Татарстаннан читтә яшәп, татарлыкны саклап калу җиңел эш түгел. Самарада туып, бүген дә шунда яшәп иҗат итүче яшь рәссам Гүзәл ХӘЙБУЛЛОВА исә кечкенәдән үзенең татар икәнен белеп, туган телдә сөйләшеп, ислам дине рухында тәрбияләнеп үсә. Алай гына да түгел, ул милли бизәкләрне, татар орнаментларын иҗатының нигезе итеп алган.
— Гүзәл, рәссам булу теләге кайчан уянды?
— Рәсемне үземне белә башлаганнан бирле ясыйм дияргә була. Башка балалар уенчык белән уйнаса, минем кулда гел буяу, пумала һәм карандашлар иде. Икенче сыйныфта сәнгать мәктәбенә укырга кердем.
— Татарча яхшы сөйләшәсең. Татар теле буенча олимпиадаларда катнашкансың. Рус мохитендә яшәп, татарлыкны ничек саклап кала алдың?
— Самарада татар гаиләсендә туып-үстем. Тамырларым Ульян өлкәсеннән. Җиденче сыйныфка кадәр рус мәктәбендә, аннары “Яктылык” татар мәктәбендә белем алдым. Рус милләтеннән булган укытучыларым да татарлыгымны саклап калуга үз өлешен кертте. Җыр укытучысы татар композиторларының көйләрен тыңлата иде. Рәсем укытучысы исә Сабан туен ясарга кушты. Кечкенәдән татар икәнлегемне белеп, моның белән горурланып үстем.
— Син Самара дәүләт архитектура-төзелеш университетының архитектура һәм дизайн факультетын тәмамлагансың. Картиналар ясарга нәрсә этәргеч бирде?
— Университетта укыганда ук график дизайнер булып эшләдем. Зур проектларны гамәлгә ашырырга туры килде. Шулай бервакыт, эштән арып, үземә ял оештырдым. Гарәп каллиграфиясе кулланып, картина иҗат иттем. Шул чакта үземне рәссам буларак сынап карау теләге уянды.
— Ул картиналарыңны шәмаил дип атап буламы?
— Шәмаил, нигездә, дини мәгънәгә ия. Мин исә төрле гыйбарәләрне, канатлы әйтелмәләрне гарәп хәрефләре белән төшерәм. Коръән аятьләрен, сүрәләрне төшерү исә бик зур җаваплылык таләп итә. Шулай да киләчәктә бу юнәлештә дә камилләшергә ниятлим.
— Татар милли орнаментларын төшерү идеясе каян килде?
— Сәнгать мәктәбендә белем биргән укытучыма бүләк әзерләдем — татар милли орнаментларыннан чәчәкләр тезеп, картина ясадым. Бу ысул бик кызыклы булып тоелды. Профессиональ рәссам булу өчен, белем, практик күнекмәләрдән тыш, үз стилеңне табарга тиешсең. Мин татар халкының милли-мәдәни тарихын иҗатымның нигезе итеп алырга булдым.
— Татар орнаментларын үзең уйлап табасыңмы яисә классик үрнәкләрне файдаланып эш итәсеңме?
— Татар бизәкләрен төп-төгәл классик үрнәктәгечә ясамыйм. Дөресен әйтим, ниндидер катгый кысаларда иҗат итү миңа авыр бирелә. Чәчәкләрне үзем күз алдына китергәнчә, төрле-төрле итеп ясарга яратам.
— Рәссам буларак сине нәрсә илһамландыра?
— Архитекторларның шундый гыйбарәсе бар: “Яхшы биналарны бәхетле кеше генә проектлаштыра”. Бу сүзләрне рәссамнарга карата да кулланып була. Иҗат итәр алдыннан үземә ял бирәм. Саф һавада йөреп кайтам. Иҗатчы өчен рухый сәламәтлек мөһим.
— Картиналар иҗат иткәндә иң авыры нәрсә?
— Иң авыры — вакыт табу. Социаль челтәрләрдә хезмәтләрем белән таныштырып барам. Үз аудиториямне дә таптым кебек. Төрле юнәлешләрдә эшләп карыйсы, барысына да өлгерәсе килә.
— Һәр картинада мәгънә яшеренгән була, диләр. Бу чыннан да шулаймы?
— Эшләремдә билгеле бер хисне җиткерергә тырышам. Әйтик, “Чәй куегыз” картинасы чәйне ярату турында. Картиналарымны аңлау җиңел. Артык мәгънә дә эзләргә кирәкми. Һәр картинада билгеле бер кәефне җиткерү бар. Әйтик, “Тыныч” картинасында линияләрдә дә, буяуларда да тынычлык өстенлек итә.
— “Ярату” сериясе нәрсә турында?
— Бу сериядә татар халкының милли традицияләре аркылы ярату хисен чагылдыруы турында сөйләргә телим. Әйтик, сөйгәнен каршы алырга чыккан татар кызының читекләре сурәтләнгән картинаны иҗат итәргә халык җырчысы Илһам Шакировның “Чыгарсыңмы каршы алырга?” җыры илһамландырды. Яраткан кешеңне каршы алу, гаилә белән җыелып утыру, әбиләр, әниләребезнең безне сыйлавы — барысы да яратуның чагылышы.
— Гүзәл, бүген ниләр белән янып яшисең? Киләчәккә планнарың нинди?
— Хәзерге вакытта Истанбулда узачак халыкара күргәзмәгә картиналар әзерлим. Максатым — төрки халыкларның милли-мәдәни тарихын бер картинада берләштерү. Киләчәктә дә милли темага картиналар иҗат итәргә ниятлим. Иң зур хыялым — Казанда шәхси күргәзмәмне оештыру.
Ләйсән ЯКУПОВА.