• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 07.06.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Минем хокук

“САЛЫМ 300 СУМНАН АЗРАК БУЛСА, ТҮЛӘҮ ТУРЫНДА ХӘБӘР КИЛМИ”

Нигә быел салымны 2 декабрьгә кадәр түләргә кирәк? Түләү кәгазе килмәсә, нишләргә? Салым түләү өлкәсендәге яңалыклар хакында Россия салым хезмәтенең Татарстан буенча 5 нче салым инспекциясе бүлек җитәкчесе Мөнир ШӘЙДУЛЛИН белән сөйләштек.

“Быел банкта кертемнәре булганнар да салым түли”

— Мөнир Әмирович, танышларыма салым түләү кәгазьләре почта аша килә башлады. Миңа никтер килмәде әле. Бу очракта нишләргә?

— Салым түләү кәгазьләре почта аша килмәгән икән, димәк, кешенең Федераль салым хезмәте сайтында шәхси кабинетына электрон формада җибәрелгән. Моны nalog.gov.ru сайты аша шәхси кабинетыгыздан тикшерергә була. Шулай ук Дәүләт хезмәтләре порталында да салым турында мәгълүматны күрергә мөмкин. Еллык салым күләме 300 сумнан кимрәк булса да, түләү кәгазе килми (элек ул 100 сум иде). Ике елныкы бергә кушып җибәреләчәк. Әгәр бу сәбәпләрнең берсе дә туры килмәсә, 1 ноябрьгә кадәр бернинди хәбәр юк икән, салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

— Федераль салым хезмәте сайтындагы шәхси кабинетның паролен онытсаң, нишләргә?

— Парольне оныткан булсаң йә сайтка керә алмасаң, яңасын ике төрле юл белән алырга була. Беренчесе — теләсә кайсы салым инспекциясе аша. Икенчесе — күпфункцияле үзәкләрдән. Үзең белән паспорт кирәк. ИНН номерын хәтердән белсәң, тагын да яхшы. Шәхси кабинет аша салымны онлайн түләргә, үзеңне кызыксындырган сорауны язып җибәрергә дә була.

— Салым түләү өлкәсендә нинди яңалыклар бар?

— Быелдан банктагы кертемгә исәпләнгән процентларга салым кертелде. Дөресрәге, бу закон ике ел элек имзаланган иде. РФ Президенты тарафыннан ике елга мораторий игълан ителү аркасында гамәлгә керми торды. Быелдан салым исәпләнә башлады. Өлкәннәр арасында: “Үлемтеккә дигән акчамны банкка салган идем, хәзер салым түлисе буламы?” — дип борчылучылар бар. Ачыклык кертергә кирәк. Бу — кертемгә түгел, процентларга салым. Аннары процент 150 мең сумнан кимрәк булган очракта салым алынмый. Әйтик, кеше банкка 2 миллион сум салды, ди. 15 % еллык ставка белән 300 мең сум процент җыела. Шуннан 150 мең сум чигерелә. Калган 150 мең сумның 13 %ына салым каралган. Татарстанда 33 мең кешегә шундый төр салым буенча түләү җибәрелде.

Элек һәр салым буенча түләү аерым иде. Хәзер бердәм салым системасы кертелде. Бөтен салымны бер квитанция, бер куар-код белән түләргә була.

“Бала өчен әти-әнисе түли”

— Салымны быел нигә 2 декабрьгә кадәр түләргә кушалар? Түләмәсәң, нәрсә була?

— Салым кодексы нигезендә, налог 1 декабрьгә кадәр түләнеп бетәргә тиеш. Быел ул якшәмбе — ял көненә туры килә. Шуңа да закон нигезендә, түләү 2 декабрьгә күчерелә. Әгәр салымны вакытында түләмәсәң, пеня арта башлый. Бурычлы кешеләрнең исемлеге булдырыла. Аларга кисәтү кәгазе җибәрелә. Шуннан соң да кеше салымны түләми икән, эше судка тапшырыла. Монда инде суд чыгымы өстәлә, суд приставлары эшкә җигелә. Бурычлы кешеләрне ачыклау өлкәсендә ЮХИДИ, миграция хезмәткәрләре белән дә актив эшлибез. Транспорт чарасына арест салу, 10 мең сумнан артык бурычы булган кешеләрне чит илгә чыгармау алымнары да кулланыла. Шөкер, Татарстан салым түләү буенча Идел буе федераль округында алдынгы урында.

— Салымны ничек түләргә?

— Салымны “Налоги ФЛ” кушымтасы, Федераль салым сайтындагы шәхси кабинет, онлайн-сервислар аша, шулай ук почта бүлекләрендә, банкларда, терминал ярдәмендә, квитанциядәге куар-код белән дә түләргә була. Салым түләгәндә комиссия тотылырга тиеш түгел.

— Балаларга да салым түләү кәгазе киләме?

