• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 05.06.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“ИКЕ-ӨЧ СӘГАТЬТӘ БЕР КАШПО ҮРЕП КУЯМ”

“ИКЕ-ӨЧ СӘГАТЬТӘ БЕР КАШПО ҮРЕП КУЯМ”

Ротангтан кашпо-кәрзиннәр үрүче Кукмара кызы Гөлнара Ямалетдинова белән танышкач та, үз көче белән яшәгән, оста куллы, булдыклы кешеләр бар инде, дип сокландым. Хәер, үзе генә түгел, ире, балалары да шундый аның.

Гөлнара һөнәре буенча нефть белгече, Казанның химия-технология институтын тәмамлаган. Себер якларында акчалы хезмәт урыны тәкъдим итсәләр дә, туганнарымнан башка тора алмыйм, барыбер сагынып кайтырмын дип, читкә китәргә кыймый. Ул вакытта әтисе авырый, әнисенә ярдәм итәргә кирәк була. Билгеле, Кукмарада Гөлнарага үз белгечлеге буенча эш табылмый. Аңа карап ул кәефен төшерми, Ведомстводан тыш сак хезмәтенә урнаша.

Шул көннән бирле, егерме елдан артык, пультта утыра. Хезмәт хакы аз булса да, ял көннәребез бар, шунысы уңайлы, дип эшеннән зарланмый. Ял көннәрендә исә өстәмә табыш алу ягын карый — кәрзин-кашполар үрә.

— Кәрзин үрергә кечкенәдән кызыктым. Берсендә “ничек үрде икән” дип, бабай ясаган каз оясын сүттем хәтта. Моның өчен эләкте үземә, — ди Гөлнара.

Бу хәлдән соң шактый еллар узып, күрше Нократ Аланында яшәүче бер хатынның “кәрзин үрергә өйрәтәм” дигән белдерүен күргәч, Гөлнара балачак теләген чынга ашырырга ниятли.

— Интернеттан карап кына ясый башлау авыр. Кеше өйрәткәндә, үз кулларың белән тотып эшләгәндә, тизрәк һәм җиңелрәк төшенәсең, — ди ул.

Иң элек гөл савытларын үзләре өчен үрә. Хезмәт җимешләрен күреп, таныш-белешләре дә сорый башлый. Күрше-тирәдәге кибет хуҗалары, витринага куярга дип, турыпочмаклы кәрзиннәргә заказ бирә. Гөлнара үргән кәрзиннәрен әкренләп социаль челтәрләргә чыгара.

— Интернеттан күреп, Казан кызы киптерелгән чәчәкләр куярга 50 см биеклектә ваза үреп бирүне сорады. Кашпо ясауның тәртибе гади: чиләк алып тишәсең дә ротанг белән үреп менәсең. Ә вазаның каркасын нәрсәдән куярга, дип уйга калдым. Ротанг бик нык, чыдам чимал: салкында шытырдап катмый, эсседә эреп төшми, төсе үзгәрми, кояшта уңмый, төрле чистарта торган чаралар белән юарга да мөмкин. Кышка бакчада калдырсаң да берни эшләми, озак хезмәт итә. Ләкин тал кебек үзен генә үреп булмый, корпус белән эшләнгәндә генә, савыт нык була. Баш вата торгач, торба кулландым, төбенә фанера куйдым. Заказ бирүчем бик ошатты, — ди Гөлнара.

Танышлары башта кашпо сорап килгән. Язга таба  ишегалдын бизәү өчен чүлмәкләргә заказ алган. Гөлнара утын салырга 40 литрлы тоткалы кәрзин, 12, 18, 20, 40 литрлы чиләк-кашполар, кәрзин-вазалар үрә. Хәтта ишегалдына кош оясы үреп бирүне сораганнар.

— Илһамланып утырам да, ике-өч сәгатьтә бер кашпо үреп куям. Акча өчен түгел, күңел кушканга тотынгангадыр, бик яратып эшлим, — ди Гөлнара.

Кашполарның бәясе 1200 сумнан башлана. Ротангның 1 килосы 500 сум тора, ә бер кашпога 600-700 г чимал китә икән. Шуңа корпус — чиләк бәясе, хезмәт өстәлә.

— Ротангны күпләп Казаннан кайтартам. Хәзер бит районда да теләгән тауарны интернеттан алдырырга мөмкин, — ди Гөлнара. Чиләк-табакларны Кукмараның “Намус” пластмасса заводыннан күпләп сатып ала. Кайбер тартмаларны төзелеш кибетләреннән юнәтә.

Әйткәнемчә, Гөлнараның гаиләсе дә үзе кебек үк эзләнүчән. Ире Фидәил — эретеп ябыштыручы. Бизәкләп эскәмия, мангал ише җиһазлар ясый. Чиләгенә күрә капкачы дигәндәй, бу ике тиктормас җанның кавышу тарихы да кызыклы.

— Фидәилнең сеңлесе белән бергә эшләдек, — дип сөйли Гөлнара. — Төшке аш вакытында чәй эчәргә аларга кайтыштыра идек. Берсендә мине май бәйрәменә бәрәңге утыртырга чакырды бу. “Өч абыем бар. Бәрәңге салып торырга кил әле”, — ди. Фидәилне күргәч, шаккаттым: аны төшемдә күргән идем! Тик төштәге егетнең йөзен хәтерләмим, күзләре генә истә калган. Майда бәрәңге утыртсак, июльдә никах укыттык.

Шуннан бирле, Гөлнара әйтмешли, әйдә дигәнгә юк дими, тигезлектә яши алар. Шулай булмаса, үз көчләре белән ике мәртәбә йорт җиткереп чыкмаслар иде.

— Өйләнешкәч, стеналары гына басып торган йортка күчтек. Аны төзеп, матурлап бетердек тә, сатып, яңа микрорайонда өй салып чыктык. Татар халкы гомер-гомергә матур яшәргә омтыла бит. Биш ел шушы йортыбызны бизибез менә. Өй салып, брусчатка җәеп куйгач — ирләрнең эше тәмамлана, дим. Аннары хатын-кыз йорт тирәсен ямьләндерергә керешә — кәрзиннәргә чәчәк-гөлләр утырта башлый, — ди Гөлнара.

Балалары — төп ярдәмчеләре. 19 яшьлек уллары Илдан Кукмараның аграр көллиятендә укый, кызлары Ләйлә мәктәптә белем ала. Илдан  “Ворлдскиллс” ярышында газ җиһазлары слесаре белгечлеге буенча икенче урын яулаган. Әле әти-әнисенә әйтмичә генә, машина йөртү таныклыгы алырга укыган.

Менә шулай хезмәт белән көн күрә бу гаилә. Җәен җиләк җыярга яратсалар, көзен гөмбәгә йөриләр. Калган вакытта йорт тирәсендә кайнашып, туганнары белән аралашудан көч-дәрт алып яши алар.

Гүзәл САБИРОВА.

 

Хәбәрләр

“Ярдәм” мәчетеннән күрмәүче 3 ир-ат, 1 хатын-кыз һәм аларны озата баручы 4 кеше хаҗга китте.

29 майда галим Әбрар Кәримуллинның тууына 100 ел тулды. Ул Саба районы Чәбия -Чүрчи авылында туган һәм җирләнгән.

6 июнь — Корбан гаете. Казанда 14.00 сәгатьтә Кремль яр буенда “Корбан фест” уза.

Татарстанда быел үзмәшгульләр 8,3 %ка арткан һәм 386 957 кешегә җиткән.

РФ Президенты В.Путин ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бирүне хуплады.

Җырчы Георгий Ибушев һәм яшь язучы Алинә Бикмуллина Татарстан Язучылар берлегенә алынды.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
КЫРМЫСКАЛАРНЫ НИЧЕК БЕТЕРЕРГӘ?
Бакчачы почмагы

КЫРМЫСКАЛАРНЫ НИЧЕК БЕТЕРЕРГӘ?

by irekmanager irekmanager
4 апреля, 2023
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
«ПОЗЫВНОЙ ТАТАРИН»
Сәхнә арты

«ПОЗЫВНОЙ ТАТАРИН»

by irekmanager irekmanager
29 мая, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru