Корбан бәйрәме якынлашса, Нурлат районының Октябрина авылында яшәүче Ралиф Идрисовның телефоны тынып тормый. Гаеткә ике ай кала ук күпләр заявка биреп калырга ашыга. Моның сере дә бар: инде ике дистә елга якын сарык асрау белән шөгыльләнүче Идрисовлар корбанга дигән сарыкларны махсус үстерә. Быел да гаеткә 100 баш сарык әзерләгәннәр һәм аларның барысына да хуҗа табылган.
— Корбанга дигән сарыкның койрыгы, колаклары киселмәгән, тишеп тамгалар салынмаган булырга тиеш. Аннан соң без инде ничә еллар рәттән үз хуҗалыгыбызда сарыкны чалып, эшкәртеп бирүне дә оештырабыз. Корбан барлык шәригать таләпләрен үтәп чалына. Сарыкларны тере килеш алып китүчеләр дә бар, — ди Ралиф Рифкатович.
Корбан бәйрәме көннәрендә Идрисовларның хуҗалыгы шау-гөр килеп тора, ир-атлар корбан чалу, ит эшкәртү белән мәшгуль булган арада, хатын-кызлар шулпа, пылау пешерә. Соңгы елларда, берничә гаилә кушылып, корбанга дип мөгезле эре терлек сорап килүчеләр дә бар икән. Узган ел, мәсәлән, ике эре терлек сатып алганнар, быел корбанга бер сыер әзерләгәннәр.
Идрисовларга килүче һәркем Октябрина авылының гүзәллегенә, фермер хуҗалыгының гаҗәеп матур табигать кочагында урнашкан булуына да игътибар итми калмый. Авыл читендә үк торган өй артында зур ферма, пилорама урнашкан, эш өчен кирәкле бөтен төр техникасы да шунда тезеп куелган, янәшәдә генә ямь-яшел печән кыры, ферма артында 8 гектарлы җәйләү сузылып киткән. Аның бер өлешендә сарыклар үлән ашап йөри, икенче якта үгезләр, бераз читтәрәк сыерлар җәйләүгә таралган. Көтүлек электр көтүче белән уратып алынган, территорияне тәүлек әйләнәсе камера күзәтеп тора, шуңа да хуҗаларның үз терлекләре өчен күңелләре тыныч.
— Хәзерге көндә 350 сарык, 25 савым сыеры, 60 баш мөгезле эре терлек асрыйбыз. 28 гектар җиребез бар. Шуның 20 гектарында печән үстерәбез. Үзем генә өлгерә алмас идем, әлбәттә. Әти белән әни бик булыша, — ди Ралиф.
Рифкать ага белән Нугаләм апа улларының авыл тормышын сайлавына һәм аңа ярдәм итә алуларына шат кына, әлбәттә. Әтисе Рифкать абыйга 85 яшь инде, шулай да кайбер эшләрне башкарганда үзеннән күпкә яшьрәкләрнең дә борынына чиртерлек әле. Гомере буена колхозда терлекче булып эшләгән, бүген дә ат асрый, улының беренче киңәшчесе ул. Әнисе дә көн буе өйдәге мәшәкатьләр белән, бакчада, фермада да эшнең бетәсе юк.
Әлбәттә, шундый зур хуҗалыкны алып бару җиңел түгел. Барысын да вакытында кайгыртырга, җитештерелгән продукцияне урнаштырырга, юлларын эзләргә туры килә. Фермер хуҗалыгын районда беренчеләрдән булып ачып җибәргән Ралиф Идрисовның исә бу яктан тәҗрибәсе шактый. Замана технологияләреннән дә артта калмый. Еш кына үзе дә эшне җиңеләйтү өчен яңадан-яңа кирәк-ярак уйлап таба. Күптән түгел генә 10 квадрат метрлы бүлмәне суыту камерасы итеп ясап куйган, җәй көннәрендә дә бер вакытта берничә терлекне суеп, сатуга әзерләү мөмкинлеге бар хәзер. Итне турау өчен мини-пилораманы да үз проекты буенча җыйган. Куәтле моторга тоташтырылган җайланманың үткен пычагы ярдәмендә бер түшкә итне кыска вакыт эчендә турап була. Фермадагы терлекләр дә кайгырту сизәдер. Җәен бәйләүдә торган сыерларга эссе булмасын өчен вентилятор куелган.
— Бер юлны сайлагансың икән, бары тик алга барырга кирәк. Артка юл юк. Моның өчен исә кыенлыклар алдында баш имәскә һәм, әлбәттә, тырышып хезмәт куярга кирәк, — ди ул.
Лилия МӨБАРӘКШИНА.