• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 31.07.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“ЙОН ҖЕПНЕҢ ТӨСЕ УҢМЫЙ, ТУКЫМАГА ДА ЙОКМЫЙ”

Балтач районының Куныр авылында яшәүче Гөлшат апа Шәрәфетдинованың кул эшләрен күргәч, ирексездән балачак искә төшә. Кемнең генә өенә керсәң дә, түр якта караватка матур итеп чигүле мендәрләр өеп куелган булыр иде.
— Хәзер дә йортын шулай бизәүчеләр бар. Бүләк итеп бирәм, заказга да чигәм, — ди Гөлшат апа.

Гөлшат апа һөнәре буенча шәфкать туташы. 40 елга якын авылда фельдшер булып эшләп, лаеклы ялга чыккан. Аның ярдәмчел, сабыр, кече күңелле фельдшер чакларын авыл халкы әле дә сагынып искә ала.
— Без гаиләдә дүрт кыз үстек, мин иң өлкәне. Әни барыбызны да кул эшенә өйрәтте, бәйлибез дә, тегәбез дә, чигәбез дә. Фельдшер булып эшләгәндә кул эшенә вакыт калмый иде. Ныклап чигү чигә башлаганыма әле 10 ел гына, — ди Гөлшат апа тыйнак кына.
Аның оста чигүчегә әйләнүендә клуб мөдире булып эшләүче дустының роле зур: мөдир ансамбль кызларына дип тектерелгән алты алъяпкыч һәм алты яулык чигеп бирүен сорый. Шуннан соң Гөлшат апаның күңеле канатланып китә. Ул мендәр тышлары, сөлге, ашъяулык, хәтта намазлык та чигә башлый.
— Чигү үрнәкләрен дә үзем табам. Тирә-ягыбыз шулкадәр матур бит, күрә белергә генә кирәк. Кайда нинди чәчәк, рәсем күрсәм, фотога төшереп алам да, аннан кәгазьгә шуны күчереп ясыйм. Монысы — мендәр тышына, монысы сөлгегә булыр дип, билгеләп куям, — ди кул остасы.
Мендәр тышын, сөлгеләрне кибеттән сатып ала. Күләмле эшләренә мулине җебе җиткерә алмый башлагач, анысының да җаен тапкан ул.
— Өйдә киелми яткан нечкә җептән бәйләнгән кием-салымны сүтә башладым. Йон җепнең төсе уңмый, юганда тукымага да йокмый. 10 ел элек чиккән алъяпкычларым әле дә бик матур, — ди Гөлшат апа.
Чигелгән мендәр тышын, сөлгеләрне кул белән юарга һәм, мөмкинлек булса, крахмалларга киңәш итә ул.
Чигү шактый вакытны ала. Пар мендәр тышын чигү өчен кимендә ике атна вакыт кирәк икән.
— Илһам килүгә дә карый әле ул. Берара намазлык та чигә башлаган идем. Ике катлы тукыманы чигәсе булгач, бераз авыррак та, шуңа андый заказларга бик сирәк алынам. Әле менә ике алъяпкыч, яулык чигеп бирүне сорадылар, — ди Гөлшат апа.
Чигүле мендәр тышы, кием-салымны күпчелек өлкәннәр, урта яшьтәгеләр сорый икән. “Яшьлегемне искә төшерә”, “Әни истәлеге итеп сакларга телим” дип заказ бирүчеләр күп, ди кул остасы.
Ире Тәлгать белән бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүген инде әби-бабайның өч оныгы бар. Әниләренең осталыгы балаларына да күчкән. Кызы тапкырлап картиналар чигә, оныгы буяу белән картиналар ясый. Гөлшат апа районның “Ак калфак” хатын-кызлар җәмгыяте әгъзасы буларак та төрле чараларда актив катнаша.
Чулпан ГАЛИЕВА.

Хәбәрләр

1 сентябрьдән барлык мәктәп чатларын МАХ илкүләм мессенджерына күчерә башлыйлар.

Шагыйрь Равил Фәйзуллин йөзүләре 4 августта Апаста була.

1 сентябрьдән йөкле студентларга төбәктәге яшәү минимумы кадәр пособие бирелә башлый.

2 августта Казансу өстендә “Мин күкне сайлыйм” авиация бәйрәме узачак.

1 октябрьдән хәрби һәм көч органнары пенсионерларның пенсияләрен 7,6 %ка арттыралар.

Россиядә яңа MAX мессенджеры эшли башлады, кайбер депутатлар Ватсапны тыярга чакырды.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
УКЫЛМАГАН НАМАЗЛАР ӨЧЕН НИЧЕК ТӘҮБӘ ИТӘРГӘ?
иман нуры

УКЫЛМАГАН НАМАЗЛАР ӨЧЕН НИЧЕК ТӘҮБӘ ИТӘРГӘ?

by irekmanager irekmanager
21 ноября, 2023
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru