Моннан унбиш-егерме ел элек өй җыештырырга кеше чакырдык дисәләр, шаккатыр идек. Бүген шәһәр генә түгел, район үзәкләре, зур бистәдә яшәүчеләр дә клининг хезмәтенә мөрәҗәгать итә. Сүз елга бер өй юу турында бармый, ә атна саен фатир, йорт җыештырырга да чакыралар. Бу хезмәт кыйммәтме? Клининг оешмага күбрәк кемнәр мөрәҗәгать итә? Менә шушы һәм башка сорауларга “Ялт-клининг” оешмасы җитәкчесе Эльмира ГЫЙЗЗАТУЛЛИНА җавап бирде.
— Эльмира, клининг хезмәтен оештыру идеясе ничек барлыкка килде?
— Өченче бала белән декрет ялында утырганда, эшемне алыштырырга кирәк, дип уйлана башладым. Балалар белән булгач, иркенрәк графиклы эш җайлы бит. Югары белемем бар, инженер мин. Декрет ялына киткәнче, Биектауда “Бердәм Россия” партиясенең башкарма сәркатибе булып эшләдем.
Берсендә шулай интернетта бер блогерның видеосына юлыктым: “Көн саен клининг чакыртам”, — дип сөйләде ул. Исем китте. “Болар көн саен кафега йөри, китап укый, спорт белән шөгыльләнә, балаларына да вакыт кала, ә минем аш бүлмәсеннән башым чыкмый. Баксаң, аларның өйдәге эшен кеше башкара икән бит”, — дип уйладым шул чакта. Кызыксынып, клининг хезмәте турында күбрәк мәгълүмат туплый башладым. Һәм шушы юнәлештә эш башларга дигән карарга килдем. Бу ниятемне дус кызым Альбина да хуплады. Нәтиҗәдә аның белән икәү эш алдык. Башта икәү эшләдек, аннары ярдәмгә кызлар чакыра башладык. Нәтиҗәдә өч елда команда тупладык.
— Иң авыры нәрсә?
— Беренчесе — башлап җибәрү кыен булды. Бу өлкәне бөтенләй белми идек. Әйе, өендә һәр хатын-кыз җыештыра, ләкин клининг ул бүтән. Кешегә эшләгәндә, һәр тишек-тошыкка игътибар итәргә кирәк. Эшеңне җиренә җиткермәсәң, хуҗа белән проблемаларны көт тә тор.
Икенче авырлык — команда туплау. Җаваплы, уңган кызларны табу җиңел түгел. Әле бит алар тәртипле, әдәпле дә булырга тиеш. Кеше өендә бер кашык югалса да, безгә җавап бирәсе. Әлбәттә, үзең дә гел шул тирәдә йөрисең. Кайбер җирдә аңлатып, күрсәтеп җибәрәсең. Команда туплау — җаваплы эш. Аллага шөкер, бездә сыналган кызлар гына эшли. Күбесе югары белемле.
— Югары белемле хатын-кыз кеше өен җыештырып йөриме?
— Әйе, аның нәрсәсе бар? Моңа икенче яктан карарга кирәк: эшкә вакытың, җаең булганда гына чыгасың, көнендә акчасын аласың. Һәм начар акча да түгел. Хезмәт хакы бер көнгә ике-өч мең тирәсе чыга. Кемдер атнага биш көн эшли, кемдер бер-ике көн генә чыга. Берәүләр өчен клининг оешма — төп эш урыны, икенчеләргә өстәмә акча эшләү ысулы.
— Бүген сезнең оешмада күпме кеше эшли?
— Егермеләп хатын-кыз. Кемнең эшләргә җае бар, шул чыга. Аннары даими клиентларыбыз да бар. Нигездә, алар айга бер клининг чакырта. Ялгыз яшәүче ирләр, гел эштә булган хатын-кызлар бар. Алар өчен клинингка мөрәҗәгать итү уңайлырак та, отышлырак та.
— Казан буенча клининг хезмәтнең уртача бәяләре күпме?
— Бәяне төгәл генә әйтеп булмый. Бер үк мәйдандагы фатирны 10 меңгә дә, 20 меңгә дә җыештырып була. Зур йортларга бәя икенче. Барысы да аның пычраклыгыннан, тәрәзә саныннан, түшәм, стена, идәннәрнең нинди булуыннан тора. Тагын әле өйдә кечкенә бала, йорт хайваннарының булу-булмавына да бәйле. Бәяне сөйләшкәнче, башта объектны барып карыйбыз. Бәясен килешкәч кенә, кызларны җибәрәбез.
Клининг хезмәтен өч төргә бүлеп карарга мөмкин:
— ремонт эшләреннән соң җыештыру;
— генераль, ягъни һәр әйберне урыныннан кузгатып юу;
— чисталык өчен атнага бер тапкыр җыештыру.
— Район, авылларга да сезне чакыралармы?
— Авылларга бик сирәк чакыралар. Мисал өчен, узган ел Биектау районының Бөреле авылында бер апаның өен юдык. Кызлары Мәскәүдә яши, акчасын ул түләде. Ә күбрәк Лаеш, Питрәч, Биектау, Яшел Үзән кебек районнар, Матюшино, Комлы Кавал ише зур бистәләрдә булабыз. Нигездә, коттеджлар, зур йортларда эшлибез. Авыл кешесе өен үзе җыештыра, аның өчен клининг хезмәте гайре бер хәл кебек. Кем белгән, бәлки, бер ун елдан авылларда да кешегә өй җыештырта башларлар. Заманалар үзгәреп тора бит.
— Профессиональ җыештыручы гади хуҗабикәдән аерыламы?
— Белеме белән аерыла дип уйлыйм. Көн саен шул эштә булгач остарасың. Аннары, һөнәр итеп сайлагач, барыбер ул өлкәне ныклап өйрәнәсең. Мисал өчен, без еш кына төрле тренинглар, очрашуларга барабыз, әлеге һөнәрнең үзенчәлекләрен өйрәнәбез, тәҗрибә уртаклашабыз. Заман алга киткән саен әллә нинди затлы җиһазлар, өслекләр барлыкка килә. (Мәсәлән, таш, хром, агач, мәрмәрдән эшләнгән әйберләр). Аларга зыян салмыйча чистарта, юа да белергә кирәк. Безнең эштә көнкүреш химиясен дөрес куллана белү бик мөһим.
Әлбәттә, гади хуҗабикә дә йортын, фатирын ялт иттереп юып чыгара, ә без, профессионаллар, моны тизрәк һәм остарак эшлибез. Чөнки эшнең җаен беләбез.
— Җыештырганда химия кулланасызмы?
— Җыештырганда профессиональ химия кулланабыз, алар каты пычракны бетерә ала. Әлбәттә, ул химияләр сәламәтлеккә файдалы түгел, чөнки кислоталысы бар. Ләкин кайбер очракта аларсыз булмый. Көнкүреш химиясе белән җайлап, перчатка киеп кенә эшләргә кирәк. Соңыннан йортны яхшылап җилләтәбез.
— Химиясез җыештырыгыз, дип әйтүчеләр юкмы?
— Андый кешеләр дә очрый. Аларга җавап бер: “Химиясез яхшы җыештырып булмый”. Тылсымлы куллар белән генә заманча өслекләрне ялтыратырга мөмкин түгел. Әйе, тузанны бетереп була, сүз дә юк. Тик без күп очракта тузан сөртеп кенә калмыйбыз.
— Эльмира, өй җыештыру буенча хуҗабикәләргә киңәшләр дә бирсәң иде?
— Өйне ешрак, кимендә атнага бер җыештырырга тырышыгыз. Шул очракта ул нык пычранмаячак. Елга бер клининг оешмага мөрәҗәгать итсәләр дә була, монысы инде генераль җыештыру санала. Бездән соң тузан бөртеге генә түгел, бер тап та калмаячак!
Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА.
Хуҗабикәләргә өй җыештыру буенча киңәшләр
Өй җыештыруны, әйтик, компьютердан, телевизордан, телефоннан аерылып тору, ял итеп алу дип уйласаң, ул, чыннан да, рәхәтлек бирә торган эшкә әйләнәчәк. Уйларны тәртипкә салу өчен иң яхшы вакыт ул.
Балалар үз урыннарын җыюны, шкафларын тәртиптә тотуны, тузан суыртуны көндәлек эш дип кабул итсен.
