• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 09.09.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Бакчачы почмагы

“ИРТӘН ТОРУГА БАКЧАГА, КАБАК ЯНЫНА ЙӨГЕРӘМ”

Лаеш районы Бима бистәсендә яшәүче Елена Фирсова бакчасында гигант кабак үстергән. Без әңгәмә алган көнне кабакның авырлыгы 152 килограммга кадәр җиткән иде. Көннәр җылы торганлыктан, ул үсүен дәвам итә. Көненә якынча 1-5 килограммга кадәр үлчәмдә арта ала икән. Мондый гигант кабакның орлыгын бакчачы каян кайтарткан? Кабактан ниләр эшләргә җыеналар? Барысын да аның үзеннән сораштык.

— Гигант кабак менә шулай зур булып өч ай эчендә үсте, — дип сүз башлады Елена апа. — Бернинди химиясез үстердем. Кабак орлыгын конкурста җиңеп, Мәскәүдән кайтарттым. Орлыкның исеме — “Atlantic Giant”, үземчә аны “Йолдызкай” дип йөртәм. Социаль челтәрдә кабак үстерүчеләрнең махсус төркеме бар. Шунда аралашып, киңәшләшеп эшлибез. Кабак җылы һәм якты ярата. Әмма турыдан-туры кояш нурлары зыян да китерә ала. Узган ел да кабак үстердем — 120 килограммга җитте. Быел күпме булыр, анысын озакламый белербез. Мин утырткан орлыктан 200, 400, 500 һәм хәтта кабакның “әти-әниләре” 700 килограммга кадәр дә җитә ала. Бу шундый гигант сорт.
— Кабакны ничек үлчи алдыгыз?
— Өйдә мондый зур әйберләрне үлчәргә үлчәвем дә юк. Гади рулетка белән иңен-буен тапкырлап белдем. Үлчәү булган очракта да бу кадәр авыр кабакны ничек күтәреп салмак кирәк!
— Кабак уңышын нишләтергә уйлыйсыз?
— Бернинди химиясез үскән кабак булгач, аны курыкмыйча ашарга ярый. Гаилә белән уйлаштык та, кабак үсүдән туктагач, аннан сок ясарбыз, дидек. Якынча 150 литр сок чыгарга тиеш.
— Мондый уңыш белән берәр бәйгедә катнашырга уйламыйсызмы?
— Кабак үстерүчеләр арасында оештырылучы “КабакБатл-Агрорекорд-2024” конкурсында катнашам. Минем өчен беренче чиратта җиңү түгел. Тизрәк бакчамдагы рекордымны беләсем килә. Бу шөгыль шундый мавыктыргыч. Көн саен, иртән торуга, кабак янына йөгерәм. Ул күз алдында көнләп түгел, сәгатьләп үсә.
Елена Фирсова бакчасында гигант кабак кына түгел, гигант карбыз да үстергән. Аның авырлыгы 40 килограммга кадәр җиткән. Җир эшен кечкенәдән ярата ул. Бакчасында үскән борычларның авырлыгы да берсе-берсе 300-350 грамм.
Елена апа кышкы озын кичләрдә дә күңелсезләнми. Аның кышкы бакчасы махсус лампалар белән җиһазландырылган. Декабрь-февраль айларында аның кыяры, помидоры, редисы һәм хәтта карбызы да үсеп утыра.
Арыслан ГӘРӘЕВ.

Хәбәрләр

Аксубай районында дүртенче балалары туган гаиләләргә бер тапкыр 50 мең сум биреләчәк, башка балалар өчен — 10 ар мең сум.

Казанда “Бию көрәше”ндә Балтачтан Илнар Закиров җиңде һәм 300 мең сумлык сертификат алды.

14 сентябрьдә, Татарстан Рәисен сайлау көнендә, ике “Sollers ST8” автомобиле һәм 11 смартфон уйнатылачак.

Балтачта Мортаза байның тарихый киез итек фабрикасын 1 сумга саталар, аңа ашыгыч ремонт таләп ителә.

2026 елның языннан участокта Сосновский балтырганын бетермәгән өчен штраф кертеләчәк.

Айдар Җәббаров К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры баш режиссеры булачак.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“Бәллүр кыз” Лилия ТИМЕРГАЛЕЕВА: “ЭШТӘН КАЙТКАЧ, УТЫРЫП ЧӘЙ ЭЧӘР ФАТИРЫҢ БУЛУ ДА БӘХЕТ”
Татар дөньясы

“Бәллүр кыз” Лилия ТИМЕРГАЛЕЕВА: “ЭШТӘН КАЙТКАЧ, УТЫРЫП ЧӘЙ ЭЧӘР ФАТИРЫҢ БУЛУ ДА БӘХЕТ”

by irekmanager irekmanager
19 августа, 2024
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
ИПИНЕ НИЧЕК ПЕШЕРЕРГӘ?
Безнең өй

ИПИНЕ НИЧЕК ПЕШЕРЕРГӘ?

by irekmanager irekmanager
13 февраля, 2023
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru