• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 01.06.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Авыл тормышы

АВЫЛДА КЕМ ХУҖА?

Авыл: бетерергә түгел калдырырга? Өтерен кайда куясы? 2021 елның 16 декабрендә Дәүләт Думасына Клишас-Крашенинников тандемы җирле үзидарә реформасы турында закон проекты тәкъдим иткән иде. Кече шәһәрләрдәге үзидарәләрне, бистә, авыллардагы җирле үзидарәләрне, гади генә итеп әйткәндә, юкка чыгара торган әлеге закон 2022 елның 25 гыйнварында беренче укылышта кабул ителеп, 23 февральгә кадәр төзәтмәләр кертелергә тиеш иде. 24 февральдә илдәге вәзгыять башка якка борылыш алып, бу закон проектын ике елга оныттылар.

Шушы көннәрдә Якутиядән Казанга килгән физика-математика фәннәре докторы, Саха конгрессы әгъзасы Иван Шамаевны борчый икән шушы закон проекты. Аның кабул ителүе авылларны юкка чыгаруга китерәчәк, ди ул.

 

— Иван Иванович, бу закон кабул ителсә, авылны нәрсә көтәчәк? Әлеге законның максаты нәрсәдә?

— Төп максат, миңа калса, кешене җирдән аеруда. Авыл җирлеге административ-территориаль берәмлек буларак юкка чыгарыла. Бу реформалардан соң авыл халкы хокуксыз булып кала. Авыл үзидарәсе, сайлау системасы юкка чыгарыла. Бөтен район белән район башлыгы, шәһәр округлары белән шәһәр башлыгы идарә итә. Авыл җирлеге рәисе дә, авыл җирлегенең бюджетын формалаштыра торган депутат корпусы да юкка чыга. Авыл белән читтән торып идарә итәчәкләр. Аның мәнфәгатьләрен башкалар “кайгыртачак”.

Моның мисалы — Казан һәм аның тирәсендәге авыллар. 1998 елда Әки бистәсен Казанга кушканнан соң, аңа дистә еллар дәвамында шәһәрнең игътибары җитмәде. Кешеләр юлсызлыктан, коммуналь-хуҗалык проблемаларын чишә алмый иза чиктеләр. Әкидә үзәк урамга юл бары тик узган ел гына салынды. Җирле үзидарә реформасы турында закон кабул ителгәннән соң, җирле үзидарә бетерелеп, егермедән алып иллегә кадәр авыл муниципаль район округына берләштерелгәч, аларның мәнфәгатен читтән торып кайгырта башлаячаклар. Район башлыгының үзәктән 20-45 км читтә урнашкан авылларга барып җитәргә вакыты да, теләге дә булмас.

— Арча районына барып кайткансыз икән. Андагы тормыш сездәгедән ничегрәк аерыла?

— Гади халык белмәсә дә, җирле үзидарә башлыклары хәбәрдар. Татарстанда да бу законның кабул ителүеннән куркалар икән. Сездә 2012 елда бер оптимальләштерү булып, авыл җирлекләрен эреләндергәннәр, бер җирлеккә җидешәр авыл керергә мөмкин. Хәзер болар да бетерелеп, бары тик бер округ — район гына кала. Бу законда җирле үзидарәне бер баскычлы системага күчерү турында сүз бара.

— Хәзер бездә ике баскычлы система, әйеме? Җирле үзидарә һәм муниципаль районнар? Закон проектына аңлатма язуында Клишас-Крашенинников бөтен дөньяда бер баскычлы система дигән дәлил китерә.

— Юк, бу алай түгел. Без башка илләр тәҗрибәсен дә өйрәндек. 1,5, 2, 3 баскычлы системага нигезләнгән илләр дә бар. Әйтик, Германиядә җирле үзидарә общиналар һәм районнарны үз эченә ала. Франциядә — коммуна белән департамент, Польшада — гмина, повят һәм воеводалар. Бөекбританиядә дә ике яки өч баскычлы үзидарә системасы яши. Бездә ике баскычлы иде — җирлекләр һәм муниципалитетлар. Реформа уздырыла калса, Татарстанда 900 авыл җирлеге бетерелеп, районнар исәбеннән 43 муниципаль округ кына калыр. Ә бездә — Якутиядә 228 муниципаль җирлек юкка чыгарылып, 12 генә муниципалитет калачак, алар 19 тапкыр кими дигән сүз. Бездә торак пунктларның бер-берсеннән 500, хәтта 1000 чакрым ераклыкта урнашканын исәпкә алсаң, катастрофаның масштабларын аңлавы кыен түгел.

