Новосибирск каласында яшәүче Гөлия Ибраһимовага 29 яшь, ул — матур кул эшләнмәләре ясау остасы.
— Гөлия, брошкаларыгыз арасыннан аккошлар аеруча да сокландыра! Әмма сез гел брошка гына иҗат итмисез бит?
— Әлегә мин кечкенә Сөләйманыбыз белән декрет ялында. Шунлыктан вакыт табып, тәҗрибәле осталарның дәресләрен карыйм да яңа эшләнмәләргә алынам. Чәч әйләнмәләре-ободоклар, чулпы, изү, алкалар да ясыйм… Борынгы Мисыр сәнгатенә багышланган муенсаны башкарып чыктым. Чигү сәнгате буенча осталык дәресләре алдым. Милли бизәнгечләр ясарга омтылам. Хәзер бит киемнәренә милли акцент өстәргә теләүчеләр күп. Брошкаларны сирәгрәк алалар, күбесенчә алкалар сатыла. Кул эшләнмәләре, гомумән, арзан тормый, әйтик, алканың бәясе 3 мең сумга якын, ә катлаулы техникадагы “Аккош” брошкасы — 6 мең сум.
— Кул эшләнмәләрен ясаганда нәрсәгә аеруча игътибар ителә?
— Гадәттә, осталар: “Сәйләннәр, ялтыравык пайеткалар, нечкә чылбырлар мөмкин кадәр сыйфатлырак булырга тиеш”, — ди. Әмма, минемчә, эшен яңа гына башлап җибәрүчеләр өчен Чехиядә җитештерелгән уртача бәядәге сәйләннәр, төймәләр дә яхшы. Кыйммәтле япон сәйләнен бөтен кеше дә ала алмый. Кытай сәйләннәренең дә буяулары купмый, кайберсе кыеграк итеп ясалган, тик аларны да үзенчәлекле килеп чыгарлык итеп беркетеп була, барысы да осталык дәрәҗәсеннән тора.
— Гөлия, татар милли бизәнү әйберләрен иҗат итүгә сезне нәрсә этәрде?
— Рус сәнгате әйберләрен ясаучы иҗатчыларны күзәттем, әйтик, аларның кокошниклары бик сыйфатлы, төрле, катлаулы техникада башкарылган. Минем дә үз милли бизәнгечләребезне югары сыйфатлы итеп ясыйсым килде! Төп этәргеч шушы. Интернетта “ВКонтакте”дагы үз сәхифәмне дә алып барам.
— Сез бит әле татар телен өйрәнү курсларына да йөри башлагансыз…
— Новосибирск дәүләт техник университетының физика-техника факультетында укыганда ук якын туганыбыз белән “Ихлас” мәчетенә гарәп теле курсларына йөрдем, дин кануннарына төшенеп, дөрес юнәлештә булуымны аңладым, барлык сорауларыма җавапларны исламда таптым. Намаздамын, тормышка чыккач, хиҗап та киеп йөри башладым. Хәзер 4 яшьлек кызыбыз Җәмиләне татар мәдәни үзәгенә йөртәбез, ул анда шигырьләр сөйләргә, җырларга өйрәнә… Бер дус кызым биредә татар теле курслары ачылачагы хакында әйткәч, шул курста укып, үз ана телемдә сөйләшүемне камилләштерергә ният кылдым. Ирем Зариф — себер татары. Кайчак татарча сөйләшкәндә, бер-беребезне аңламыйбыз. Себер диалекты татарчадан хәйран аерыла. Мин Кемерово өлкәсенең Маринский районы Карамал авылында туып-үстем. Минем диалект — Казан диалекты… Күптән түгел “Тәмле сүз” каналын ачтык, видеотапшырулар төшерәбез, җирле татарлар тормышындагы яңалыклар хакында да бәян итәбез.
— Гөлия, әле генә кул эшенә алынучыларга нинди киңәшләр бирерсез?
— Бер генә киңәшем бар: кайчак сату туктап кала, әмма күңелегезне төшермәгез. Ниятегез яхшы икән, сезгә Аллаһы Тәгаләдән барыбер булышлык киләчәк. Бизәнгечләр бер утыруда ук яхшы килеп чыкмый, ләкин тора-бара, әйтик, унынчы-унбишенчесе инде шактый яхшы ясалачак. Сатып алучылар да аларны ошатачак.
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.