Эссе көннәрдә елга, күл буйларында бигрәк тә рәхәт, һавасы да башка, ял итәргә дә була. Татарстан сулыкларга бай булса да, су коенырга рәсми рәвештә рөхсәт ителгән урыннар бармак белән генә санарлык. Бүген республикада 53 комлык эшли, тик аларның күбесендә коенырга ярамый. Роспотребнадзор идарәсе, лаборатор тикшерүләр нәтиҗәсендә, су коену урыннарын әле яба, әле ача. Соңгы тикшерүләр буенча, мәсәлән, Казанда “Түбән Елга аръягы” комлыгында су керү тыелган. Шулай ук микробиологик күрсәткечләр буенча Чаллыдагы, Әлмәттәге (кайбер комлыктагы сулыклар), Бөгелмә районы Карабаш бистәсендәге, Мөслимдәге елгаларга керергә ярамый. Ә кайбер районнарда комлыклар бөтенләй юк. Су буенда кызынырга, коенырга теләгән кешегә нишләргә соң?
Элмә такта кирәк
Комлыкларга куела торган таләпләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы карары белән расланган. Суның чисталыгын, сыйфатын Роспотребнадзор идарәсе тикшереп тора. Әгәр елгадагы су тиешле таләпләргә җавап бирми икән, сулык тирәсенә бу хакта кисәткән элмә такталар куелырга тиеш. Алар булмаса, штраф каралган.
— Безнең Әгерҗе районында су коенырга рөхсәт ителми. Тик халык тыңламый. Безнең бурыч — судагы бәхетсезлек очракларын кисәтү. Кызганыч, балыкчылар, ял итүчеләргә күпме аңлатсак та, кул гына селтиләр, — ди Кече суднолар буенча Дәүләт инспекциясе (ГИМС) хезмәткәре Зиннур Мостафин.
Күп туристларны үзенә җәлеп иткән Кама Тамагы районында да рәсми су коену урыннары юк. “Җәй” комлыгында кеше өзелми анысы. Тик елга ярында кызынырга яраса да, суга керү тыела. Югыйсә Идел белән Чулман елгасы кушылган бу урында менә дигән ял итү комплексы ясарга мөмкин булыр иде. Хәер, халыкка рөхсәт кирәк тә түгел бугай, биредә яр буенда һәрчак кеше: чатыр коралар, су коеналар, балык тоталар.
Пычрак суда коену куркыныч
Актаныш районы да елга буенда урнашкан.
— Суда коенырлык түгел. Якын килүгә, борынга сасы ис бәрелә. Җәй көне су коенасы килә бит. Диңгезгә барырга бөтен кешенең мөмкинлеге юк. Бер елны балалар авылдагы күлдә коенып кайткач, кызыл бетчәләр чыккан иде. Шуннан бирле күлгә керергә куркабыз. Югыйсә үзебез кечкенә чакта шул күлдә үрдәкләр, казлар белән мәш килә идек. Экология үзгәрә, күрәсең. Районга бер генә булса да заманча су коену урыны ясасалар, шәп булыр иде, — ди Актаныш районыннан Гүзәлия.
Актанышта елга ярында зур ял итү комплексы төзергә җыеналар дигән сүз чыккан анысы. Биредә спорт белән шөгыльләнү, кызыну, суда коену урыннары да булдырырга исәплиләр. Тик бу кайчан булачак, билгесез. Моның өчен Иске Идел елгасын җентекләп чистартырга кирәк икән. Елга коенырлык шартларга җавап бирсен өчен, шактый чыгымнар һәм тырышлык таләп ителә.
Табиблар, рөхсәт ителмәгән сулыкларда эчәк таякчыгы, башка бактерияләр булып, төрле авырулар китереп чыгарырга мөмкин, дип кисәтә. Былтыр, тиешсез урында коенып, диарея, эчәклектән кан китү очраклары теркәлгән. Тиешсез урында коену куркыныч. Кисәтү тактасы торуга карамастан, кеше суга керә һәм зыян күрә икән, үзе гаепле санала. 7 июльдә Казанда ике егет батып үлде. Икесе дә рөхсәт ителмәгән урында коенган. Коену сезоны башланганнан бирле, Татарстанда 28 кеше батып үлгән.
Отышсыз бизнесмы?
Чит илләргә бару мөмкинлеге чикләнгәч, бездә су коену урыннарына ихтыяҗ тагын да артты кебек. Татарстан елга, күлләргә бай була торып та, нигә су коену урыннарына кытлык соң?
