Ел саен октябрьнең икенче якшәмбесендә Бөтенроссия авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Быел ул 13 октябрьгә туры килә. Авыл хуҗалыгы — илебездә алыштыргысыз, алдынгы, зур табыш керткән икътисадый тармакларның берсе. Өстәлебездәге ипи, ит, сөт, яшелчә… — барысы да алар тырышлыгы белән җитештерелә. Кыр батырлары, терлекче, механизатор, фермер, бакчачы, бүгенге бик үк җиңел булмаган шартларда авыл хуҗалыгы тармакларын өстерәп барган җитәкчеләр — һәркемнең керткән өлеше әйтеп бетергесез зур.
Соңгы елларда авыл хуҗалыгы тармагына эшкә кайтучы яшьләр бик аз. Әлеге өлкәдә эшләүнең уңай яклары, кыенлыклары, бүгенге шартлар… — кайбер хезмәткәрләр белән шулар һәм башкалар хакында сөйләштек.
Дамир ӘҺЛИУЛЛИН, Арча районы Наласа авылы (механизатор):
— 2005 елда, Наласа мәктәбендә IX сыйныфны тәмамлап, Үрнәк авыл хуҗалыгы лицеена укырга кердем. Шул чорда ук Күлтәс басуына салам ташырга чыгардылар. Ә җәйге каникулларда туган авылым кырларында комбайнчы булып эшләдем. Эш буенча беренче тәҗрибә, чыныгулар шушы булды. 2008 елда укуны тәмамлап, Наласага эшкә кайттым. Кышын — тракторда, машинада, җәен комбайнда хезмәт куям. Эшемне яратам, намус белән башкарам. Иртән чыгып китәм, кич кайтам. Эшләгән кешегә эш тә, хөрмәт тә бар: ел саен районга чакыртып, бүләклиләр. Хезмәт хакы да әйбәт. Хәзер техника яхшы, чит илнеке. Элекке еллардагы кебек тузанга батып эсседә йөрисе түгел. Бу араларда терлекләргә сенаж, силос әзерләдек. Хуҗалыкта да малларыбыз күп. Ашатырга ашлыгын, печәнен, саламын бирәләр. Тырышсаң, авылда да бер дигән итеп, матур яшәргә була.
Зөлфия ҖӘББАРОВА, сыер савучы, Чүпрәле районы Кече Чынлы авылы:
— Башта авылда балалар бакчасында эшләдем. Ул ябылгач, җитәкчебез чакырып алып, фермада сыер савучы булып эшли башладым. Ул чакта 20 яшьтә идем. Хәзер “Чынлы” ҖЧҖдә хезмәт куюыма 30 елдан артты. Эшемне бик яратам. Китәргә, дигән уй бервакытта да башка кермәде. Бүген минем төркемдә 60 сыер. Бер көнгә 1,5 тонна сөт савам. Сыерларга элек кушамат бирә идек. Һәр төркемнеке аерым: сыер савучы исеме нинди хәрефтән башлана, сыерларга да шулай куя идек. Мәсәлән, минем сыерларга Заря, Звезда, Знамя һәм башка кушамат тагабыз. Хәзер номерлар белән генә йөртәбез.
Элекке белән чагыштырганда, соңгы елларда эш шактый җиңеләйде. Кул көчен техника алыштырды. Заманчалаштырган, шундый уңай шартлар булдырган өчен, җитәкчебез Барис Аппау улы Гафуровка зур рәхмәт! Хезмәтне бәялиләр. Узган ел “Татарстанның атказанган терлекчесе” исеменә ия булдым. Эш хаклары да яхшы: 40-50 шәр мең сум алабыз, вакытында бирәләр. Соңгы елларда авыл хуҗалыгына кайтып эшкә урнашучы яшьләр бик юк. Биредә төпләнеп калганнар тырышып эшлибез. Без гаилә белән гел авыл хуҗалыгы тармагында булдык. Тормыш иптәшем Ингел дә алдынгы комбайнчы иде. Кызганыч, кинәт кенә йөрәк чире белән үлеп китте. Урыны җәннәттә булсын. Ике кыз үстердек. Эльмира һәм Вәсилә дә мәктәп елларыннан ук колхозда, әтиләренә комбайнчы ярдәмчесе булып эшләделәр. Хәзер икесе дә тормышта. Олы кызым авылдаш егетебез Фәннүргә кияүгә чыгып, авылда төпләнеп калды. Төпчегебез Вәсилә гаиләсе белән Казанда яши. Ике оныгым бар.
“37 ел комбайнда, тракторда эшләдем”
Илгизә ГАБДРӘШИТОВА, комбайнчы, Актаныш районы Татар Суксуы авылы:
— Актанышта училищеда механизаторлыкка укыдым. Механизатор гаиләсендә үскәч, техникага мәхәббәт кечкенәдән килә. IV сыйныфтан инде әтинең тракторының рулен боргалаштыра идем. Училищены тәмамлауга, механизатор булып эшли башладым. 37 ел буе комбайн, тракторда эшләдем. 1981 елда кергән идем, 2017 елда лаеклы ялга киттем. “Тагын эшләгез инде”, — дип чакырганнар иде. Һәрнәрсәнең үз вакыты. Эшләгән чорда хезмәтне күрделәр, канәгать булдык. Бөтен яклап алдынгылар рәтендә бардым. Хатын-кыз булсам да, үҗәтлек көчле иде. Ир-атлардан калышмадым, кайчак артыграк та булсын дип тырыша идем. Ашыгып өйгә кайту ягын карамадым, уңыш күбрәк җыелсын, дип тырыштым. Ирем дә механизатор булды. Кырдан кайтып кермәдек. Биш балабыз да мөстәкыйль булып үсте. “Ана даны” медаленә лаек булдым.
