• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 01.06.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Татар дөньясы

“КАРТИНАЛАРЫМ ХӘТТА АЛЯСКАДА ДА БАР”

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Ш.Бикчурин исемендәге премия лауреаты, Россия һәм ТР Рәссамнар берлеге сафындагы танылган рәссам Мансур Салих улы ЗАКИРОВ Лениногорск районының Яңа Шөгер авылында яши. Олуг рәссамыбыз тугызынчы дистәне вакласа да, һәр көн картина язуда.

— Мансур абый, сез Бөек Ватан сугышы вакытында бала булгансыз. Ул еллар ничек истә калды?
— Сугыш башланганда миңа нибары 4 яшь иде. Әтием Мөхәммәтсалих белән саубуллашкан көнне яхшы хәтерлим. Ул елларда өч баласын берүзе тәрбияләгән әниебезнең тормышы бик авыр иде. Көнне төнгә ялгап, колхоз эшенә йөрде. Ач булдык, кычыткан ашы пешердек. Ачлыктан курку хисе озак вакыт сакланды.
Әти 1943 елның җәендә яраланып кайтты, аяклары янган иде. 1943 елда республиканың беренче нефть ятмасы ачылды. Ул башта шунда хисапчы булып эшләде, аннары нефтьчеләр бистәсендә тулай торак коменданты булды. Мине авылдан өч чакрым ераклыктагы Шөгер бистәсе урта мәктәбенә укырга бирде. Әти умартачылык белән дә шөгыльләнде. Умарталык тау битендә иде, мин дә 7-8 яшемнән аңа булыштым, җәйләрен шунда куна идек. Әти 1969 елда 64 яшендә үлде. Әти-әни гел хезмәттә булды. Безне: мине, Халидә, Сабит һәм Әнәсне аякка бастырырга кирәк иде.
— Рәссамлыкка ничек килдегез?
— Балачакта күмер белән ясадым, кирәк-ярак юк иде. Әниемнең бертуган энесе Мөстәким абый Мәскәүдән кунакка кайтканда пумала, киндерләр алып кайтып, сурәтләр ясап сата иде. Аны кызыксынып күзәттем. Аннары үзем дә ясый башладым. Армиядә Ташкентта булдым, хезмәт тәмамлангач, шунда сынлы сәнгать-театр училищесына укырга кердем, әмма әти-әнигә минем ярдәм кирәк иде. Кайтып, Шөгер нефть һәм битум заводына рәссам-бизәүче булып урнаштым. 1961-1966 елларда Лениногорск музыка-сынлы сәнгать училищесының графика бүлегендә белем алдым. 1963 елда гаилә кордым, 1964 елда улыбыз Илдар туды. Мәктәптә укыта башлаган идем, тик хезмәт хакы бик аз түләнде, шуңа күрә 1967 елда Себергә китәргә булдык. Миңа ул чакта 29 яшь иде. “Северовостокзолото” алтын табу компаниясенә караган геологик разведкада радист-техник булып эшли башладым. Соңрак Озерный бистәсенә күчтек һәм рәссам булып эшли башладым. 1971 елда кызыбыз Лилия туды.
Эш буенча тундраны аркылыга-буйга гиздем. Кесәмдә гел каләм, блокнот йөртеп, ошаган урыннарны эскиз итеп ясадым, ә ял көннәрендә кич белән пленэрга чыгып китә, икенче көнне кич белән генә кайта идем. Җәй айларында анда һәрчак Кояш, күк йөзе гел үзгәрештә. Тора-бара бу яклар күңелемне тәмам яулады. Шулай итеп, андагы мәгърур тауларны һәм янартауларны, бозлыкларны, салкын, томанлы, буранлы табигатьне теләп сурәтләдем. 1977 елда Чукотканың Анадырь шәһәренә күчендек, ниһаять, анда рәссамнар белән аралаштым, күргәзмәләрдә катнаштым.
— Беренче күргәзмәгезне кайчан ачтыгыз?
— 1982 елда Анадырьда ачтым. 1985 елда Владивостоктагы “Ерак Көнчыгыш” төбәкара күмәк күргәзмәгә чакырдылар. Себердә 20 ел яшәдек. Шушы вакыт эчендә нинди генә экспедицияләрдә катнашырга туры килмәде! Хатыным Роза мәктәптә рус теле укытты. Балаларны татар халык әкиятләре белән дә таныштырды, аларга татар шагыйрьләре шигырьләрен укыды. Туган якка өч елга бер кайтып йөрдек, яртышар ел отпускта әти-әнигә булыша идек.
1985 елда бөтенләйгә дип Чаллыга кайттык. Тик ияләшә алмадым да 1987 елда янә Себергә киттем. Гаиләм Чаллыда калды. Анадырьда күргәзмәләрдә катнаштым, картиналар сатылып торды. Ләкин әни чирләп киткәч, 1989 елда 51 яшемдә туган авылымда төпләндем. Әнинең бер баш умартасы бар иде, умартачылыкка тартылдым. Әни 1991 елда гүр иясе булды.
Һәрчак иҗат иттем. Көньяк-Көнчыгыш төбәге рәссамнары белән дә хезмәттәшлектә булдым. Әсәрләремне “Зур Идел” төбәкара күргәзмәләренә сайлап алдылар. Картиналарымны Әлмәт картина галереясе, “Казан” милли-мәдәни үзәге, Анадырь туган якны өйрәнү музее, Владимир-Суздаль музей-тыюлыгы һәм башка музейлар өчен сатып алдылар. Хезмәтләрем төрле дәүләтләрдә саклана, алар Аляскада да бар.
— Себердәге нинди вакыйгаларны искә аласыз?
— Хәвефле хәлләр искә төшкәли. Шөкер, Аллаһы Тәгалә булышлыгы белән исән калынды. Биек таудан егылып төшкәнем булды. Тундрада йөргәндә бүреләр дә, аюлар да килеп чыккалый иде. Врангель утравында морж кимереп ятучы дәү ак аюны күрдек. Яшь чак бит, фотографларга: “Хәзер аюга якынаям, ә сез фотога төшерерсез”, — дидем. Әкрен генә аюга таба киттем, үзем ясыйм, үзем якынаям. Менә ике арада берничә метр гына калды. Берзаман аю арткы тәпиләренә күтәрелде… Барыбыз да чигенеп куйдык. Аю тагын ризыгын кимерә башлады. “Фотога төшердегезме?”— дим, “Юк! Кая ул фотога төшерү!” — диделәр котлары алынган дусларым.
— Мансур абый, нәселегездә сынлы сәнгать юлын дәвам итүчеләр бармы?
— Улым Илдар Лениногорскида рәссам һөнәренә укыды, яхшы ясый, агачтан кул эшләнмәләре дә уя белә. Әмма ул башка һөнәрне сайлады. Кызым Лилия сәнгатьне бик үз итә. Ләкин Чаллы дәүләт педагогика институтының физика-математика факультетын сайлады. Аның хезмәте төзелеш белән бәйле. Оныгым Эмиль дизайнерлыкка укыды, оста ясый. Шөкер, нәселдә иҗатчылар бар.
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Ел саен кыш аенда бер төркем рәссамнар Яңа Шөгергә Мансур абый Закиров янына кайтып, хәлен белеп китәләр. Быел да Яңа Шөгердә кунак булганнар. “Кайтуыбызга Мансур абый үз йортында 80 картинаны тезеп, күргәзмә ясап куйган иде. Шулкадәр талантлы шәхес, безнең горурлык ул”, — дип яза үзенең социаль челтәрендә Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев.

