Мамадыш районының Урта Сөн авылында яшәүче Сәвия Галиева, яше сиксәннән узса да, дистәдән артык сарык асрый.
Бу көннәрдә шул якларда командировкада булырга туры килде. Форсаттан файдаланып, Сәвия апага да сугылырга булдым. Капканы ачып керүгә, ишегалдындагы тәртип, чисталык күзгә ташлана. Бәхетебезгә, Сәвия апа өендә икән.
— Иртән сарыкларны бераз көтүдә йөрттем әле. Ял итсеннәр, кичкә тагын алып чыгам. Хәзер яшеллек җитәрлек, тамаклары туя, — дип каршы алды ул безне.
— Сәвия апа, ялгызыңа сарык асрау авырдыр?
— Бер авырлыгы да юк. Алар миңа иптәш. Сәламәтлегем булганда, бетерергә уйлаган юк әле. Дөрес, быел баш саны кимеде, бәрәннәр азрак булды. Кайбер сарыклар берәр бәрән генә китерде. Ике дистәдән артык баш асраган чаклар да булды. Тормыш иптәшем Миннезәкәр биш ел элек вафат булды. Бер-беребезне аңлап, бер-беребезгә терәк булып, 56 ел гомер иттек. Ике кыз тәрбияләп үстердек. Олысы Әнисә — Казанда, кечесе Энҗе авылда гомер итәләр. Дүрт оныгыма, җиде оныкчыгыма сөенеп яшим.
— Малларга азыкны ничек әзерлисез?
— Печәнне елгалардан җыеп, “уфалла” арбасы белән ташыйм. Бер бакчаны сукалап, печән чәчтердем. Бәрәңге өчен дә участогым бар. Шуңа күрә печән табу авыр түгел.
Сәвия апа тормыш иптәшенең дәүләт бүләкләре тагылган ак күлмәген һәм рамга куелган фотосын кадерләп саклый.
— Миннезәкәр армиядән кайткач, акча эшләр өчен, Төньяк диңгезгә балык тотарга чыгып китә. Җәйге ялга кайткач, аның белән таныштык. Бер көнне иптәш егете белән җигүле атка салып, мине урлап алып киттеләр. Каенанам, иремнең апасы Шәмсегөл янында атна чамасы гына яшәдек тә ул яңадан эшенә китте. Икенче кайтуында аны кызым белән каршы алдым. Шуннан соң ул авылга бөтенләйгә кайтты. Миннезәкәрем бик әйбәт кеше иде. Какмады, сукмады, авыр сүз белән рәнҗетмәде. Хискә бирелүчән булды. Олыгайгач, җәйге матур көннәрнең берсендә ул мине бакча башындагы инеш буена чакырды. Кояш батып килә. Басма өстендә аккан суга карап озак тормадык, су өстендә кечкенә балыклар өере пәйда булды. Алар безнең турыда бераз бөтерелеп торды да үз юллары белән китте. “Күрдеңме, карчык, балыклар безне сәламләде”, — диде картым. Күңелем нечкәреп китте, аны кочаклап алып, бераз сүзсез басып тордык, — дип сөйли ул.
Кече Сөн кызы Сәвия Галиева гомере буе авылда гомер кичерә. Кияүгә чыкканчы туган авылында дуңгыз фермасында эшли, 37 ел сыер сава.
Сәвия апаның дистәләгән шигыре хәтерендә саклана. Берсен дә каләм белән кәгазьгә язмаган ул.
— Шигъри җанлы булмаска, иртә яздан көзгә кадәр гел сарыкларым белән табигать кочагында йөрим. Безнең як табигатенең матурлыгына сокланмаслык түгел. Сарыклар печән уртлап йөргәндә, күңелдә илһам кабынып китә дә шигырь юллары туа, — ди Сәвия апа.
Николай МИХАЙЛОВ.