Беренчедән, Татарстан — Россиядә сәнәгать тармагы алга киткән төбәкләрнең берсе. Икътисад үскән саен экологиягә, су объектларының чисталыгына зуррак игътибар таләп ителә. Кызганыч, бездә сулыкларның чисталыгы мактанырлык түгел. Белгечләр дә бу хакта чаң суга. Казансу, Идел елгаларында тереклек кими бара, диләр. Сулыклар кибә. Яр кырыендагы агачларны кисү дә елгаларга зыян сала, ди урманчылар.
Икенчедән, күп нәрсә финанс мәсьәләсенә барып төртелә. Комлык бизнесын әллә ни отышлы дип әйтеп булмый. Чүп-чарны чыгару, комлыкны чиста тоту, җиһазландыру чыгымлы. Коткаручыларга түләргә кирәк.
Өченчедән, бу — сезонлы бизнес. Җәен эссе көннәр күп булмый. Эшмәкәрләр яр буендагы инфраструктураны үстерү өчен зур чыгым тотарга әзер түгел. Бездә туристларны күбрәк тарих, архитектура белән җәлеп итәләр.
Казанның үзендә дә заманча комлык юк. Аның каравы Лаешта “Кама диңгезе” (“Камское море”) ачылды. Анда чит төбәкләрдән дә киләләр.
— “Кама диңгезе”ндә банан, катамаран, катерда йөреп була, кафелары бар. Җитешсезлекләр дә очрый: киенеп-чишенү урыннарында чират. Ялларда машина куярга урын табу авыррак, — дип сөйли “Кама диңгезе”н күреп кайткан Алинә.
Татарстанда шәхси комлыклар бар-барын. Алар Биектау, Лаеш, Кама Тамагы, Чаллы, Әлмәт, Казанда һ.б. урнашкан. Алар түләүле.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
Сездә су коену урыннары бармы?
Мөслим авыл җирлеге башлыгы Марат БАЙРХАНОВ:
— Бездә халык Ык буе комлыгында ял итә. Башта су коену рөхсәт ителгән иде. Тик лаборатор тикшерүләрдән соң суның сыйфаты тиешле таләпләргә җавап бирмәгәч, Роспотребнадзор идарәсе анда коенуны тыйды. Бу хакта кисәткән элмә такталар куйдык. Ел саен елгаларны чистартабыз, өмәләр дә оештырабыз. Кешеләр үзләре дә сулыкларга игътибарлырак булсын иде. Татарстанда су коену урыннары булмау — җитди проблема ул. Бу структура өчен җаваплы кешеләр билгеләнсә, бәлки, башкача булыр иде. Аннары шактый чыгымлы эш бит. Сулык төбен чистартырга, водолаз ялларга акча кирәк. Су коену дигәннән, бассейннар бик җайлы. Мөслимдә ике бассейн эшли. Җәй көне күпләр бакчасында кабартылган бассейн куя. Куркынычсыз да. 5-6 кеше сыешлы бассейнны
3 мең сумга алырга була.
Әтнә районыннан Алсу:
— Безнең районда су коену урыннары, комлыклар да юк. Күәм авылы ягында плотина бар. Тик анда су бик пычрак, бер кеше батып үлгәннән соң, барырга да куркыта. Шашы авылы ягында сулыклар бар. Рөхсәт ителмәгән булса да, бала-чага шунда коена инде. Үзем судан куркам. Бездә күбрәк бассейнга йөриләр.
Аксубай районы башкарма комитеты җитәкчесе Алексей ГОРБУНОВ:
— Аксубайда буа, комлык, су коену урыны юк. Авылда Сөлчә елгасы ага, тик ул җәйгә саега, аяк белән атлап чыгарлык кына булып кала. Дөресен әйткәндә, халыкның комлыкларга ихтыяҗы әллә ни юк бугай. Югыйсә берничә машина ком гына җәеп булыр иде. Очрашулар вакытында халыкның теләкләрен сорашабыз, беренче чиратта паркка өстенлек бирәләр. Комлык бит җәен генә кирәк. Аннары эссе көннәр дә күп булмый. Ә су коенырга халык авыллардагы күлләргә бара, кайсы Чистай ягына, Чулман, Идел яры буена юл тота. Аксубайда бер паркта күл ясадылар, анда төсле фонтан бар. Бу — халыкның яраткан урыны.
Башкортстанның Уфа шәһәреннән Рәшидә КӘРИМОВА:
— Казанга килгәч, коенырга урын таба алмыйча аптырадык. Танышлар киңәше белән Түбән Камадагы термо сулыкларга бардык. Бик ошады. Безнең Уфада ул яктан проблема юк. Су коену урыннары җитәрлек. Кайбер комлыкларда инвалидларга да шартлар тудырылган, пандуслар куелган.