Хәбәрләр

Татарстанда быел үзмәшгульләр 8,3 %ка арткан һәм 386 957 кешегә җиткән.

РФ Президенты В.Путин ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бирүне хуплады.

Җырчы Георгий Ибушев һәм яшь язучы Алинә Бикмуллина Татарстан Язучылар берлегенә алынды.

Балтач районында һәр яңа туган бала өчен ата-аналар бер тапкыр 25 мең сум акча ала.

Тәтеш районы Татарстанда беренче булып чәчүне төгәлләде.

Мәктәпләрдә җәйге каникуллар 26 майда башлана һәм 31 августка кадәр дәвам итәчәк.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

БӘХЕТЛЕ БУЛЫР ӨЧЕН, КЕМНЕДЕР БӘХЕТЛЕ ИТӘРГӘ КИРӘК
Татар дөньясы

БӘХЕТЛЕ БУЛЫР ӨЧЕН, КЕМНЕДЕР БӘХЕТЛЕ ИТӘРГӘ КИРӘК

by irekmanager irekmanager
27 мая, 2025
«ПОЗЫВНОЙ ТАТАРИН»
Сәхнә арты

«ПОЗЫВНОЙ ТАТАРИН»

by irekmanager irekmanager
29 мая, 2025
“ХАТЫНЫМ КАРТАЕРГА ИРЕК БИРМИ”
Сәхнә арты

“ХАТЫНЫМ КАРТАЕРГА ИРЕК БИРМИ”

by irekmanager irekmanager
26 мая, 2025
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru