Эшкә бирелеп, өй тирәсен чәчәккә күмеп, кешеләр белән аралашудан, тормыштан ямь табып яши белә ул. Башкортстанның Миякә районы Сатый авылында гомер итүче Айгөл Гафарованың гүзәл бакчасын күргән һәр кешедә чәчәкләр үстерү теләге уянмый калмаячак. Аңа Россиянең төрле почмакларыннан гына түгел, хәтта чит илләрдән дә киңәш, чәчәк суганчалары, үсентеләр сорап язалар. Нинди генә чәчәкләр юк аның бакчасында һәм һәркайсы үз урынында, яздан көзгә кадәр үз чираты белән чәчәк аталар. Төрле төсләрдәге лаләләрне ирисләр алыштыра, аннан бәрхет чәчәк, мирабилис, лобелия, флокс, петуния, вербена, розаларга чират җитә. Чәчәк атамаларын санап китәргә дә күп вакыт кирәк булыр иде. Без дә Айгөлнең гүзәл бакча үстерү серләре белән танышып кайттык.
— Айгөл, чәчәкләр үстерү теләге кайчан уянды?
— Мин һөнәрем буенча шәфкать туташы, медицина өлкәсендә озак эшләргә туры килмәде, аның каравы хәзер әниемә, туганнарыма ярдәм итә алуыма сөенәм. Яшьтән кием-салым сату буенча үз эшемне ачтым.
25 яшемдә орлыклар да сата башладым. Кешегә тәкъдим иткәнче, һәр үсемлекнең нечкәлекләрен белергә кирәк бит, чәчәкләрне үстереп, сынап карыйсым килде. Бакчачылык турындагы журналларга язылдым. Шулай чәчәкләр дөньясына кереп китүемне сизми дә калганмын. Бу сәләт әнидән күчкәндер дип уйлыйм, ул гомере буе чәчәкләр үстерде. Әти бик нык тәртипне ярата иде, ул 52 яшендә үлеп китте, хәзер әнием минем янда. Аңа 77 яшь, кул эшләрен ярата, минем таянычым.
— Айгөл, йорт тирәсе, бакчагыз чәчәккә күмелгән, бер чүп үләне юк. Барына да ничек өлгерәсез?
— Бакчабызны күргән кешеләр ярдәмчеләре бардыр, моның кадәр эшне бер кеше эшли алмый дип әйтә. Барын да үзем эшлим. Йортның проектын да үзем уйлап таптым, өебез зур түгел, әмма бик уңайлы.
Үзе җирдә эшләп караучылар аңлый, бакча бик күп вакытны ала, матурлык тудыру җиңел түгел. Әле
20 км ераклыктагы район үзәгенә эшкә дә йөрим, кешеләр белән аралашу күңелгә рәхәтлек бирә. Яратып эшләгәндә, барына да җитешеп була. Чәчәкләр үстерүгә заказлар кабул итү, почта аша орлык, суганчалар җибәрү дә өстәлде. Менә хәзер ирисләр җибәрәм, заказ бирүчеләр көннән-көн арта. Алардан рәхмәт сүзләре ишетү рәхәт.
— Сездә нинди генә чәчәкләр юк, шулай да иң яратканы бармы? Чәчәк үстерүчеләргә нинди киңәшләр бирер идегез?
— Бакчабыз 30 сутыйга якын. Өчтән берендә күпьеллык үлән чәчелгән. Абыйлар печәнен чабып ала, бәрәңге, яшелчәләргә дә урын җитә. Теплицамда, нигездә, чәчәк үсентеләре үстерәм.
Иң яраткан чәчәкләремнең берсе — петуния. Бигрәк тә ампельный төрен яратып үстерәм. Күпләр чәчәкләр купшы булып үссен өчен ничек ашларга дип сорый. Җавабым бер — профессиональ, кыйбатлы орлыклар алырга, алар матуррак үсә. 2014 елдан профессиональ сортларны сыный башладым. Билгеле, бәясе гади орлыкныкы белән чагыштырырлык түгел, әмма нәтиҗә дә җир белән күк аермасы!
Күбрәк берьеллык чәчәкләр үстерергә яратам, чөнки алар кара көзгә кадәр чәчәк ата. Яздан ук бакча чәчәктә булсын өчен, кышын да ял итмәскә кирәк. Барлык чәчәкләрне үсенте аша үзем үстерәм. Мәсәлән, эустоманы ноябрь-декабрьдә, петунияне февральдән дә соңга калмыйча чәчәм. Үзем орлыкларын җыеп үстергән чәчәкләрем дә бар. Мәсәлән, берьеллык флокс, зәңгәр агератум, вербена. Аларның да гибридлары, профессиональләре күпкә матурак. Бәрхет чәчәк иң талымсыз чәчәк санала, аның да тайшан, антигуа дигән сортларын үстереп карасагыз, аермасын тиз сизәрсез.
Быел яз салкын килде, аннан яңгырлар еш булды, төпләрен йомшартып бетерергә өлгермим, коеп яңгыр явып китә, шартлар алай ук уңайлы булмаса да, чәчәкләрем сөендерә.
Бакчадагы чүпне атна саен утап торам. Кайбер кеше, киресенчә, газон үләне арасында үстерә. Алай да матур. Ә миңа чәчәкләр арасында кара җир күренеп торсын, шулай өйрәнгән. Тагын бер сере — чәчәкләргә бары тик кояшта җылынган су гына сибәм. Ашламалар алмыйм, төп таләп — утыртканда җирен тиешенчә әзерләү. Каты җирдә чәчәк үстереп булмый, җир көпшәк булырга тиеш. Кашпода үсә торган петунияләрем дә бар, бакча туфрагына яртылаш черемә кушам. Һәр чәчәк төбенә туфракны черемә белән бутап салам. Ул 7-8 ел черегән тирес булырга тиеш! Сынап караганым бар, чәчәк атканда калий монофосфаты белән ашласагыз, чәчәкләр, аеруча петунияләр тагын да матуррак чәчәк атачак.
— Айгөл, сез социаль челтәрдә актив, фикердәшләрегез дә күп икән.
— Интернетта чәчәк үстерүчеләр белән күп аралашам. Төркия, Молдавия, Үзбәкстан, Германия, Украинадан орлыклар сорап язучылар бар. Әмма орлыкларны бары тик Россия буенча гына җибәрәм. Ә аралашу даирәсе, чыннан да, киң.
— Сездәге табигатьнең гүзәллегенә дә игътибар итми кала алмыйм. Янәшәдә — яшеллек, урман.
— Без дүрт бертуган шушында төпләндек, бер-беребезгә ярдәм итеп яшибез. Туганнарым күп, туганлык җепләренең нык булуы зур бәхет. Әйе, бездә табигать бик матур, җәен җиләккә, көзен гөмбәгә йөрергә дә вакыт табабыз.
“Хәрәкәттә — бәрәкәт”, — диләр, эшнең нәтиҗәсе күренгәч, бигрәк тә күңелле. Чәчәк үстерүчеләр арта бара. Техника заманы, тормыш җиңеләйгән саен хатын-кыз матурлык тудырырга омтыла. Чәчәк үстерүчеләр моның нинди авыр хезмәт икәнен һәм нинди зур канәгатьләнү биргәнен аңлый. Чәчәкләр белән җанымны дәвалыйм, тормышны яратып яшим.
Роза НУРГАЛИЕВА.