• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 14.09.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“КУЛ ЭШЕНӘ ИНТЕРНЕТТАН КАРАП ӨЙРӘНДЕМ”

Азнакай районы Тымытык авылында яшәүче Әминә Ризванова өендә үзеңне әкият илендә кебек хис итәсең. Бүлмә саен аның күңел җылысын биреп эшләгән кул эшләнмәләре урын алган.

— Әминә апа, сез нинди һөнәр иясе?
— Балалар бакчасында тәрбияче булып эшли башлаганыма быел 44 ел була. Балаларны, үз эшемне бик яратам. Сабыйлар да янымнан китми, сагынып килеп җитәләр. Мин гади колхозчы гаиләсендә туып-үстем. Әти фермада, әни төрле эшләрдә булды. VIII-IX сыйныфларда җәен әнигә ияреп, чөгендер басуына китә идек. Ә кемнәрнең әниләре балалар бакчасында эшли, алар әниләрен ялга җибәреп, алмашка бакчага чыга. Шул чагында аларга кызыкканым хәтердә калган. Дөньяда иң бәхетле кеше — тәрбияче дип уйлый идем. 44 ел дәвамында мин иң бәхетле кеше булып чыгам. Ничек итсә иттем, хыялыма ирештем.
— Кул эшләнмәләрен нәрсәдән ясыйсыз?
— Күпчелек фоамираннан һәм салкын фарфордан эшлим. 10 ел элек интернеттан карап өйрәндем. Ул чагында инструментлар да юк иде. Интернеттан үрнәген карыйм да кибеткә материалга чабам. Кибеттә булмаса, интернеттан заказ бирәм. Полимер балчыктан муенсалар ясап саттым. Хезмәттәшемә ак төймәдән муенса ясап бирдем. “Әминә апа, рәхмәт, миндәге кебек төймәләр бер кешедә дә юк иде”, — диде. Менә шулай әйткәч, эшләргә канат куялар. Вакытым булганда, уенчыклар да бәйлим. Танышларым күргәзмәләргә дә кул эшләнмәләремне сорап тора. Хәзерге вакытта алмагач чәчәкләре ясыйм. 5-6 ботагы әзер инде. Киләчәктә аны зур бер картинага утыртып куясым килә. Үзем ясаган кыр чәчәкләрен берсендә Ватсапта сыйныфташлар төркеменә җибәрдем. Берсеннән-берсе җылы сүзләр әйттеләр. “Укыганда мондый һөнәрләреңне күрсәтми идең”, — диделәр. Без укыган заманда бәйләргә җеп тә юк иде. Кофталарны сүтеп бәйләгән чорлар әле дә күз алдында тора.
— Гаиләгез белән таныштырып китсәгез иде.
— Өч елдан артык үзем генә яшим. 2020 елның августында ирем Әнвәр йөрәк өянәгеннән үлеп китте. Һөнәре буенча музыка укытучысы иде. Мәктәптә, балалар бакчасында, мәдәният йортында баянчы булып эшләде. Заманында иремнең туган ягы Казахстанда бер ел яшәдек. Миңа климат килешмәгәч, Татарстанга күченеп кайттык. Эш булмагач, аптырап, милициягә урнашты. Анда 10 елдан артык хезмәт куйды. Бик гадел кеше иде. Йөрәгенә бөтен нәрсәне авыр алды, шуның белән китеп тә барды. Ике балабыз бар. Фәрхәд Казанда логист булып эшли. Кызым Илүзә кияүдә. Шулай ук башкалада яшиләр.
Арыслан ГӘРӘЕВ.

Хәбәрләр

Казанның кайбер метро станцияләре янында грипптан прививка ясый башладылар.

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның торакка мохтаҗ гаиләләре социаль ипотека буенча фатир ала алачак.

Татарстанда 20 сентябрь Гошер көне дип игълан ителде.

Аксубай районында дүртенче балалары туган гаиләләргә бер тапкыр 50 мең сум биреләчәк, башка балалар өчен — 10 ар мең сум.

Казанда “Бию көрәше”ндә Балтачтан Илнар Закиров җиңде һәм 300 мең сумлык сертификат алды.

14 сентябрьдә, Татарстан Рәисен сайлау көнендә, ике “Sollers ST8” автомобиле һәм 11 смартфон уйнатылачак.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
“Бәллүр кыз” Лилия ТИМЕРГАЛЕЕВА: “ЭШТӘН КАЙТКАЧ, УТЫРЫП ЧӘЙ ЭЧӘР ФАТИРЫҢ БУЛУ ДА БӘХЕТ”
Татар дөньясы

“Бәллүр кыз” Лилия ТИМЕРГАЛЕЕВА: “ЭШТӘН КАЙТКАЧ, УТЫРЫП ЧӘЙ ЭЧӘР ФАТИРЫҢ БУЛУ ДА БӘХЕТ”

by irekmanager irekmanager
19 августа, 2024
“70 ләп гармун төзәттем”
Тырышкан табар

“70 ләп гармун төзәттем”

by irekmanager irekmanager
15 марта, 2020
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru