Җырчы Люция МУСИНА тормышында соңгы вакытларда зур югалтулар да, сөенечле вакыйгалар да булды. Иҗатында да яңалыклар аз түгел: бер-бер артлы яңа җырлары чыгып тора, клиплар әзерли. Рөстәм абый белән чыгыш ясап йөриләр. Балалары да танылган җырчылар төркемендә эшли. Барысы хакында да иркенләп сөйләшик әле дип, Люция белән көзге матур бер көндә паркта күрештек.
“Китсәң, укудан куабыз”, — диделәр”
— Люция, “Татарстанның атказанган артисты” исеме бирелү белән чын күңелдән котлыйбыз!
— Мәҗлесләрдә мине күптән: “Татарстанның атказанган артисты”, — дип игълан итәләр иде. “Юк, ул исемне алмадым бит әле. Алай дип әйтмәгез, ярамый”, — дип елмая идем. Әлбәттә, бирелгәч, күңелле инде. Иҗатымда катнашы булган һәркемгә, беренче чиратта әти-әниемә зур рәхмәт! Бу хакта үземнән бигрәк әти-әнием бик хыялланды. Тик икесе дә әлеге шатлыклы мизгелләрне күрергә өлгермәде.
Балалар бакчасына йөргәндә үк җырлый идем. Авылдашларым һәрчак кул чабып, канат куеп торды. Әмма әти-әни мине мәдәният институтына кертергә теләмәде, җырчы итәселәре килмәде. Бәлки, инглиз теле буенча үзеңне сынап карарсың, диделәр. Әти Казанга институтка имтиханга алып килде. Эчемнән генә, керә алмасам ярар иде, дип теләп тордым. Әти белешеп чыкты да: “Әй, инглизчәң ул хәтле шәп түгел синең. Ярар, әйдә, үзең теләгәнеңә кер”, — дип, аннан алып китте. Әни фармацевт булуымны теләде. Барыбер Казан дәүләт мәдәният институтына кердем. Бераз вакыт узгач, бу карарым белән әти-әни дә килеште. Сәхнә эшен яратуымны алар да аңлады.
Мәдәният юлыннан китүемдә җырчы Зәйнәб Фәрхетдинованың да “гаебе” бар. Мәктәпне тәмамлаганда төшемә керде. Зәйнәб апа безнең авыл клубына килгән дә, әйдә дип, үз артыннан чакыра. Аңа ияреп киттем. Үземчә, сәхнә юлын сайларга бер этәргеч бу, дип юрадым.
— Сәхнә эшчәнлегеңә ничә ел булды, Люция? Кайсы җырчылар белән эшләдең?
— 1993 елда институтка кердем. II курста укыганда ук безне җыеп, гастроль турына алып чыгып киттеләр. Тәүге барган ягыбыз Чүпрәле районы булды. Әллә ун көн чыгыш ясап кайттык шунда. Яшь чаклар. Мишәр егетләре көтүләре белән артыбыздан йөри, урлап алып калмасыннар дип, кызлар бераз курыккан да идек. Колеялы урамнардан трактор арбаларына утырып йөргәнебез бүгенгедәй хәтердә. Хатирәләрне көндәлеккә дә язып бара идем.
III курста Габделфәт Сафин төркемендә җырлап йөрдем. Әмма имтиханнар чорында кыенга туры килде. Укытучыларым алай йөрергә рөхсәт бирмәде. “Гастрольгә китсәң, укудан куабыз”, — диделәр. Төп эшем уку булгач, концерт төркеменнән киттем. Соңрак Газинур Фарукшин, Асаф Вәлиев, Нуретдин Хөсәенов, Сәләви-Мәләви һәм башкалар белән эшләдем.
“Улыбыз һәм кызыбыз да музыка өньясында”
— Ул чакта Рөстәм абый белән таныш идеңме?
— Таныш идек. Рөстәм ул чакта җырчы Эльвира Хәйруллина белән йөри башлаган иде. Концертлар белән, диюем. Шуңа, бергә җырлыйк, дип әйтмәдем. Дусларча аралашып кына йөрдек. Кайсы җырчы чакыра, шуның белән эшләдем. Ә аерым эшчәнлегем соңрак башланды. Укуны төгәлләп, ике ел төрле артистларда эшләгәч, кияүгә чыктым.
— Сезнең танышу тарихын искә төшерик әле.
— 1994 елда, II курста укыганда татарча дискотекада таныштык без. Берәрсе белән аралашып, фонограмма ясатып булмасмы, дигән уй белән барган идем. Шунда Рөстәмне күрдем. Таныштык, ул мине озата кайтты. Беренче фонограммаларымны Оскар Усмановның әтисе Вадим абыйдан ясаттым. Студент вакытта ук акча эшли башлагач, рәхәт иде. Ничек керә, шулай чыга иде инде ул: костюмнар, җыр яздыру, тегесе-монысы…
— Рөстәм абый нинди хис-тойгы калдырды?
— Хатын-кызда эчке сиземләү була бит. Рөстәмне әллә кайчаннан беләм кебек тоелды. Югыйсә күргән-белгән кешем түгел, җырлаганын да ишеткәнем юк иде. Ачык, гади, матур, мине үзенә җәлеп итте. Нәрсә сораса, шуңа ихлас җавап бирә идем. Озата кайтса да, башта егетем буларак кабул итмәдем. Ул чакта кияүгә чыгарга уйламый да идем, уйда уку гына булды. Әмма шулай күрешкәләп йөри-йөри ияләштем. Ике ел ярым чамасы очрашкач, аерылышып тордык.
— Озакка сузылдымы?
— Ел ярым узгандыр. Әмма очрашмаган чакта да ул мине җырларга чакыргалады. “Акча түләсәләр, кем белән барсам да ярый”, — дидем дә ризалаштым. Дөрес, ул чакта авыр булды инде. Рөстәм башка кыз белән очраша башлады. Соңрак аларның арасы өзелеп, кабат кавыштык без. Суынышып бетмәгән булганбыз, күрәсең (көлә).
— Закировлар гаиләсе оешканга ничә ел инде?
— 2000 елда өйләнештек. Язылышуга Закирова фамилиясен алдым. Сәхнәдә генә Мусина булып йөрим.
Улыбыз Айрат белән кызыбыз Миләүшә дә кечкенәдән музыка дөньясында кайный. Теләкләренә каршы килмәдек. Музыка мәктәбеннән кайтып кермәделәр. Айрат футболга да бик яратып йөрде. Миләүшә башта биюче булырга теләде. Анысына да йөрттек, тик күңеле тиз кайтты. Айрат Казан музыка көллиятендә укыды, армиядә хезмәт итте. Килешү төзеп, берничә ай Согуд Гарәбстанында саксофончы булып эшләп кайтырга да өлгерде. Рәхмәт инде, уйнавын бик яратканнар. Үзенә кыйбатлы гитара бүләк иткәннәр. Төрле танылган җырчылар эшләргә чакырып тора аны. Табышлы, күңеленә яткан вариантлар булса, чит илгә китү теләге дә юк түгел.
Миләүшә Казан музыка көллиятендә соңгы курста укый, бик җаваплы елы. Ришат Төхвәтуллин төркемендә җырлап йөри. Яратып эшли.
— Миләүшәнең чәче бик озын.
— Әле бераз гына кыскартты. Чәчне тәрбияләүдән бигрәк, башына авыр. Чәч начар энергияне үзенә җыя, дигән сүз дә бар. “Бераз кистергәч тә рәхәт булып китте, әни”, — ди.
— Балаларның аерым яшәү турында сүз кузгатканы юкмы?
— Юк алай. Аларның өйдә торган чаклары да сирәк. Берсе кайта, икенчесе чыгып китә.
“Хәзер инде буш өй каршы ала…”
Люция — Лениногорск районының Туктар Урдаласы авылы кызы. Бик тырыш гаиләдә үсә. Әти-әнисе, лаеклы ялга чыккач та, умарта асрыйлар, шактый еллар шәхси кибет тоталар. Люциянең ике энесе гаиләләре белән Казанда яши. Кызганыч, авылда тулы куәтенә тормыш тартып барган әти-әнисе бер-бер артлы вафат була. Минзаhит абый өч ел элек 73 яшендә яман шештән үлә. Быел җәй әниләре дә бакыйлыкка күчкән…
— Люция, Галия апаның соңгы вакытларда хәле ничек булды?
— Әни авырмады. Чирли торган кеше түгел иде ул, хастаханәгә барганы булмады, дару эчмәде. Җиңелчә авырганда үләннәр белән дәваланды. Әти дә шулай иде. Әмма аңарда яман шеш икәнен белгәч, теләмәсәң дә, килешүдән башка чарабыз юк иде. Таза, нык әтиебез күз алдында сүнде. Ә әнинең үлеменә әле дә ышанмыйбыз. Чабып йөргән җирдән бит. Июльдәге бик нык эсселәрдә дүрт көн рәттән җиләккә барган. Кан басымы кисәк күтәрелгән, җиңелчә формада инсульт булган. Реанимациягә салдылар. Бер атна узгач, әни үлде. 71 яшь иде. Авыр хәл, йөрәгем әрни. Бик сагынам. Төшемә сирәк керә. Шунда күрсәм дә күңелем була инде.
— Йорт бушмы хәзер?
— Әнинең бакча тулы бәрәңге, яшелчәсе калды. Утыртма, чәчмә дигәнебезне дә тыңламый иде. Тавыкларны күршеләргә бирдек. Умарта да тота иде. Бөтен эшне үзе эшләде. Әни булмагач, беренче тапкыр бал аерттым. Зур, яхшы йортыбыз буш. Энекәшләрнең Казанда икешәр катлы йортлары. Шәһәрдә төпләнгәч, алар да хәзер авылга күченеп кайтмый инде. Атна саен диярлек кайтырга тырышам. 5 сәгать кайтам, 5 сәгать киләм. Өйне бикләп китү рухый яктан бик авыр. “Әни, Казанга исән-сау килеп җиттем”, — дип шалтыратып әйтәсе килә, юк…
— Рөстәм абыйның әнисе — каенанаң да китеп барды.
— Әни узган ел үлде. 90 яшьтән узган иде. Өч ел түшәктә ятты. Рөстәмнең бертуганы Расих абый белән хатыны Лилия апа карады. Аларга бик зур рәхмәт. Анда да йорт буш хәзер. Арча якын, Рөстәм еш кайта. Юл өстендә булгач, банкетларга барганда-кайтканда да кереп кунабыз. Бәрәңге, кабак, ташкабак үстерәбез. Артканын Рөстәм Казанга алып килеп сата. Мәшәкате күп инде, әмма ул яратып башкара. “Тәгәрәткән бәрәңге”, — дип җырлый-җырлый эшли.
Лилия ЙОСЫПОВА.