• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 24.05.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Гаилә

“ӘТИЕМ — ДӨНЬЯДАГЫ ИҢ-ИҢ ӘЙБӘТ ӘТИ!”

Әти булганда дөнья ямьле. Чөнки ул — яклаучыбыз, саклаучыбыз, төпле терәгебез, илһам чишмәбез. Газета укучыларыбыздан да әтиләре белән бәйле кызыклы истәлекләр, тормышта якын кешеләре биргән төпле киңәшләре һәм өйрәткән эшләре турында кызыксындык.

Гөлназ ГЫЙНИЯТОВА, “ТНВ-Планета” телеканалының алып баручысы:

— Әтием — дөньядагы иң-иң әйбәт әти! Ул — бик кадерле якын кешем. Гел “әти, әти” дип йөреп, кайчагында әнине көнләштереп тә куям. Ул миңа зур авторитет, кулыннан килмәгән эше юк, “Эшлисе планнарымны төнлә уйлап ятам да икенче көнне шуңа тотынам”, — ди ул. Аны “Кулибиныбыз” дип йөртәбез. Заманында югары белем алып, шәһәрдә яшәсә, үзеннән зур инженер чыккан булыр иде. Ләкин ул авылны, әнкәсен ташламаган, гомере буе кешеләргә, туганнарга ярдәм итеп яши. Киң күңелле, беркайчан зарланмый, юмарт ул. Безнең өчен җан атып тора, әнине бик нык ярата, иртән чәй эчкәндә бер-берсенең аркаларыннан кагып яратуларын күргәч, күзгә яшьләр килә. Шул арада сүзләшеп, шунда ук дуслашып, кызык итеп яши алар. Безне дә шулай тәрбияләделәр: ачу сакламаска, киң күңелле булырга, кешеләрне яратырга. Әти белән бакчада эшләүне шулкадәр көтеп алам. Көлешә-көлешә, кызык хәлләрне сөйләп, вакыт үткәне сизелми дә. Якын кешемә әнкәем белән тигез озын гомер телим.

Гөлүсә СӨНГАТУЛЛИНА, “Татарстан-24” каналы алып баручысы:

— Әтием Гомәр — бала җанлы, кайгыртучан, олы йөрәкле, шул ук вакытта таләпчән дә. Балачактан бер мизгелне аермачык хәтерлим: кышкы салкыннарда уйнап, туңып кайткач, әти бияләемне салдырып, кулларымны кысып җылыта иде. Әтинең көчле, батыр куллары… Әлеге хатирә күңелемне хәзер дә җылыта! Ул һәрвакыт яхшы укуымны, акыллы, тәртипле булуымны теләде. Репетиторга Аюкөйдергән авылыннан Апаска хәтле йөртә иде. Ул тешләремә кадәр кайгыртты. Хәтта мин курыккач, XI сыйныфка хәтле теш табибына үзе йөртте. Әти белән бергәләп бал кортларын карау, печәнгә йөрү, бергәләп шаярулар — үзе бер ләззәт. Рәхмәт, әти!

Зөлфәт ЗИННУРОВ, “Татар радиосы”ның баш мөхәррире:

— Әтием Шамил кечкенәләр белән олыларча сөйләшә белә һәм сабыйларны да сөйләттерә иде. Аның белән озаклап мунча керә идек. Мунчада ул үзен синең яшьтәшең кебек тота, сораулар бирә, киңәшләрен әйткәнен хәтерлим. Син онытылып, бөтен сереңне дә якын кешеңә әйтә ала идең. Әти минем өчен тормыш йөген бар яктан тартып барган ир-ат буларак күз алдында калды. Кызганыч, бик иртә китеп барды: 55 яшендә бакыйлыкка күчте. Тормышын бар яклап төзеде, рәхәтләнеп оныклар сөяр вакыты җиткәч, безне ташлап китте.

Адилә БОРҺАНОВА, “Зәй офыклары” газетасы журналисты:

— Әтиебез Таһир гомер буе авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйды. Кечкенә чакта шук булдык. Әни: “Тынычлап өйдә эш карыйм”, — дип, әти төшке ашка кайткач, безне аның белән кырга җибәрә иде. Сеңлем, энем белән басуда комбайннар икмәк суктырганны, аннары кукуруз урганны күреп үстек. Әти безгә тәрәзәдән комбайн бункеры тулганны карап торырга куша, “КамАЗ” арбасы тулгач, ындыр табагына китәбез. Караңгы төшкәч кенә арып-талып, басу тузанына батып кайтып җитәбез. Хәзер әтиебез туган нигездә ялгызы гына яши. Әнкәй вафатына да 11 ел тула. Әти безнең өчен әни урынына калды.