— Закон проектындагы муниципаль берәмлек — административ-территориаль берәмлек түгел, дигәнне ничек аңлата аласыз? Менә минем Югары Яхшый авыл җирлегенә караган салада яшәүче әти-әниемнең үз авыл территориясенә хакы юк булып чыгамыни? Кеше үзе яшәгән җирнең хуҗасы түгелмени?

— Закон проектының тагын бер куркынычы да шунда шул. Ул җирлектә яшәүчеләрне территориягә бәйләми. Кеше җирнең хуҗасы булудан туктый. Әле бу закон проекты язылганчы, 2017 елда ук Якутиянең Орто-Нахара җирлеген үзенең 275 000 кв. метр территориясеннән мәхрүм иттеләр. Конституция Судына кадәр барып, территорияләрне кайтару хокукына ия булсалар да, һаман кайтара алмыйлар. Ә бу проект кабул ителсә, бөтен ил буена шушы хәл күзәтеләчәк: кешеләр үзләренең казылма байлыкларына, үз җирләренә хуҗа булудан туктаячак.

Мисалга бер авылны гына алыйк. Бу закон кабул ителгән очракта, муниципаль округ, авыл халкының фикерен искә-санга алмый гына, авыл җирләрен сата, авыл хуҗалыгы җирләрен индивидуаль торак төзү кишәрлекләренә әйләндерә, күчерә алачак. Җирләр алынып, шәһәр агломерациясенә кушылырга, торак төзүчеләрнең мәнфәгатьләре генә искә алынырга, ә авыл халкы хокуксыз калырга мөмкин. Нәтиҗәдә нәрсә көтә? Авыл бетә. Авылга килмешәкләр килеп тула. Ресурслар талана. Халык бетә — милләт бетә. Милләт бетсә, республика да юкка чыга дигән сүз.

— Бу закон проектына ничек тәэсир итәргә мөмкин? Менә без, шушы җирлектә яшәүчеләр, ни эшли алабыз?

— Бу проектка тәнкыйть бик күп булды. 700 ләп төзәтмә килде, 30 мең кисәтү булды. (Аны хәтта корткычлык дип тә атадылар.) Икенче укылышка — 22 октябрьгә кадәр бу закон проектына үз фикереңне белдерергә кирәк. Төп тәкъдим монда әлеге закон проектын кире кайтару гына була ала. Инде кабул иткән очракта җирле үзидарә системасын ничә баскычлы итеп калдыруны төбәкләрнең үзләренә калдырырга кирәк. Төбәк тели икән, бер баскычлы системага күчә, тели икән, элеккечә эшләүне дәвам итә.

Айсылу ГАЛИЕВА.

Хәбәрләр

Татарстанда быел үзмәшгульләр 8,3 %ка арткан һәм 386 957 кешегә җиткән.

РФ Президенты В.Путин ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бирүне хуплады.

Җырчы Георгий Ибушев һәм яшь язучы Алинә Бикмуллина Татарстан Язучылар берлегенә алынды.

Балтач районында һәр яңа туган бала өчен ата-аналар бер тапкыр 25 мең сум акча ала.

Тәтеш районы Татарстанда беренче булып чәчүне төгәлләде.

Мәктәпләрдә җәйге каникуллар 26 майда башлана һәм 31 августка кадәр дәвам итәчәк.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

БӘХЕТЛЕ БУЛЫР ӨЧЕН, КЕМНЕДЕР БӘХЕТЛЕ ИТӘРГӘ КИРӘК
Татар дөньясы

БӘХЕТЛЕ БУЛЫР ӨЧЕН, КЕМНЕДЕР БӘХЕТЛЕ ИТӘРГӘ КИРӘК

by irekmanager irekmanager
27 мая, 2025
«ПОЗЫВНОЙ ТАТАРИН»
Сәхнә арты

«ПОЗЫВНОЙ ТАТАРИН»

by irekmanager irekmanager
29 мая, 2025
“ХАТЫНЫМ КАРТАЕРГА ИРЕК БИРМИ”
Сәхнә арты

“ХАТЫНЫМ КАРТАЕРГА ИРЕК БИРМИ”

by irekmanager irekmanager
26 мая, 2025
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru