Җәйге авыл кичләре,
Эх, шул печән исләре!
Авылларда печән өсте гөрли. Чапкан үләннең хуш исе! Ераклардан борынны ярып керә. Күпләр беренче катны җыеп урнаштырырга өлгерде инде. Мул уңыш өчен яңгырлары да, кояшлы көннәре дә булды. “Быел печән шәп!” — ди авыл халкы. Ара-тирә, бик сирәк булса да, болыннарда да чалгы тотучылар күренә.
— Мал-туарны бик күп асрыйбыз. Терлек булгач, иң беренче азык хәстәрен кайгыртабыз. Печәнне үз тырышлыгыбыз белән әзерлибез. Пай җирен үзебезгә алып, печән чәчтек. Сатып алганыбыз юк. Көндәлек ашатыр өчен елга буйларына барып чабабыз, — ди Чүпрәле районының Зур Чынлы авылында яшәүче Люция Наумитова. — Быел печән уңышы бик яхшы. Тик бездә әле дә яңгырлар. Шул сәбәпле кырдагы печән чабылмаган. Бәрәңге, мал-туарга чөгендер дә үстерәбез. Яңгырларга сөенеп кенә торабыз.
Сез печәнне җыярга өлгердегезме? Уңыш яхшымы? Сатып кына аласызмы, әллә үзегез дә үстерәсезме? Елга буйларына чабарга йөрүчеләр бармы? Бүген печәнне ничә сумга саталар?
Фәнзилә ХИСАМОВА, Мөслим районы Мәлләтамак авылы:
— Ел да җәйге ялымны печән чорына туры китереп алам. Әти-әнигә әзерләшкәч, майлы калҗалы ит ашаганда авыз оялмый (көлә). Быел да авылга кайткан көнне үк ындыр печәнен керттек. Печән мул. Әти-әни Каенлыкка “разведка”га гына киткән иде, бер “Газель” печән чабып, төяп алып кайттылар. Арбадан бушатканда: “Печән күрмәгәндәй, артыгын чапканбыз, бушатып бетереп булмый”, — дип көлде әти. Каенлык печәнен аеруча яратып ашый мал-туар: ите дә, сөте, каймагы да бик тәмле була.
“65 яшь үзенекен итә икән. Дәрт бар, дәрман кими. Былтыргы кебек җиде “Газель” әзерләп булырмы икән?” — ди әни. Сатып кына алыйк, дигән идек. “Печәннең өресен генә җыябыз, иң тәмле урыннарын гына чабам”, — диде әти. Бәяләргә килгәндә, безнең районда үз печәнеңне чабып, кипләп бирү 2 мең сумга төшә икән.
Евдокия ТОЛСТОВА, Балык Бистәсе районы Бирдебәк авылы:
— Печән үстерәбез, чыгышы яхшы. Әмма җыярга өлгерми калдык. Чабып куйдык, икенче көнне үк яңгырлар башланды. Елга буена чабарга баручылар юк хәзер. Авыл халкы бәрәңгене аз утырта. Файдасын күрмиләр. Шуңа бәрәңге бакчасының күп өлешендә печән үстерәләр. Терлек асрамагач, аны да чабып азапланмыйлар, безгә тәкъдим итәләр. Ә безнең маллар җитәрлек, печән күп кирәк. Иптәшем трактор белән чаптыра. Бу елда чабарга соңга калуның сәбәбе — люцернаның чәчәк атмавында. Кыйммәт дип тормыйбыз, сатып та алабыз.
Айгөл ФӘЙЗРАХМАНОВА, Арча районы Ашытбаш авылы:
— Дүрт бакчабыз бар. Печән чабылган килеш ятты. Аның өчен бик көенсәк тә, бәрәңгегә яңгыр кирәк, дип сөендек. Печән өмәсендә дә катнашырга туры килде. Дәү әниләрдә ике бакча печән җыеп керттек. Ә болай печән өсте безнең мәдәният йортында июнь башында ук башланды. Әйләнә-тирәне чистартып торабыз. Инде икенче кат чабарга вакыт җитте. Аны да әрәм итмибез, малларга алып кайтып ашатабыз. Кызганыч, авылларда мал тотучылар елдан-ел сирәгәя. Без бала-чактагы кебек урман, елга буйларына барып чабучылар да юк. Берәүгә дә кирәкми… Чабылса, елга буйлары, авыл эче чистарып калыр иде. Шуңа эч поша. Авыл халкы ялкауланды хәзер. Күп авылда көтү дә чыкмый. Көтү чыкса, болыннар да чистарыр иде. Әмма иренмәгән, тырыш авылдашларым күпләп мал асрап, үзләренең пай җирен алып, шунда печән үстереп, кышка азык әзерлиләр. Узган ел печән өсте бик күңелле, элекке кебек узды. Барлык туган-тумача, күрше-тирә җыелып, печән ташырга, кертергә булыштык. Быел да өмәләр насыйп булыр, дип ышанам. Эх, бар иде безнең балачакта иртүк “ИЖ” матаена утырып, бабай белән печәнгә урманга барулар… Ул чаба, без исә аланга ачыклыкка алып чыгып тарата идек. Иң күңелле, хуш исле җәй менә шул безнең балачакта булгандыр инде.
Сергей КАЛИНИН, Актаныш районы Иске Теләкәй авылы:
— Печәндә инде без. Авылда яшәгәч, мал асрамый булмый. Бакча печәненең беренче катын чаптык. Печән әйбәт. Елга буйларында да яхшы күренә. Былтыр рулоны 2-2,5 мең сум иде. Быел әле сатучы юк. Чаба гына башладылар. Чыгышы яхшы булгач, былтыргыдан кыйбат булмастыр. Сөт бәясенә килгәндә, теге айда 26 сумнан түләделәр. Алга таба ничек булыр… Мал тоткач, чыгымы шактый.
Энҗе ГАЛИӘХМӘТОВА, Балтач районы Кенәбаш авылы:
— Печәнне чабып өйдек. Ике бакчада үстерәбез. Мотоблок бар, печән чапкыч та алдык. Вакыт булганда, урман буйларыннан да чабабыз. Малларыбыз җитәрлек, шуңа запас күп кирәк. Печәнне сатып алган чаклар да бар. Әлегә сатучылар күренми. Яңгыр безнең якларда азрак яуды. Безгә явым-төшем бик кирәк әле.
Резеда АБЕЙДУЛОВА, Буа районы Өчмунча авылы:
— Печән бар, Аллага шөкер. Беренче катны җыеп өлгердек. Ләкин күпләрнеке, яңгыр булу сәбәпле, чапкан килеш ята. Уңыш начар димәс идем. Елга буйларында, кырда да печән бар. Бездә әлегә сатучы күренми. Күрше авылларда бер тюгы 2,3 мең сум, ди.
Фирдүс ЯППАРОВ, Арча районы Ашытбаш авылы:
— Печән үстерәбез. Без генә түгел, кайбер туганнарыбыз да быел пай җирен арендага алып эшли башлады. Беренче катын җыярга өлгермәдек. Чөнки Сабантуйга хәтле яңгыр юньләп яумады. Печән үсә алмады. Хәзер менә, явым-төшем булгач, әйбәт кенә күтәрелеп китте. Печән куе дип әйтмәс идем, сирәгрәк. Төрле җире бар. Кысна авылында чаптык, анда бик куе иде. Елга буйларын көтүгә барганда гына күреп киткәлибез. Анда да быел яңгыр тигән җирләр яхшы үскән. Тик су буйларыннан чабарга бик аз кеше йөри. Малларыбыз күп түгел, алты баш эре терлек тотабыз. Печәнне кыш буе көнгә өч тапкыр бирерлек итеп әзерләргә тырышабыз. Бәясенә килгәндә, узган ел уртача бер рулон 1,5 мең сумнан башлана иде. Башка якларда 2 мең сумга хәтле күтәрелде. Кышын бәяләр югары, люцерна печәне, мәсәлән, 2,5 мең сумнан артты. Быел печән яхшы булгач, 1,5 мең сум чамасы булыр, дип фаразлыйм.
Илнар КӘЛИМУЛЛИН, Кама Тамагы районы Балчыклы авылы, фермер:
— Бер кырда “козлятник” үстерәбез. Салкыннар булу, кырау төшү сәбәпле, үсә алмый торды. Соңыннан гына калкып китте. Хәзер өлгереп килә. Бу көннәрдә чабарга исәп. Люцерна өлгерде дисәк тә була. Чәчәкләнеп килә. Чыгышы бик әйбәт. Яңгыр гел явып торды. Быел печән культуралары, гомумән, яхшы булды. Фермерлар әйтүенчә, Кама Тамагы, Апас районнары тирәсендә печәннең бер тюгы 2-2,3 мең сум йөри.
Раушан НӘБИУЛЛИН, Арча районы Мөндеш авылы:
— Өч үгез асрыйбыз. Кышкыга запас әзерләргә тырышабыз. Беренче кат печән яңгырга эләкмәде. Тәмле килеш сакларга куелды. Бакчаның яртысында — печән, калган өлешендә бәрәңге үсә. Болында да печән бар. Көндәлеккә чабып алып кайтып биреп торабыз. Авылда печәнгә йөрүчеләр бар.
Лилия ЙОСЫПОВА әзерләде.