Хәзер Өлкәннәр көнендә бүләкләүләр бик юк… Кеше эшләгәндә генә кадерле. Кызларым, механизатор булабыз дисәләр, ризалык бирмәс идем. Иртән сәгать 6 тулганчы чыгып китеп, урып-җыю вакытында төнлә кайтып керүләр… Балалар белән “записка” аша аралаша идек. Эшлисе эшләрне язып калдырып, чыгып китәбез. Эше рәхәт. Өйдә ятарга мөмкинлек булмады, шул ягы бар. Хәзер лаеклы ялда ял итәбез. Булганына шөкер итеп яшибез.
“Яшьләр авылга кайтмый, аларны кызыксындырырга кирәк”
Тимур САФИН, хуҗалык җитәкчесе урынбасары, Тукай районы Мерәс авылы:
— Яшүсмер чактан үзебезнең авылдагы күмәк хуҗалыкта эшлим, дисәм ялгыш булмас. Хәзер миңа 30 яшь, “Салих Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе” ҖЧҖдә директор урынбасары вазыйфасын башкарам. Терлекчелек, игенчелек, орлыкчылык — берничә тармак алып барабыз, нәселле таналар сатабыз. Авылга яшьләр бик кайтмый. Аларны тарту өчен кызыксындыру чаралары кирәк. Безнең хуҗалык, махсус программа буенча, Казан дәүләт аграр университетында авыл кызларын һәм егетләрен стипендия түләп укытабыз, шулай кадрлар әзерлибез. Җәен практикага безгә кайталар. Аларга да, безгә дә җайлы. Диплом алгач, берничә ел кайтып эшләргә тиеш булалар. Әлеге программа буенча өч белгеч диплом алып кайтты, икесе укый. Хезмәт хакын вакытында бирергә тырышабыз. Ферма булгач, кул хезмәтеннән тулысынча китеп бетеп булмый, шулай да эш системасы максималь автоматлаштырылган.
Авылны бик яратам, беркайчан шәһәргә тартылмадым, китәсем килмәде. Гаиләм белән матур гына яшибез. Тормыш иптәшем бухгалтериядә эшли. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә авыр, әмма мактаулы эшендә уңышлар телим. Барыбызга да алга таба да тырышып хезмәт куярга инде.
Гөлнур ГӘРӘЕВА, сыер савучы, Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылы:
— 1973 елда туганмын. Гаиләдә биш бала үстек, бер дә иркә булмадык. Әти — тракторда, әни ферма эшендә. Бик күп мал-туар, кош-корт асрадык. Урта мәктәпне тәмамлагач, Мамадышта бухгалтерлык курсларында укыдым. Укуны тәмамлауга, авыл егете Рәискә кияүгә чыктым. Шул елның көзендә әнием: “Мине фермада башка бүлеккә күчерәләр. Сыерларым бик яхшы. Минем урынга эшкә кермисеңме?” — диде. 1992 елның 16 октябреннән фермада мин, быел 32 ел була. Каенана-каенатам белән бергә яшәдек. Каенанам бакыйлыкта, әти исән, үз көен үзе көйли әле. Ирем белән ике кыз үстердек. Айзилә һәм Алиябез балачактан эшкә өйрәнеп үсте. Икесе дә авылыбыз егетләренә кияүгә чыкты. Кода-кодагыйларым да, кияүләрем дә бик ярдәмчел, әйбәтләр.
Малларыбыз күп: өч сыер, үгезләр бар, 100 чеби, 30 үрдәк алып үстердек. Елга өч-дүрт баш мал суеп сатабыз. Икешәр бакча бәрәңге үстерәбез. Үзебездән арткан кыяр-помидорны да сатабыз. Яраннар, петунияләр үстерәм. Кечкенәдән җыр-моңга гашыйк булдым. Авылда эшләүче “Мирас” ансамбленә йөрим, төрле чараларда катнашабыз.
Хезмәтемә килгәндә, авыр чаклар да, җиңел вакытлар да күп булды. Имгәнүләрсез дә узмады. Элекке белән чагыштырганда, хәзер хезмәт җиңелрәк дип әйтсәк тә, барыбер эше күп: элек 22 сыер саусак, хәзер — 50 баш. Бер эше кимесә, бүтәне өстәлде. Аллага шөкер, җитәкчеләр эшебезне күрә. 2021 елда, ул вакытта күмәк хуҗалыкны Айнур Мифтахов җитәкли иде, “Татарстанның атказанган терлекчесе” дигән мактаулы исем бирелде. Тормышыбыз җитеш, бөтен нәрсәбез бар. Девизым шундый булды: борынымнан кан акса да, кешегә күрсәтмәскә. 2011, 2021 елларда “Ел хатын-кызы” номинациясе буенча бүләкләделәр. 2015 елда “Үрнәк гаилә”дә катнаштык. Шифаханәгә юллама бирделәр. Хезмәтемә күрә мактау грамоталарым, бүләкләүләр бик күп булды.
Хәзер “Умная ферма” ҖЧҖдә эшлибез. Бәйрәм саен акчалата бүләк бирәләр. Туган көн, юбилейларыбызны да онытмыйлар. Хуҗаларыбыз әйбәт. “Рәхмәт. Булдырасыз!” — дип кенә торалар.
Лилия ЙОСЫПОВА.
P.S. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Иртә таңнан кичкә, урып-җыю чорларында төнгә кадәр көч куясыз. Рәхмәт сезгә!