— Әйе, милке теркәлгән икән, балигъ булмаган балаларга да салым каралган. Аның өчен әти-әнисе, законлы вәкиле түли.

— Редакциягә шалтыратканнар иде. Татарстан теркәү палатасыннан мәгълүматлар озак килү сәбәпле, балаларга салым быел гына килде. Алдагы еллар өчен дә түлисе буламы, диләр?

— Теркәү үткәрүче оешмалар җибәргән хәбәр нигезендә салым исәпләнә. Әгәр мәгълүмат соңарып килгән икән, димәк, аны киләсе елга яңадан исәпләп җибәрәчәкләр. Закон нигезендә, иң күбе өч еллык салымны бергә исәпләргә була. Берничә ел өчен берьюлы түләргә авыр булырга мөмкин. Шуңа да салым инспекциясенә милек турында мәгълүматны үзең җиткерсәң яхшырак.

Кемнәргә ташлама каралган?

— Салым түләгәндә кемнәргә ташлама каралган?

— Пенсионерлар, сугыш ветераннары, Советлар Союзы, РФ геройлары, I һәм II төркем инвалидлары, хәрбиләр, Чернобыль фаҗигасендә зыян күрүчеләр, күп балалы гаиләләр, махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләр, шулай ук пенсия алды яшендәге кешеләргә салым түләгәндә ташлама каралган. Һәр пенсионер

6 сутый җиргә салым түләүдән азат ителә. Әйтик, кешенең 10 сутый җире бар икән, ул 4 сутый өчен генә түли. Бер милек салымы, ягъни бер йорт, бер фатир яисә бүлмә, бер гараж яки машина кую урыны салымын түләмиләр.

— Инвалидларга транспорт салымын түләүдә яңалыклар юкмы?

— Барысы да элеккечә калды. I һәм II төркем инвалидлары бер транспорт чарасы салымыннан азат ителә. Төп шарт: автомобильнең егәрлеге 100 ат көченнән артмаска тиеш (сугыш инвалидлары очрагында егәрлек — 110 ат көче). Әгәр инвалид исемендә берничә машина икән, ул бары тик берсенең салымыннан гына азат ителә.

— Ни өчен авыл җирендәге салым шәһәрнекеннән аерыла?

— Бу милекнең кадастр бәясенә бәйле. Хәтта шәһәрнең төрле районында урнашкан торакка салым төрлечә килергә мөмкин. Казан үзәгендәге йорт белән шәһәр читендәге торак бертөрле бәядә була алмый бит. Ә транспорт салымы шәһәрдә дә, авылда да бер. Анысы машинаның егәрлегенә бәйле рәвештә генә аерыла.

— Салым акчасы кая китә?

— Транспорт салымы — төбәкләр карамагындагы салым. Ул Татарстанда транспорт, юл инфраструктурасын төзекләндерүгә тотыла. Ә милек һәм җир өчен салым җирле салым булып санала. Алары шул районны, авылны үстерүгә тотыла. Салым акчасының бер өлеше бюджет өлкәсендәгеләрнең хезмәт хакын формалаштыру, мәктәптә балаларны өлешчә бушлай ашату, социаль объектлар төзекләндерү һәм төзүгә тотыла. Шуңа да һәр кеше салымны аңлап, вакытында түләсен иде.

Салым буенча сораулар булса, Федераль салым хезмәте идарәсенең контакт үзәгенә 8-800-22-22-222 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Салым турындагы сорауларга ачыклык кертү өчен,  барлык салым инспекцияләрендә 14 ноябрьдә ачык ишекләр көне үтәчәк.

Эльвира МОЗАФФАРОВА.

 

Хәбәрләр

“Ярдәм” мәчетеннән күрмәүче 3 ир-ат, 1 хатын-кыз һәм аларны озата баручы 4 кеше хаҗга китте.

29 майда галим Әбрар Кәримуллинның тууына 100 ел тулды. Ул Саба районы Чәбия -Чүрчи авылында туган һәм җирләнгән.

6 июнь — Корбан гаете. Казанда 14.00 сәгатьтә Кремль яр буенда “Корбан фест” уза.

Татарстанда быел үзмәшгульләр 8,3 %ка арткан һәм 386 957 кешегә җиткән.

РФ Президенты В.Путин ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бирүне хуплады.

Җырчы Георгий Ибушев һәм яшь язучы Алинә Бикмуллина Татарстан Язучылар берлегенә алынды.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
КЫРМЫСКАЛАРНЫ НИЧЕК БЕТЕРЕРГӘ?
Бакчачы почмагы

КЫРМЫСКАЛАРНЫ НИЧЕК БЕТЕРЕРГӘ?

by irekmanager irekmanager
4 апреля, 2023
ЧИЯГӘ ЯЗГЫ ТУКЛАНДЫРУ
Бакчачы почмагы

ЧИЯГӘ ЯЗГЫ ТУКЛАНДЫРУ

by irekmanager irekmanager
26 марта, 2023
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru