Казанда гомер итүче Илнар Кәлимуллин — Кама Тамагы районының Балчыклы авылы егете. Күршеләрендәге Олы Бортас авылында фермерлык эше алып бара. Каравылчы, эшчеләр тотса да, үзе дә бик еш кайтып йөри. Авыл белән шәһәр арасына тузан кундырмый. Балчыклыда йорт та салып куйган.
— Безнең авыл бик матур табигать кочагында урнашкан. Таулар, Идел елгасы якын, турыдан барсаң, нибары 10 чакрым, — ди Илнар. — Шәһәр ыгы-зыгысы барыбер арыта, ялыктыра. Киләчәктә, фермерлык хуҗалыгын тагын да зурайтып, бәлки, туган якка кайтырга туры килер.
Илнар Кәлимуллинның крестьян-фермер хуҗалыгы эшләп килгән Олы Бортас элек Балчыклы белән бер колхоз булып саналган. Кечерәк кенә авыл, нибары
30 лап хуҗалык. Шунда йөреп укыганнар. Фермерлыкны Илнар 2021 елда казлардан башлый. Дәүләттән субсидияләр алмый, грантларда катнашмый, барысын да үз көче белән булдыра. “Бәлки, алга таба катнашырга туры килер әле”, — ди.
— Район хакимияте башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов: “Олы Бортаста хуҗалык-парк бушады. Шунда берәр тармакта эш башларга теләгең юкмы?” — дип әйткән иде. Тотынып карарга булдым. “Линда” токымлы 1000 баш каз алдым, — дип сүз башлады Илнар. — Аларны үстерү бик авыр хезмәт икән. Үскәч, башта йонын йолкырга кешеләрне көч-хәл белән таптык. Ярый әле Апастан бер бригада килеп эшләде. Аннан түшкәсен урнаштыру мәшәкате туды… Болай да, ыслап та саттык. Яшермим, табышын күрмәдем. Чыгымлы булды. Сезонда 500 мең сумлык икмәк кенә ашадылар. Әле нәкъ шул елны ашлык бәясе 22 сумга менде. Ә үзем ашлык белән эш иткәндә, киресенчә, 5 сумга хәтле төшкән иде. Күпләп каз үрчетә башлаган елны корылык күзәтелде. Ашлык хакын шул күтәрде. Бәлки, дәвам да иткән булыр идем. Казларны урнаштырып бетерүгә, 2021 елның көзендә сарыклар үрчетергә тотындым. Башта 100 баш алдым. Биектау, Апас районнары хуҗалыкларыннан “Романовская”, “Катумская” һәм “Полукурдючная” токымлы сарыклар кайтарттым. 2022 елдан корбанга үстереп сата башладым. Бүген хуҗалыкта
250 сарык бар. Чама белән 100 башны корбанга урнаштырырга ниятлим. Чалып бирү дә каралган. Заказлар бар, Аллага шөкер. Аннан тыш, 15 баш токымлы үгез, бозаулар да тотам. Маллар өчен өч зур бина, ашлык сакларга амбарым бар.
— Соңгы елларда сарыклар белән шөгыльләнүче фермерлар азайды кебек. Бу тармакта көндәшлек зур түгелдер, Илнар?
— Бездә, мәсәлән, район буенча алганда, ике генә фермер сарык үстерә. Шуңа бу тармакта рәхәтләнеп эшләп була. Киләчәктә сарыкларны 5 мең башка җиткерү ниятем бар. Сарык ите хәзер кыйммәт, чама белән 650 сум тора. Казанда 850-900 сумга сатучылар бар.
— Ә ашлык ягын ничек кайгыртасың?
— Арендага алган пай җирләре бар. Печән үстерәбез. Үзем чаптырам. Сарык үстерүнең дә мәшәкате юк түгел, шулай да казлардан җайлырак. Сарыкның йонын алу мәшәкатьле. Анысын районнан бригада белән килеп башкаралар. Сарык йонын сораучылар күп түгел. Ешрак итек басу белән дан тоткан Кукмара ягы алгалый.
Илнар Казанда да төрле өлкәдә кайный: төзелеш, гомуми туклану, монтаж эшләре, металл прокаты… Тормыш иптәше Гөлшат — Әлки кызы. Ике ул тәрбияләп үстерәләр.
— Каникул вакытында малайларны да авылга алып кайтып эшләтәм, — ди Илнар. — Көтү көтәләр, азык әзерләшәләр. Май бәйрәмнәрендә дә кайтып булыштылар. Сарык йонын алганда да бергә эшләдек. Хезмәт тәрбиясе алып, акчаның ничек, кайдан килгәнен белеп, тәмен татып үссеннәр, дигән максат белән шулай эшлим.
Илнар Кәлимуллинның туган ягына күрсәткән хәйрия эшләрен дә әйтеп узмый мөмкин түгел. Тапкан табышын авылына тота.
— Берничә тармакта алып барган төп эшләрем — Казанда. Ә фермерлыкны, беренче чиратта, эшмәкәрлек, акча эшләү чыганагы буларак түгел, ә хоббием кебегрәк саныйм, — ди Илнар. — Кергән акчаны хәйриячелеккә тотып, туган якка ярдәм иткәч, күңел була.
Лилия ЙОСЫПОВА.