күрә аларны суйганым юк, жәллим, — ди Илфат абый.
Мозаффаровлар кыш буе тавыкларга бодайны пешереп, он белән болгатып бирә. Салкыннар җитүгә, аларны җылы абзарга ябалар. Утны да төнгә генә сүндерәләр. Чөнки җылы һәм якты булмаса, тавык йомырка салмый.
— Кыш буе йомыркадан өзелмибез. Күрше-тирәне дә йомырка белән тәэмин итәбез. Кышын көн саен
20 ләп йомырка алсак, хәзер бермә-бер күбрәк, — ди хуҗабикә.
Тиздән чебиләр белән
дә тулыланыр хуҗаларның ишегалды. Чөнки май ахырына таба тавыклар чеби чыгара башлый.
— Берьюлы 8-10 тавык утыра. Аларның һәрберсе
9-12 чеби чыгара. Нәкъ шул вакытта качып утырган бер-ике тавык та сары йомгакларын ияртеп кайтып керә. Моңа ничек сөенмисең инде? — ди Раушания ханым.
Чебиләрне әниләре белән тартмаларга урнаштыралар. Аннан аерым урынга ябалар. Чөнки песиләр һәм тилгәннәр һөҗүм итәргә генә тора.
— Берьюлы йөздән артык чеби үстерергә туры килә. Күңелле мәшәкать җәй буе дәвам итә. Сораучылар булса, чебиләрне әниләре белән бергә биреп тә җибәрәбез, — ди хуҗабикә.
Тавык асрауның отышлы яклары да бар, ди Раушания апа. Ел әйләнәсе йомыркасын, җәен чебиен сатарга була. Йомырка өчен тавык сораучылар да бар, ди.
— Тавык зыян салырга гына тора ул. Бакчага чыга, күршеләргә дә керәләр. Ишегалдын да пычраталар. Әмма түзәргә туры килә, — ди Илфат абый.
Авыл тормышы әнә шундый тиктормас, үзләренә шөгыль табып торучы кешеләре белән кызык та, күңелле дә, мавыктыргыч та ул.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.
Тавык үстерүчеләргә хуҗалардан киңәшләр
Йомырка тавыгы алырга уйлыйсыз икән, иң яхшысы — өч-дүрт айлыклар. Яхшылап тәрбияләсәң, алар бер-ике айдан йомырка белән куандыра башлаячак.
Тавык сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә? Каурыйлары чиста, шома булырга, тиресе пеләшләнмәскә тиеш. Андыйлар йонны да тиз генә коймый, йомырканы да күбрәк сала. Тавыкның каурые пычрак икән, анда эчәк инфекциясе булырга мөмкин.
Кыш көне дә йомырка салсын өчен, тавыкны җылы һәм якты урында тоту мөһим. Тавык иркенлек ярата.
Бинаның коры, кошларның аслыгы чиста булу шарт.
Тавыкларның азыгына витамин һәм минераль кушылмалар катыштыру кирәк.
Әтәчне еш алыштырып тору мөһим: яшьрәк булган саен чеби дә күбрәк чыга.
Тавыкларны озак асраудан файда юк. Аның актив йомырка салу чоры — бер-ике ел. Алар беренче елда 230-260 чамасы йомырка сала.