Рауза ХУҖИЕВА, Кукмара районы Төркәш авылы, пенсионер:

— Әтием Фоат Хуҗиәхмәтов — искиткеч тырыш, изге күңелле кеше иде. Гаиләдә 6 бала үстек. Әнием — Саба районы Кече Кибәче авылы кызы. Икесе дә бик тырышлар иде, урыннары оҗмах түрендә булсын. Әтием сугышның башыннан ахырына кадәр көрәшеп, авылга кайтып, гаилә корган. Әни белән Саба районындагы Әпте басуында эшләгәндә танышкан. Ул чагында икесе дә трактор йөрткән. Әтиебез искиткеч күп һөнәр иясе иде. Тугыз кешелек гаиләне туендырды, үзебез үстергән сарык йоныннан итек басты, мичләр чыгарды. Хәзер мин яши торган йортны абыйлар белән үзе төзегән. Өебез каршында гына инеш ага. Әтиебез шунда күпер салды, акча сорап йөрмәде. Авылга ут керде, ә безгә юк. Әти баганасын, электрчыларны үзе табып кертте. Аның кулы кергән корылма күрсәм, әтине күргәндәй булам.

Хәбир ИБРАҺИМ, язучы-драматург, шагыйрь:

— Әтием Кәбир легендар шәхес, Ленин ордены кавалеры, миллионер колхоз (Апас районы “Ленин” колхозы) җитәкчесе, сугыш ветераны иде. Әти үз атасын күрмичә үскән. Атасы Вәлиулла 26 яшендә Беренче бөтендөнья сугышында һәлак булган. Әнисе Сәрбиҗиһан өч баласы белән тол калган, ә әтигә ул вакытта өч кенә яшь булган. Әтисезлек аның күңелен гел тырнап торды. Шуңа күрә дә ул безгә — дүрт балага чын аталарча тәрбия бирде, усал да, йомшак та булды. 93 яшендә бакыйлыкка күчте. Зиратта ел саен үзенә яңа урын ала иде. Бәлкем, шуңа да озын гомерле булгандыр, кем белә. “Ике нарат зират өстендә, урын алып куйдың үзеңә, әткәй, син ашыкма әле китәргә, җан җылыңнан мәхрүм итәргә…” — дип язгач, әтинең бик күңеле булган иде. Әти биргән хезмәт тәрбиясе миңа киләчәк тормышымда бик ярдәм итте. Үзем дә әти үрнәгендә балаларыма яхшы ата булырга тырыштым. Балалар әтиләре белән яшәргә, әтиләре кул астында үсәргә тиеш. Чөнки әтисез бала — нәүмиз бала.

Илгиз хәзрәт ӘХМӘДУЛЛИН, “Балтач нуры” мәчете имам-хатыйбы:

— Ир-ат булачак балаларына хәерле әни сайларга тиеш. Никах укылганда ук Аллаһы Тәгалә тарафыннан әти кешегә гаиләне тулысынча тәэмин итү бурычы куела. Әти кешегә балаларына дөньяга ни өчен килүен аңлатырга кирәк. Нәрсә ярый һәм ярамый? Балаларны тәрбияләгәндә иң зур җаваплылык та әти кешедә. Кыямәт көнендә дә ул үзе, хатыны һәм балалары өчен дә җавап бирәчәк. Әти кеше балаларын хезмәткә тиешенчә өйрәтергә тиеш. Олы тормыш юлына балалары бар яклап әзер булып үссеннәр.

Алмаз САФИУЛЛИН, Апас, “Газпром Трансгаз” оешмасы хезмәткәре:

— Һәр ир-егетнең тәрбиясендә әти зур роль уйный дип уйлыйм. Иң файдалы киңәше әтинең техникада йөрү буенча булды дип саныйм. “Улым, кызу йөрмә, акрын гына хәрәкәт ит. Чаптырып һәр кеше йөри белә. Менә син акрын йөрергә өйрән”, — диде. Бүген дә әлеге сүзләрне истә тотып, техникага утыргач, тизлекне арттырмыйм.

Арыслан ГӘРӘЕВ әзерләде.

 

Хәбәрләр

Балтач районында һәр яңа туган бала өчен ата-аналар бер тапкыр 25 мең сум акча ала.

Тәтеш районы Татарстанда беренче булып чәчүне төгәлләде.

Мәктәпләрдә җәйге каникуллар 26 майда башлана һәм 31 августка кадәр дәвам итәчәк.

20-22 майда Казанда “Идел-Янцзы” Россия-Кытай яшьләре форумы узачак.

Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә 16-17 майда Курай бәйрәме узачак.

Камал театрының яңа бинасындагы беренче юбилей — ТР халык артисты Рузия Мотыйгуллинаның иҗат кичәсе үтте.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
Зәринә ХӘСӘНШИНА: “ХӘЗЕР ВАКЫТЫ ҖИТТЕ ДИП САНЫЙМ”
Сәхнә арты

Зәринә ХӘСӘНШИНА: “ХӘЗЕР ВАКЫТЫ ҖИТТЕ ДИП САНЫЙМ”

by irekmanager irekmanager
29 февраля, 2024
“БЕРЕНЧЕ СЪЕМКАГА СУГЫШЫП КИЛГӘН ИДЕМ”
Сәхнә арты

“БЕРЕНЧЕ СЪЕМКАГА СУГЫШЫП КИЛГӘН ИДЕМ”

by irekmanager irekmanager
19 мая, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru