• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 06.06.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“МӘТРҮШКӘЛЕ ТУҢДЫРМАНЫ АЕРУЧА ЯРАТЫП АЛАЛАР”

Айгөл Нурисламова “Агропромпарк” комплексында туңдырма әзерләп сата. Әзерләү цехы да, сату ноктасы да бер үк урында. Туңдырмалары гади түгел, татар акценты белән ясалган, хәләл, “Әлбәттә” дигән бренд белән эшли. Мәтрүшкәле туңдырманы аеруча яратып алалар икән.
— Лимон, шоколад, фисташкалылары башка җирләрдә дә сатыла. Ә мәтрүшкә, җир җиләге белән — бездә генә! — ди Айгөл.

Айгөл Нурисламова чыгышы белән Саба районы Шәмәрдән бистәсеннән. Берничә ел читтә: башта Төркия, аннары Америкада яшәгән. Әмма туган як үзенә тарта, кире кайтырга була. Бизнеска керешкәнче, 16 ел дәүләт хезмәтендә эшли, Казан шәһәр Думасында оештыру бүлеге җитәкчесе була.
— Хәзер Мамадыш районында бер округта депутат булып торам. Анда инфраструктура буенча шактый эшләр башкарам, су керттердем, әле клубта идән алыштырырга җыенабыз, — дип сүз башлады Айгөл. — Ике балам бар. Тормыш иптәшем эш буенча 2020 елда Санкт-Петербургка күченеп китте, “Газпром”да хезмәт куя. Без исә монда калдык. Балаларның мәктәпне калдырып китәсе килмәде. Үзем дә, чит илдә яшәп кайткач, Казаннан китәргә теләмәдем. Балалар дип яшим. Туңдырма ясый башлавыма да алар сәбәпче. Төркиядә яшәгәндә туңдырманы бик ярата идек. Монда кайткач та, спортзалдан җәяү кайтканда, берничәшәрне сатып ала идек. Көн саен акча да шактый китә. “Ә нишләп әле туңдырманы үзем әзерли башламаска?” — дидем үзалдыма.
— Эш процессы белән таныштыр әле, Айгөл?
— Туңдырма ясау өчен җайланмаларны Италиядән кайтарттым. “Агропромпарк”та эшлим, бу — уникаль мәйдан, заманча, фермер, эшмәкәрләр өчен бөтен шартлар тудырылган. Көн саен иртән авылдан кәҗә һәм сыер сөте китерәләр. Бер генә фермер белән эшлим. Көненә чама белән 80 литр сөт сатып алам. Эссе вакытта туңдырма бик тиз сатылып бетә. Яңгырлы, салкынча көннәрдә бераз ял да итәбез. Ясый-ясый төрле тәмне татып карап, бер дигән туңдырма килеп чыкты, дип саныйм. Төп состав сөт, коры сөт, каймак, атланмай, җиләк-җимеш, шикәрдән тора. Бераз гына стабилизатор салам. Мәтрүшкә, җир җиләге, лимон, фисташка, карлыган, шоколад… — барысы 12 төрле тәм белән туңдырмабыз бар.
— Туңдырма ни өчен “татар акценты белән” дип тәкъдим ителә?
— Кулланган бөтен ингредиентларыбыз, стабилизатордан кала, Татарстанда җитештерелгән. Сыерлар безнең болын чирәмен ашап сөт бирә. Мәтрүшкә, бөтнек, җир җиләге дә үзебезнең болыннардан җыелган. Катыра-йомшарта торган әйберләр, буяулар кулланмыйбыз. Бар да табигый. Хәләл сертификатым бар. Туңдырманы моннан кала, Кремль территориясендә һәм тагын бер-ике ноктада сатабыз. Анда туристлар күп йөри. Аларның нәкъ менә бездә эшләнгән туңдырманы авыз итеп карыйсы килә.
— “Әлбәттә” исеме ничек барлыкка килде?
— Туңдырма ясый башлагач, татарча үзенчәлекле исем куясым килде. Блогерларга: “Исем табыгыз әле”, — дип заказ бирдем. Төрлесен әйтеп карадылар. “Менә, ул бит шулай…” — дигән идем. Бер блогер: “Әлбәттә, дөрес әйтәсез”, — дип матур итеп җавап бирде. “Әлбәттә” сүзенә шундый акцент ясады, ә мин тоттым да шуны алдым. Позитив, уңай, татарча сүз! Ул, ничектер, тормышыма да яхшы йогынты ясады. Хәзер берәр кешедән нидер сорасам: “Әлбәттә”, — дип елмаеп җавап кайтаралар.
— Бәяләр ничегрәк?
— 80 г туңдырма — 150 сум. Сыйфатлы, табигый туңдырма арзан була алмый. Әзерли башлаудан алып сату ноктасы туңдыргычына китереп куйганчы, чама белән 12 сәгать вакыт уза. Ничек әзерләгәнемне клиентлар да күрә. Цех стеналары пыяладан эшләнгән. Эшемне бик яратам.

“Агропромпарк”та туңдырма сату ноктасының бер як стенасына татар бизәкләре ясалган. Түшәмгә бәйләм-бәйләм мәтрүшкәләр эленгән. Алар хуш ис биреп, авылны, кыр-болыннарны искә төшерә. Ике өстәл һәм урындыклар да куелган. Базарда йөреп арысаң, берәр туңдырма сатып алып, кофе эчеп, ял итеп китәргә була.
Лилия ЙОСЫПОВА.

Хәбәрләр

“Ярдәм” мәчетеннән күрмәүче 3 ир-ат, 1 хатын-кыз һәм аларны озата баручы 4 кеше хаҗга китте.

29 майда галим Әбрар Кәримуллинның тууына 100 ел тулды. Ул Саба районы Чәбия -Чүрчи авылында туган һәм җирләнгән.

6 июнь — Корбан гаете. Казанда 14.00 сәгатьтә Кремль яр буенда “Корбан фест” уза.

Татарстанда быел үзмәшгульләр 8,3 %ка арткан һәм 386 957 кешегә җиткән.

РФ Президенты В.Путин ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бирүне хуплады.

Җырчы Георгий Ибушев һәм яшь язучы Алинә Бикмуллина Татарстан Язучылар берлегенә алынды.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
КЫРМЫСКАЛАРНЫ НИЧЕК БЕТЕРЕРГӘ?
Бакчачы почмагы

КЫРМЫСКАЛАРНЫ НИЧЕК БЕТЕРЕРГӘ?

by irekmanager irekmanager
4 апреля, 2023
ЧИЯГӘ ЯЗГЫ ТУКЛАНДЫРУ
Бакчачы почмагы

ЧИЯГӘ ЯЗГЫ ТУКЛАНДЫРУ

by irekmanager irekmanager
26 марта, 2023
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru