Саттаровларның гаилә умарталыгы Әлки районының Мулланур Вахитов авылында урнашкан.
— Мин — дүртенче буын умартачы, — дип сүз башлады Рәсим Саттаров. — Дәү әтием Сәетгәрәй бу эштә чын белгеч була. Ул әлеге һөнәргә махсус укып, колхоз умарталыгында эшләгән. Дәү әтиемнең әтисе дә бакчасында берничә генә оя булса да умарта тоткан. Әтием дә 1990 еллардан бирле бал белән кәсеп итә. Һәм менә хәзер мин дә ныклап торып бу эшкә алындым.
“Апрельдә кайтам, сентябрьдә китәм”
Рәсим гаиләсе белән Казанда яши, ә авылда умартачылык белән шөгыльләнә. Башкалага авылдан машинада өч сәгатьлек юл.
— Апрельдә авылга кайтам, сентябрь урталарында шәһәргә китәм, — ди ул үзе бу хакта.
Умартачылыкны гаиләне тәэмин итәрлек кәсеп итеп сайлавына быел бишенче ел икән. Рәсим балачактан әтисенә умарта карашып, бар хезмәттә катнашып үсә. Студент чагыннан ук гаиләгә балны урнаштырырга ярдәм итә, Казанга ташый, ярминкәләргә дә чыга. Тора-бара сату итү аңа йөкләнә. Казанның сәүдә-икътисад университетында укып, дәүләт оешмасында эшләүче ир тора-бара умартачылыкка өстенлек бирә.
— Көннәр буе офиста утыруга караганда, саф һафада, яшеллек арасында булу, бал кортлары янында кайнашу күңелгә күпкә якынрак, — ди яшь умартачы. — Бу арада иртәдән кичкә кадәр умарталыкта. Бал кортлары күч аера. Карап торырга кирәк, югыйсә алардан колак кагарга мөмкинсең.
Гаиләнең җитмештән артык умартасы бар. Быел күп хуҗалыкларда кортларның оялары белән үлүләрен искә алып, әңгәмәдәшемнән шул хакта да сораштым.
— Безнең бал кортлары быелгы салкын кышны яхшы кичерде, исән-сау чыктылар. Чыннан да, безнең тирәдә дә бал кортлары тулысынча үлгән дигән хәбәрләр ишетелде. Моның берничә сәбәбе бар дип саныйм: беренчедән, ояга агуланган кырдан ташылган бал кую. Кортлар аның белән тукланып, тора-бара үләргә мөмкин. Бетләр үрчү дә бал кортының һәлак булуына китерә. Мондый хәл булмасын өчен, дарулар куллану зарур. Ояда артык җылы да, салкын да булмаска тиеш, — ди Рәсим. — Кырларны агулау — умартачы өчен иң куркынычы. 2010 елда бал кортларыбыз үлгән иде. Бәхеткә, шуннан соң мондый хәл күзәтелгәне юк. Агроном белән һәрвакыт элемтәдә торам. Кагыйдәләр үтәлсә, агу төнлә сибелсә, кортларга зыян килми.
“Булган әйбергә хуҗа табыла”
Сыйфатлы тауар тәкъдим итмисең икән, икенче тапкыр сиңа килмәячәкләр. Тәҗрибәле Саттаровлар моны яхшы белә. Шифалы юкә, чәчәк балы тәкъдим итәләр. Быел умарта ояларын карабодай кырына да куярга ниятлиләр. Сыйфат турында сүз алып барганда, башкорт балы хәтергә төште. Аларның балы ни өчен өстенрәк йөри икән соң?
— Туган авылым — Мулланур Вахитов авылы бик матур урында урнашкан. Әйләнә-тирәсе урман гына. Ул — районыбызның иң чиста бер почмагыдыр. Шуннан бал кортлары җыйган бал ничек түбән сыйфатлы булсын, ди?! Башкортларда да бал яхшы. Әмма безнеке дә ким түгел. Аларның яхшы исеменнән оста файдаланып акча эшләүче алыпсатарлары да бар: Татарстан умартачыларыннан күпләп бал сатып алып, аны башкорт балы дип тәкъдим итәләр. Шуңа да сак булыгыз, балны белгән умартачыдан алыгыз, — дип, киңәшләрен дә бирде ул.
Балны гаилә күбрәк Казан халкына сата. Рәсим ярминкә, базарга да чыккан, әмма мондый сәүдә юлын ул үз итми. Бу эштә аңа интернет челтәре ярдәмгә килә икән. Шулай берсеннән икенчесе ишетеп килүчеләр күп икән.
Аннары күз матурны ярата: тауарыңны күңелгә хуш килерлек итеп тәкъдим итәргә тиешсең. Шуңа да гаилә бүләк җыелмалары ясый: бал матур кечкенә банкаларга салына. Янына үлән чәе куела. Чәйне дә карлыган, иван чәй яфракларын һәм мәтрүшкә киптереп, Рәсим үзе ясый икән.
— Балны күбрәк шәһәр халкы сатып ала. Үз авылыбызны гына алсам да, күпләр бал белән чәй эчми, кәнфиткә өстенлек бирә. Табиб язса, бал алыр иде дә, тик анысы дару алырга куша. Әмма эшкә алынганда куркасы түгел: булган әйбергә хуҗа табыла ул, — ди яшь умартачы.
Рәсим хатыны Ләйсән белән өч бала үстерәләр. Зур улларына 7 яшь, кечкенәсенә әле 4 ай гына. Ләйсән — Казан кызы. Иренең әлеге һөнәрне сайлавын хуплый, мөмкин булганча үзе дә ярдәм итә икән.
— Балны Ләйсән белән бергә сатабыз. Һөнәре буенча укытучы ул. Бала ялына чыкканчы, мәктәптә белем бирде. Авылны, аның табигатен дә ярата. Минем белән бик рәхәтләнеп авылга кайта, — ди аның хакында Рәсим.
Чәчәкләрне бик яратканга һәм тиктормас булганга, дуслары Ләйсәнгә Пчелка дигән кушамат биргән. Әмма Рәсим, иренең умартачы булачагы алдан билгеле булган, дип шаярта. Ир белән хатын биш вакыт намазларын калдырмыйлар. Рәсимнең күңеленә умартачылык һөнәренең аеруча хуш килүенә бу да бер сәбәптер. Чөнки гаилә башлыгы бал белән кәсеп итүне хәләл эш дип саный. “Үз кулларың белән эшләп табылган байлык бит ул”, — ди.
Олы уллары Сәлим быел кул арасына керә башлаган. Рәсим аны ике яшьлек чагыннан ук авылга үзе белән алып кайта икән. Димәк, Саттаровларның гаилә умарталыгын дәвам итүче булачак…
Алсу ЗАКИРОВА.