Ел дәвамында төрле районнардан сөт бәясен белешеп торабыз. Бу мәсьәлә буенча укучыларыбыздан да шалтыратулар еш килә. Эчтәлеге бер үк: сыер асрауның нужасы күп, ә сөт бәясе артмый… Хаклар бик аерыла: бер районда, әйтик, 30 сум, икенчеләрендә 21 сумнан җыялар. Кайбер эшмәкәрләр тапшыру пунктларының ерак урнашуын, җәен сөтнең тиз әчүен сәбәп итә. Икенче алыпсатарлар сөтнең сыйфатына сылтап калдыра. Мәсәлән, Кукмара сөтлебикәләре — бик сыйфатлы, Лениногорск районының кайбер авылларында сыерлар начар сөт бирә булып чыгамы инде… Бар нәрсәгә хаклар артып торганда, сөт бәясенең генә гел бер тирәдә тирбәлүе яки тиенләп кенә үсүе еллар буе түзгән авыл кешесен тәмам сүрелдерде. Торган саен: “Сөтне сатып алу отышлырак дип, сыерны озаттык”, — дигән җавапны ешрак ишетәбез. Кайчандыр канатланып КФХ ачкан фермерларның да күбесе бүген кыенлыклар кичерә, эшен ябучылар да юк түгел.
Татарстан Фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр БАЙТЕМИРОВ белән дә шул хакта сөйләштек.
— Камияр Мижагитович, фермерларда сөт бәясе буенча вәзгыять ничегрәк?
— Республика буенча алганда, фермерларның сөт тапшыру бәясе төрлечә: чама белән 29 сумнан 36 сумга кадәр. Шәхси хуҗалыкларныкы кимрәк. 2023 елда сөт хакларының ничек түбән төшүен үзегез дә яхшы беләсез. Бәяләр аска тәгәрәгәч, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга да, фермерларга да сыер асрау икътисадый яктан зыянлы гына булып калды. Күп хуҗалыклар сыер санын киметте, бетерде. Ә КФХларның күбесе ЛПХга (шәхси ярдәмче хуҗалык) күчте. Гомуми күрсәткечләрне алсак, крестьян-фермер хуҗалыклары кимеде булып санала. Алар, әйткәнемчә, шәхси ярдәмче хуҗалык буларак эшен дәвам итте. Авылда, сер түгел, халыкка сыер тотарга мөмкинлекләр азая бара, асрау арзан түгел.
— Сөт бәяләре турында гел сөйлибез, язабыз. Беркем контрольгә алмый. “Шул бәядән төшермәскә дип тәкъдим генә итәбез. Әмер бирү юк”, — ди министрлык та…
— Ничек булса да саклап калырга, ярдәм итәргә, дип әйтәбез. Әмма “чакыру” белән генә булмый. Дөрес, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “чакыру”ларны сүз белән генә бирми. Төрле субсидияләр, дәүләт программалары бар. Әмма, күрәсең, алар белән генә халыкның уйларын үзгәртеп булмый. Икенче карарлар да кирәк. Ә нинди карарлар? Бәлки, сөтнең хакын күтәрергә кирәк. Нигә соң авыл халкыннан җыйганда сөтнең хакы 11-12 сумга төште, ә кибетләрдә бер дә кимемәде? Кем отышта булды? Әлеге дә баягы, таякның авыр башы гел авыл халкына төшә.
— Берәр уңай үзгәрешкә өметләнә алабызмы икән?
— Без гел яхшыга өметләнәбез анысы. Әмма өмет белән генә торып булмый. Икенче төрлерәк агроикътисадый сәясәт ясап, авыл халкына, фермерларга башкача карарга, борылырга кирәк. Бездә, башка төбәкләр белән чагыштырганда, юллары да яхшы, газы да, суы да бар. Бер карасаң, бөтен нәрсә бар. Ә нигә халык авылдан китә?
Күптән түгел Биектауда зур җыелыш булды. Шунда кабат бу мәсьәләне күтәрдек, төрле карарлар ясап карарга тырыштык. Авыл җирендә яхшы хезмәт хакы, эш урыннары булдырырга, мөмкинлекләр бирергә кирәк. Ит, сөт бәясе дә төшәргә тиеш түгел. Әгәр төшә икән, ул очракта дәүләт икътисадый ысуллар белән ярдәм итсен. Әйтик, субсидияне күтәрсеннәр. Шундый юнәлеш, сорауларны зонаара семинар-җыелышта да протоколга кертергә тырыштык. Ничек үтәлер, булырмы-юкмы… Вакыт күрсәтер дип тә булмый. Вакыт та бит гел дәвалап кына калмый, кайчак кадый да…
Лилия ЙОСЫПОВА.
Ә сез сыер асрыйсызмы? Сөт сатасызмы? Бүген ничә сумнан җыялар? Бәяләрдән канәгатьме? Акчасын вакытында бирәләрме?
Лениногорск районы Кирлегәч авылыннан бер укучыбыз:
— Сөтне күрше авылдан килеп бер эшмәкәр җыя. Дүрт-биш авылныкын алып китә. Җыйсыннар гына. Кая куясың ул сөтне. Июньдә 21 сум иде, июль өчен 21 сум 50 тиен булды. Башка якларда андый хаклар юктыр да инде… Без “аерылып” торабыз.
Люция НАУМЕТОВА, Чүпрәле районы Зур Чынлы авылы:
— Авыл җирендә торгач, сыер асрамыйча булмый. Малларыбыз күп: биш сыер, бозаулар бар. Авыл кешесе җитештергән азык-төлекнең бәясе бик арзан. Шул күңелгә тия. Сөтне капка төбеннән алып китәләр. Тик нибары 23 сумнан. Кышын да шушы бәядән иде. Җәйгә дә үзгәрмәде. Бик канәгать түгел шул без. Атнага бер мәртәбә Ульян өлкәсенә сөт ризыклары әзерләп илтеп сатабыз. Эремчек, сыр, каймак, корт, май ясыйбыз. Кем нәрсәгә заказ бирә, шуны алып барабыз. Үзебезнең клиентлар бар. Авылда җыючыларга да биргәлибез. Акчасын аена ике мәртәбә алабыз, тоткарлыклар бик булмый. Күрше-тирәдә сыер асрый алмаучы өлкәннәр бар. Аларга да бирәм. Җәйге чорда сөт күп бит.
Арча районы Ашытбаш авылыннан бер укучыбыз:
— Үзебез сыер асрамыйбыз, атлар гына тотабыз. Авылда сөтне июльдә 29 сумнан җыйдылар.
Клавдия НАСЫЙБУЛЛИНА, Кукмара районы Сәрдекбаш авылы:
— Өч сыер асрыйбыз. Бу җәйдә хакны төшермәделәр. Кышкы бәя белән, 30 сумнан түләделәр. Акчасын ай башында бирәләр. Бәяләр шулай торса, бик әйбәт инде. Хәзер сыер асрамаучылар да элекке кебек банка тотып сөт эзләп йөрми. Авылда өч кибет. Көн саен сөт, сөт ризыклары кайтып тора. Кибеттә сөт бәясе 57 сумнан башлана.
Зинфира КӘРИМОВА, Ютазы районы Урыссу бистәсе:
— Сыер асрамыйм. Сөтне сатып алам. 3 литры — 150 сум.
Сергей КАЛИНИН, Актаныш районы Иске Теләкәй авылы:
— Авылда торгач, сыер асрыйбыз инде. Былтыр сөт бәясе 19 сум иде дип хәтерлим. Әлегә яздан бирле 26 сумнан бара, Аллага шөкер. Гадәттә, җәен төшә иде. Сөтне өч елдан артык Татар Суксу авылына илтеп тапшырам. Ике араны урап кайту — 30 чакрым. 27 сум 50 тиеннән җыючылар да, 25 сумнан алучылар да бар бугай. Районда бәяләр төрле. Бу айда ничек булыр, белмим. “Төшми”, — дип әйтәләр үзе. Әлбәттә, бераз хаклар күтәрелсә, халык та сөенер иде. Акчасын вакытында бирәләр.
Хәмбәл ИБРАҺИМОВ, Арча районы Байкал авылы:
— Үзебезнең сыер тотарга мөмкинлек юк. Вахта системасы белән эшлибез. Күршеләрдән сатып алабыз: 3 литр — 180 сум.
Дамирә МИҢНЕБАЕВА, Теләче районы Урта Мишә авылы:
— Ике сыер асрыйбыз. Быел җәй сөт бәяләре алай бик түбән төшмәде әле: июньгә 27 сумнан алдык. Ел саен, хәтерләвемчә, 23-24 сум була иде. Быел ярыйсы, дибез. Июль өчен акчасын алмадык әле. Озак тотмыйлар, ай бетүгә, беренче атналарда бирәләр. Сөт җитештерү өчен бик күп хезмәт керә. Ашатмасаң, сыер сөт бирми, астын көн саен алырга, саварга кирәк, азык кыйммәт. Авыл кешесе хезмәтенең бәясе гел юк. Әлегә хәлдән килгәнгә генә асрыйбыз. Авылда яшәп мал да тотмагач, нәрсә була инде ул, дибез үзалдыбызга. Үзебезнең чиста сөтне эчәбез инде, шул ягы бар. Сирәк кенә каймак, эремчек ясыйбыз. Алары үзебез өчен генә. Бәяләр түбән, без канәгать түгел. Ә кая барасың… Җитештергәч, урнаштырырга кирәк. Азмы-күпме акчасы ярап тора дип, сабыр итеп, булганына шөкер кылып яшибез.
Радик СӘФӘРГАЛИЕВ, Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш авылы:
— Бездә сөт җыючы да юк. Авылда бик сирәк кеше мал асрый. Хәзер көтү дә чыкмый. Хайваннарны арканга бәйләп тоталар. Әниләр сөтнең 3 литрын 150 сумнан сатып ала. Тормыш иптәшем ягында — Арча районы Кышкар авылында 28 сумнан тапшыралар. Балык Бистәсе районының Тәберде Чаллы авылында сыйныфташым: “30 сумнан җыялар. Узган ел 32 сумнан 25 сумга төшкән иде. Быел хаклар әлегә шулай саклана”, — диде.
Илшат ХАРИСОВ, Чирмешән районы Яшәүче авылы:
— Авылыбыз зур түгел, 28 йорт исәпләнә. Халык мал-туарны күп тота бездә, умартачылык белән шөгыльләнәләр, шулай көн күрәләр. 28 хуҗалыкның 14 еннән 78 баш сыер көтүгә йөри. Сөтне җыючы алып китә. Үзебезнең сыер юк. Әниләр күрше-тирәдән бер литрын 50 сумнан ала.
Шамил КӘЛИМУЛЛИН, Әлмәт районы Васильевка авыл җирлеге башлыгы:
— Җирлеккә ике авыл керә: Васильевка һәм Улаклы Чишмә. Сыер асраучылар бездә бик аз, юк диярлек. Сыеры булган хуҗалыклар да үзләре өчен генә асрый. Бераз арткан очракта гына якыннарына, күрше-тирәгә бирәләр. 1 литрын 30 сумнан саталар.