Кабат бәрәңге алыр чак җитте. Күп авылларда август азагында уңышны җыеп та урнаштырдылар. Июнь, июльдә явым-төшемнәр булмады диярлек. Өстәвенә июльдә нык кыздырды. “Бәрәңге булмас…” — дип борчылды авыл халкы. Августтагы яңгырлар башта өмет уятты. Ә аннан соң, еш ява башлагач, черетер бу, дип кабат борчуга салды.
— Бәрәңгене тулы бакчага утыртабыз. Ел саен 100 чиләктән артык җыеп алабыз. Уңыш елдагы кебек, әйбәт, — ди Чирмешән районының Югары Чыгтай авылыннан Гөлсирин Кәримова. — Авылда кайберәүләрнең тамыр гына, бәрәңге юк, дип зарланалар. Черекләре бар. Башка елларда коры булса, быел юеш черек. Бәрәңгене сатканыбыз юк. Бәясен белмибез. Улым бер төркемдә күргән, 12 литрлы чиләкне 250 сумнан куйганнар, ди. Төрле җирдә төрлечәдер.
Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының бәрәңге үстерү үзәге баш белгече Фәния ҖАМАЛИЕВА белән икенче икмәк уңышы, кайбер сортлар турында сөйләштек.
— Фәния Фәйзрахмановна, җыелган хәтлесеннән чыгып, республикада бәрәңге уңышын быел ничек дип бәяләп була?
— Елына күрә быел уңыш яхшы, республика халкын ел әйләнәсе тәэмин итәргә җитәчәк. Бәрәңге өчен сынаулар быел яз башыннан ук тотынды. Салкыннар булды, җир соң өлгерде, күп якларда соңга калып утыртылды. Чәчәк атканда яңгырлар аз булды. Корылык башланды. Кайбер якларда күп, кайсыларында аз яки бөтенләй булмады. Ә августта туктаусыз яңгыр, салкыннар башланды. Фитофтора чире китте. Ул яфракларны бетергәч, уңыш бер урында тукталып калды. Әмма шулай да зарлана торган түгел. Бәрәңге күп сынауларны җиңеп чыкты. Чөнки ул — чыдам культура, бик көйсезләнми.
— Быелгы һава торышында нинди сортлар уңышлырак булды?
— Су сипкән җирдә бөтен сортлар да яхшы. Әмма һәркемнең андый мөмкинлеге юк бит. Зур участокта сибеп тә булмый. Күп хуҗалыкта “Гала” сорты таралган. Ул мондый корылыкны яратмый. Чыгышы буенча бу сезонда бераз арттарак калды кебек. Иртә өлгерә торганнары тиз генә үсеп калды. Әмма “Ривьера”га салкын килешеп бетмәде. Алай шаккатарлык уңыш бирә алмады. “Коломбо”, “Беллароза” яхшы булды. “Эволюшн”, “Ред Скарлетт” начар түгел. “Королева Анна” “Гала” белән бер чама.
— Күпләр орлыкны бәрәңге бакчасында ук аерып җыя, шундук базга сала. Аны ничек сакларга?
— Орлык кына түгел, гомумән, бәрәңге яхшы саклансын өчен, сабагын чапкач, ким дигәндә бер атна көтәргә. Аннары гына казый башларга. Болай эшләгәндә кабыгы ныгый. Җыйганда яхшылап карарга, черекләре эләкмәсен. Базны алдан әзерләү, яхшылап җилләтү мөһим. Суыклар башланганчы, баз капкачын япмаска кирәк.
Сәрия ГАНИУЛЛИНА, Актаныш районы Такталачык авылы:
— Бәрәңгене ел саен апрель азагы-май башында утыртабыз. Чөнки бакча йомшак, язын дым тиз кибә. Җир зур түгел, 4-5 сутыйга гына утыртам. 8 чиләк орлык китте. Иртә утырткач, август азагыннан калмый алабыз. Быел 16 августта эшне төгәлләп, җирен чистартып, гәрчич чәчтем. Бездә күбрәк кызыл бәрәңге. Әйбәт үскән. Яхшы саклансын да үзебезгә язган ризык булсын инде. Июльдә ике тапкыр яңгыр яуды. Бәрәңгедән бер елны да зарланганым юк. Нинди генә коры ел булганда да, сатып алып ашарга туры килмәде. Биш-алты елдыр, бәрәңгегә агу сипкәнем юк. Участок зур булмагач, кортны җыям. Актанышта бәрәңгенең килосы 35 сумнан йөри, диләр.
Бәрәңге алдыгызмы әле? Уңыш ничек? Авылларда, район базарларында бәрәңге ничә сумнан йөри?
Рәмзия МУСИНА, Яңа Чишмә районы Чертуш авылы:
— Авылда күпләр бәрәңге сабагын чапты. Кайберләре алды да. Быелгы яңгыр артыгы белән булды. “Бу кадәр дымлылык черетмәсме икән?” — дип борчылып та куйдык. Алучы авылдашлар: “Бәрәңге уңышы әйбәт”, — ди. “Балчык ябышып чыга. Кояшта киптереп, туфрагын уып тутырабыз”, — диде күрше апа. Мәшәкате күп булса да, үз бакчаңда, хәләл хезмәтең кергән бәрәңгедән тәмле ризык юктыр ул. Быел күрше авылда килосы 18 сум дип белдерү куйганнар. Үзебезнең берничә ел инде саткан юк. Чөнки элекке кебек күп утыртмыйбыз, үзебезгә, балаларга җитәрлек кенә үстерәбез. Вакларын кош-кортка пешереп ашатабыз.
Евдокия ТОЛСТОВА, Балык Бистәсе районы Бирдебәк авылы:
— Әлегә көндәлеккә ашарга гына алабыз. Яхшы күренә. Бакчабыз бер елны да сынатмый иде. Үзебезгә дә, малларга да җитә, артыгын сатабыз. Быел да уңыш яхшыдыр дип уйлыйм. Иванай авылында апаларда алдык. Чыгышы әйбәт. Бәрәңге — еллык ризык. Шуңа ашыкмыйбыз, 11 сентябрьдән соң, Иван Постный бәйрәме узгач кына алабыз. Сабагын чабып, берәр атна тотабыз. Бер елны да алмый калганыбыз юк әле. Ходай көн бирә ул.
Замирә РӘҖӘПОВА, Башкортстанның Илеш районы Торачы авылы:
— Бәрәңгене август азагында алдык. Уңыш зарланырлык түгел, үзебезгә җитә. Узган ел бик начар, вак иде. Бакча чама белән 30 сутый. Якынча 20 сутыенда бәрәңге үстерәбез. Сорты төрле. Гадәттә, күрше-тирә үзара алмаша инде. Шуңа орлык исемнәрен дә үзләренчә “Руфинә”, “Люция”, “Апас” бәрәңгесе дип кенә йөртәләр. Бәрәңгене казып, җирдә җилләтеп киптердек. Эресен капчыкларга тутырып, базга салдык. Уртачаракларын орлыкка аердык. Бик ваклары — тавыкларга. Вакларын ел саен Казанга да бер капчык алып китәм. Кабыклы килеш кенә төреп пешерергә яратам. Бәрәңгене сатканыбыз юк.
Альбина СИБГАТУЛЛИНА, Кукмара районы Березняк авылы:
— Бәрәңгене быел, балалар кайткан чакта дип, 9 майда салкын җиргә утырттык. Аннан соң да салкыннар булды. 12 июльдә казып караганда бик вак иде. Уңыш начар була икән, дип уйладык. Көтелгәннән яхшырак булды. Июль ахырындагы яңгырлар килешкән, ахры. Кызыл, шәмәхә бәрәңге аеруча яхшы үскән. Сортны җае чыккан саен алыштырырга тырышабыз. Ел саен черегән тирес кертәбез. Бакчаның яртысында печән үсә. 4-5 ел саен урыннарын алыштырып, җирне ял иттерәбез.
Илнур ХӘЙРУЛЛИН, Баулы районы Хансөяр авылы:
— Бәрәңгене кечкенә участокта үстерәбез. Күптән түгел алдык, чыгышы начар түгел. Баулыда туганнарныкын да казыдык. 80 чиләк эре, 20 чиләк вак бәрәңге җыелды. Арада черекләре дә бар. Елына күрә ярый. Август уртасында Баулыда белешкән идем: 5 литрлы чиләк яңа бәрәңгене 250-300 сумга саталар.
Ризәлә ГЫЙМАДИЕВА, Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылы:
— Бәрәңгене 30 августта алдык. Элек сентябрь урталары узмыйча чыкмыйлар иде. Быел бар да ала. Бакчабыз шактый зур: 55 буразна, хәйран озын әле алар. Киләсе елга санын бераз киметербез, дип торабыз. Елына күрә чыгышы әйбәт. Быел бәрәңге булмас, дип тә курыккан идек. Башта — эссе, аннары яңгырлар… Алырга көн булырмы әле, дип тә борчылган идек. Черекләре бик күренмәде. Бәрәңгене өчкә аердык: эре, орлык һәм вак. Маллар күп булмагач, вагын танышларга бирдек. Бәрәңгене сатканыбыз юк. Бер-ике капчыгын гошер сәдакасы итеп бирергә ниятлибез.
Лилия ЙОСЫПОВА әзерләде.