Бакчада уңыш җыеп алынгач, көз җиткәч, гошер сәдакасын тапшыру матур бер гадәткә әйләнде. Кайбер авылларда яшелчәләрне җыяр өчен махсус машиналар куела. Татарстанның мөселманнар диния нәзарәте гошер сәдакасын җыярга аерым көн дә билгели. Гошер сәдакасының савабы нидә? Зәкәтнең бу төре хакындагы сорауларга Мамадыш районы Ямаш авылы мәчете имам-хатыйбы Газинур хәзрәт ХАҖИЕВ белән җаваплар эзләдек.
Акчалата бирергә ярыймы?
— Бакчада нәрсә генә юк быел: алма да юк, чия дә юк, бәрәңге дә, диләрме әле бер мәзәктә? Күп кеше быел уңыш начаррак булды дип зарланды. Шуңа да гошер сәдакасын бирмәсәң дә ярый, диючеләр бар. Яшелчә уңмаган елны гошер бирү мәҗбүриме, Газинур хәзрәт?
— Елның нинди булуына карамастан, җыелган уңыштан гошер түләү — мөселманның бурычы. Җәй коры килде, уңыш юк, гошер түләсәм, ризыксыз калам дип уйлау — зур хата. Гошер сәдакасы, киресенчә, малыбызга бәрәкәт бирә. Уңышның сәбәбе Аллаһның рәхмәтенә бәйле. “Әнгам” сүрәсенең 141 нче аятендә Аллаһы Тәгалә әйтә: “Ул Аллаһ — җимешләре төрле булган терәкле һәм терәксез бакчаларны да, хөрмәләрне, игеннәрне дә, зәйтүн һәм анарларны да яралтучы. Уңыш биргән вакытларында сез җимешләрен ашагыз, урып-җыеп алган көнне исә гошер һәм зәкәтен бирегез, ләкин чиктән ашмагыз. Аллаһ исраф итүчеләрне сөйми”, — ди.
— Гошер сәдакасы күпме түләнергә тиеш? Аны акчалата бирсәң ярыймы? Кайнатма, компот рәвешендә бирергә буламы?
— Бакчада үскән һәр яшелчә-җимеш, уңышның уннан бере — Аллаһы Тәгаләнеке. Әгәр теплицада үскән булса, ягъни яңгыр сулары эләкмәсә, егермедән бер өлеше бирелә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бер хәдисендә: “Җыеп алынган уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өлешеннән — уннан берен, ә хезмәт куеп ташып, су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлеше сәдака итеп бирелергә тиеш”, — дигән. Ягъни 100 чиләк бәрәңге алгансыз икән, аның ун чиләге гошер сәдакасы итеп бирелергә тиеш дигән сүз. Гошер сәдакасы итеп яшелчә, җиләк-җимештән әзерләнгән кайнатма, салатлар бирү дә рөхсәт ителә, иң мөһиме — ниятең изге булсын. Гошерне акчалата бирергә дә ярый.
— Гошерне кем бирергә тиеш, фәкыйрь кеше дә бирәме? Фермер, инвесторлар бу хакта беләме икән?
— Әйткәнемчә, гошер бирү — һәр мөселманның бурычы. Аны фәкыйрьләр, хәлле кешеләр дә түли. Фермерлар, инвесторлар аеруча тиеш. Гошернең фазыйләтләрен халыкка аңлату — безнең бурыч.
Юмартлык сәламнән башлана
— Гошер зәкәт төренә керәме? Савабы нидә?
— Гошер — зәкәтнең бер төре. Аның төгәл нисабы юк. Иң мөһиме — җыелган уңышның уннан бер өлешен елга бер тапкыр мохтаҗларга бирү фарыз. Савабына килгәндә, сәдака бирү күңелдәге саранлык, хөсетлек кебек начар сыйфатлардан арындыра. Кешегә юмартрак һәм мәрхәмәтлерәк булырга ярдәм итә. Аллаһ ризалыгы өчен бирелгән гошернең савабы бик зур. Аллаһ биргән сәдакабызны арттырыр, уңышның бәрәкәтен бирер. “Ибраһим” сүрәсенең 7 нче аятендә: “Мин биргән нигъмәтләргә шөкрана кылсагыз, арттырып бирермен. Әгәр биргән нигъмәтләремә шөкрана кылмасагыз, газабым каты булыр”, — диелгән.
— Гошерне кемгә бирергә? Туганнарга, күршеләргә ярыймы?
