Җәен күп авылларда су булмау — зур проблема. Июльдә көннәрнең бик эссе торуын исәпкә алсак, күпләр өчен ул бик җитди сынауга әйләнде. “Бер тамчы сусыз утырган көннәр бар…” — дигән моң-зарны редакциягә дә яудырып кына тордылар. Балык Бистәсе, Буа, Әлмәт һәм кайбер башка районнарның берничә авылыннан элемтәгә чыктылар. Кайберләрендә шундый вакытта кулланырга кое, чишмә, күл дә юк икән… Коеларын саклап калган, яңаларын ясатканнарның андый сынаулы чакларда күңеле тыныч инде. Чыгымлы булса да, аның каравы бер казытып куйгач, суга мохтаҗлык кичермисең.
“Бездә эчәр суның булганы да юк…”
Буа районының Түбән Наратбаш авылында бу проблема кичә-бүген генә килеп чыкмаган, анда инде 20 еллап су юк икән. Авыл Буага терәлеп диярлек тора.
— Бездә эчәр суның булганы да юк. Аны әллә кайлардан алып кайтырга туры килә. Еллар буе шулай, — дип шалтыраттылар Түбән Наратбаштан. — Авылда олы яшьтәгеләр аз түгел, машинасыз кешеләр дә бар. Алар нишләргә тиеш?! Кайчандыр кранны ачып, чәйнеккә рәхәтләнеп шуннан гына су тутырырбыз дигән өмет тә сүнә бара инде…
Түбән Наратбаш авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Шәрәфетдинов хәлне болай дип аңлатты:
— Су проблемасын хәл итү өчен 3,5 млн. сум акча кирәк иде. Узган ел булмады. Һаман тоткарлап киләләр. Халык суны торбалардан 11-12 метрдан китерә. Тик ул мал-туарга, бакчага гына бара торган су, эчәргә яраклы түгел. Эчәр суны халык Буадан, күрше авыллардан алып кайта. Әлбәттә, мәшәкатьле. Ничек тә “Чиста су” программасы ярдәмендә ерып чыгып булмасмы дип ышанабыз.
Буа районының Зур Фролово авылы халкы да җәйге челләдә берничә тәүлек сусыз утырган.
— Бик эссе көннәрдә шундый проблема туа шул. Кайбер хуҗалыкларда, нигездә, авылның югары башында, өстә урнашкан урамнарда яшәүчеләрдә хәтта чәй эчәргә дә су булмый, — дип белдерде Зур Фролово авыл җирлеге башлыгы Ольга Масленцева. — Тагын шул ягы да бар: кемнәрдер артык күп куллана, хәтта бәрәңге бакчасына хәтле сибә. Андый эсседә, кыен чакларда үзеңне генә түгел, бераз башкаларны да уйларга кирәк. Безнең җирлекне су белән тәэмин итүче подрядчы оешма белән элемтәдә торабыз. Алар җайлый, тагын яхшырып китә. Тик вакытлыча гына булып ала да, кабат бетә. Әлбәттә, кыен. Ничек тә түзәргә туры килә, бу вакытлыча гына, дип аңлатам халыкка. Әле тагын бер проблеманы хәл итеп йөрибез. Бер башня сафтан чыккан иде. Анда насос куячакбыз. Моның өчен акча күчерделәр. Җайга салачакбыз.
Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылында да кайбер урамнар сусызлыктан интеккән. Шул ук вакытта рәхәтләнеп бәрәңгегә сиптерүчеләр дә бар икән. Балык Бистәсенең район үзәгендә дә бу яктан проблемалар шактый булган.
— Икешәр атна сусыз утырабыз. Төнлә, кеше йоклаганда аз гына биреп алалар да, бетте шуның белән. Район үзәгендә яшибез дип атала. Шуны да хәл итә алмыйлар, — дип сөйләде Алсу исемле укучыбыз. — Район хакимиятенә әллә ничә тапкыр шалтыраттык. Җитәкчелек моны ремонт эшләре белән бәйләп аңлата. Анысы яхшы. Тик тизрәк тотсыннар, план белән, урамнарны чиратка салып эшләсеннәр иде.
Сезнең авылда сусызлык проблемасы бармы? Линияләрне карап торалармы? Коелар сакланамы?
Рәис ГАЙНЕТДИНОВ, Теләче районы Баландыш авылы:
— Кызу көннәрдә суның килүе әкренәя, әмма туктап торганы юк. Авыл җирлеге бу хакта яхшы белә, гел борчыла. Алдагы айларда суга бер кеше өчен 110 сум түләдек бугай.
Азат КИЛЬМАКОВ, Кукмара районы Каенсар авылы:
— Бездә су проблемасы юк.
Суфия ЗЫЯТДИНОВА, Яңа Чишмә районы Шахмай авылы:
— Су безгә чишмәдән торбалар буенча менә. Җәен бераз су кытлыгы була. Бигрәк тә быелгы кебек эссе көннәрдә. Бездә яңгырлар да яумады диярлек бит. Ул да су буенча хәлләрне катлауландыра. Авылда кое казытучылар да юк диярлек. Безнең күршеләр генә ясатты. Әмма коесы бик тирән.
Илдар ХУҖИН, Мамадыш районы Баскан авылы:
— Башка елларны бездә дә су проблемасы гел булып тора иде. Җәйгә чыккач, ярты авылга су җитми иде. Үзара салым акчасына авылның икенче ягына да башня куелды. Аллага шөкер, су бар. Җирлек башлыгы Сәгыйт абыйга һәм Рәзил абыйга (мин аны шаяртып “Су атасы” дим) рәхмәт. Барлап, су линияләрен вакытында ремонтлап торалар. Җәен түләүгә килгәндә, бакча өчен — айга 350 сум. Авылда чишмәләр дә, кое казытучылар да бар.
Лениногорск районы Кирлегәч авылыннан бер укучыбыз:
— Былтыр җәй буе су булмады. Кемдер көне-төне бакчага агыза, икенчеләре бер тамчы суга тилмерә. Быел яңгырлар булгач, су бетми әле, Аллага шөкер. Ярты авылда су линияләрен яңарттылар, коелар да сафта. Хәзер күп кешедә скважина бар. Суга бер куб өчен 32 сум 80 тиен түлибез.
Лаеш районы Имәнкискә авылыннан Р.:
— Имәнкискәдә дә су беткәли. Кече (Малый дип йөртәбез) урамда бөтенләй юк. Бездә бар инде ул, алай артык зарланып булмый. Кайбер кеше күп куллана, шуңа бетеп тора. Эсседә бакчага күп сибәләр. Кемдә насос тора, аларда яхшы. Болай басым көче аз. Кайчак җитеп бетми. Яшьләр урамында азрак ага, Совет урамында, кем әйтмешли, биш тамчы тама.
Әнисә САГЕЕВА, Тәтеш районы Келәш авылы:
— Бездә бу яктан Аллага шөкер. Җирлек башлыгы Фәнил абый авыл эшләрен гел кайгырта. Насосларны алыштырдылар. Елына бер кеше башына 2000 сум түлибез. Шуның белән шул. Су әйбәт килә. Әйбәт китә дә (көлә).
Чүпрәле районы Кече Чынлы авылыннан:
— Энгельс урамында яшибез. Су гел бар, Аллага шөкер, иркен кулланабыз. Барыбызның да өенә кергән. Линияләр яхшы. Берничә ел элек “Чиста су” программасына да эләктек. “Мондый эсседә сусыз авыллар ничек тора икән…” — дип кызганып куябыз. Урамыбызда кое да бар, бик җайлы. Аннан унлап хуҗалык кулланабыз. Өйләргә су кергәч тә, коены онытмадык. Линиядәге суга гына ышанып торып булмый. Бу кое 1974 елда казылган. 1990 елда бер мәртәбә чистартып, ремонт ясалган. Аннан соң да гел карап тордылар. Быел тагын суын агызып, ныклап чистартып, боҗраларын алыштырып, яңартып куйдылар. Биш боҗра салдылар. Берсе — 1200 сум. Эшчеләр ялласаң, хакы бар, бу хезмәт 40 мең сумнан аз чыкмас иде. Авыл җирендә кеше эзләмәдек, күрше-тирә җыелышып, бергә ерып чыктылар.
Фәридә ГАЛИЕВА, Лаеш районы:
— Шушы көннәрдә генә кое казыттык. 42 метр тирәнлектә казыдылар. 36 метрдан су чыкты. Әле чистарып бетмәде, һаман бәрәңге арасына агызып торабыз.
1 метрын 2500 сумнан казыдылар. Бездә су белән проблема быелгы эсседә генә түгел, башка елларда да була иде. Зур “водокачка” куйдылар. Тик барыбер бик кызу көннәрдә килми йә басымы булмый. Бакчага сибә алмыйбыз. Шуңа кое казытасыбыз килде. Ничә ел буе хыяллана идек. Ниһаять, тәвәккәлләдек.