Кер үтүкләгәндә, кино карасаң яки аудиокитап тыңласаң рәхәт.
Аш бүлмәсендә кечкенә радиоалгычның сөйләп (җырлап) яки телевизорның эшләп торуы көндәлек мәшәкатьләрдән арымаска булыша кебек. Шуның белән бергә ул ил-көн вакыйгаларын белеп торырга, дөньядан артта калмаска да ярдәм итә.
Вакытны күп алмый торган эшләрне, “аннары”га калдырмыйча, шунда ук башкарырга гадәтләнергә кирәк.
“Өмә ясау теләге бар”
Васыйл ЮНЫСОВ, Тәтеш районы Олы Әтрәч авылы:
— Авылда клининг дигән нәрсәне ишеткән юк. Җае туры килгәндә, вакыты булганда, иптәшем Мәрзия яхшылап бөтен өйне җыештырып чыгара. Минем исем китми, ничек булса да ярый. Җәен, кайбер көннәрдә урын да җыелмый кала. Эш вакытында авыл кешесендә чисталык кайгысымыни?
Безнең Әтрәч халкы бик бердәм. Бергәләшеп өй юучылар бар. Элегрәк Мәрзия дә шулай өй юарга йөри иде. Хәзер балалар үсте, бу эшне аларга тапшырдык. Алай да бер хыялым бар әле — берничә хатын-кызны чакырып, өмә ясап, өй юдыртасы килә. Үзем рәхәтләнеп аларга гармунда уйнап утырыр идем. Өйдә мич тә бар. Мәрзия шунда камыр ризыклары пешереп, өй юучылар белән бер мәҗлес ясыйсы килә. Җәй җитсен әле…
“Иманның яртысы”
Алмаз хәзрәт МӨХЛИСОВ, “Казан нуры” мәчете имам-хатыйбы:
— Исламда өй җыештыруга карата аерым таләпләр юк. Иң мөһиме — тәртип һәм чисталык булсын. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Чисталык — иманның яртысы”, — дигән. Кайберәүләр: “Кояш баегач, идән юган суны түгәргә ярамый”, — ди. Коръәндә: “Кояш батканда балаларыгызны яныгызда тотыгыз. Бу вакытта шайтаннар тарала”, — дигән хәдис бар. Ләкин су түгү яки бүтән эшләргә карата диндә андый тыю юк.
Кояш баегач кер юарга, җыештырырга мөмкинме, дип сорыйлар. Ислам динендә андый тыю юк. Ләкин кич — ял вакыты, шуңа күрә вакытны дөрес бүлеп, ял итәргә дә онытмаска кирәк.
Аллаһ мөселманнарга биш вакыт намазны фарыз кылган. Намаз алдыннан тәһарәт алабыз. Димәк, көненә ким дигәндә биш тапкыр чистарынабыз.
“Өйгә чит кеше кертәсем килми”
Динә ЛАТЫЙПОВА, җырчы:
— Клининг оешма җитәкчеләренең миңа шалтыратканы бар, реклама тәкъдим иттеләр. Ягъни безнең йортны килеп җыештыралар да, аларны камерага мактап сөйлим. Тик аннан баш тарттым. Ни өчен дигәндә, Аллага шөкер, әле сәламәтлегем яхшы, өйне үзем җыештырам. Икенчедән, мин — кызлы кеше, алар килеп, ялт иттерә. Өченчедән, өйгә чит кеше кертәсем килми. Картая-картая, бәлки, андый оешмаларга да мөрәҗәгать итәрбез. Яшәрүгә бармыйбыз бит.
Чисталыкны бик яратам. Тик төрле чак була. Безнең әле оныклар да кечкенә. Алардан соң өйнең асты өскә килә. Иремә дә: “Анда утырма, монда барма”, — дип тормыйм. Балаларга да алай катгый таләпләр куярга яратмыйм: пычратсалар, чистартасың.
Үз йортыбыз белән яшибез. Тәрәзә юар чак җитә. Җәен дә берничә тапкыр сөртеп алабыз. Ә өйне исә кызлар белән зурлап язын юабыз. Монысы — авылдан килгән гадәт. Өй югач, суларга да рәхәт бит.
© sofiiashunkina/123rf.com