— “Тәүбә” сүрәсенең 60 нчы аятендә, зәкәт, шул исәптән гошер 8 төрле кешегә бирелә, диелә. Болар беренче чиратта — фәкыйрьләр, мескеннәр, ятимнәр, сәламәтлеге булмаган кешеләр, акчасыз калган мөсафирлар, зәкәт җыючылар. Күршеләр, туганнарга да гошер түләнә ала. Гошерне элек-электән мәдрәсә шәкертләренә биргәннәр.
— Гошер түләмәүче саран кешеләр бар. Саранлык диндә нинди хөкемдә?
— Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) дән: “Иң саран кеше кем?” — дип сораганнар. Пәйгамбәребез: “Иң саран кеше — кешегә сәлам бирмәүче”, — дигән. Юмартлык бер-беребезгә тапшырган сәламнән дә башлана, димәк. Саранлык, гошер түләмәү сәдака бирмәүдә генә түгел, башка нәрсәләрдә дә чагыла. Гадәттә, саран кеше шөкер дә итә белми, игелек кылуда, яхшылык эшләүдә дә саран була.
Рәхмәт — иң зур дога
— Авылларда гошер ничек җыела? Кайда саклана? Сез гошер җыйдыгызмы әле?
— Авыл кешесенең төп гошер сәдакасы — бәрәңге инде ул. Шөкер, халык арасында гошер түләүчеләр елдан-ел арта. Без, гадәттә, гошерне җыеп, мәдрәсәгә тапшырабыз. Аны шәкертләр куллана. Кайбер районнарда гошер саклау өчен мәдрәсәдә базлар бар дип ишеткәнем бар. Кайберләрендә кәбестә тозлыйлар, иттән тушенка ясыйлар, ди.
— Гошергә вак, киселгән бәрәңге керсә ярыймы? Сыйфатлысын гына салырга кирәкме?
— Атабыз Адәм белән Анабыз Һаваның балалары Кәбил белән Һабилгә Аллаһы Тәгалә малларын корбан итәргә кушкач, берсе амбардагы бозылып беткән иң начар ашлыкны, Һабил исә көтүдәге иң яхшы симез сарыгын корбанга китерә. Һәм Аллаһы Тәгалә Һабилнең малын кабул итә. Әлбәттә, сәдакага черемегән, сыйфатлы ризык бирсәң хәерлерәк.
— Гошергә ничек дога кылына?
— Гошергә кеше ихластан сөенә, рәхмәт әйтә икән, бу иң зур дога. Кабул итүче — Аллаһы Тәгалә. Гошерләребездән Ул разый булсын.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.
Гошер сәдакасын алгач укыла торган дога:
Әллааһүммә-хфәз сахибә һәзиһис-садәкати гәнил-аафәәти үәл-бәлиййәәти үәгфир зүнүүбәһүү үә әккид иимәәнәһүү үә әксыйр әмүәәләһүү үә үәффикһү гәләә хайри мәкасыйдиһ.
Мәгънәсе: Йә Рабби, ошбу сәдака бирүчене афәтләрдән һәм бәлаләрдән сакла һәм шулай ук аның гөнаһларын гафу ит. Аның иманын куәтлә, малын арттыр һәм хәерле максатларына ирешергә насыйп ит.
Бер авырлыкка бер җиңеллек килер
Мөхәммәд (с.г.в.) әйткән: “Башына берәр кайгы төшкән кеше: “Без үзебез, әһлебез һәм барча малыбыз да — Аллаһы Тәгаләнекедер һәм Аның хозурына кайтачакбыз. Әй, Аллаһ! Бу кайгым бәрабәренә булачак савапка өметләнәм. Сабыр итүем бәрабәренә миңа савап бир, шушы кайгымны яхшылыкка әйләндер”, — дип әйтсен.
Аллаһы Тәгаләгә тыныч вакытларыңда итагать кыл, бәндәчелек күрсәт, ул Сиңа мөшкеллеккә төшкән вакытларыңда ярдәм бирер.
Әгәр синең өчен дөнья тарайса, “Ә ләм нәшрах” сүрәсендәге сүзләрнең мәгънәләре турында уйлап кара: бер авырлыкка — бер җиңеллек, авырлык — ике җиңеллек арасында килер. Моны исеңә төшерсәң, шул мизгелдә үк сиңа шатлык хисе килер.
(Госман ИСХАКЫЙның “Ислам әхлагы” китабыннан)