• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 09.09.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Сәхнә арты

“ДНРГА КИЛҮ — МИНЕМ ӨЧЕН ЗУР МӘКТӘП”

Озак еллар “Болгар” радиосында эшләгән танылган алып баручы Илнур ФӘЙЗРАХМАНОВ соңгы елларда социаль челтәрләрдә теге яки бу вәзгыятькә карата үз фикерен белдереп, шактый гына шау-шу уятты. Әйтик, махсус операция башлангач, милли бәйрәмебез Сабантуйны үткәрмәскә чакырды. “Егет-кызларыбыз ут астында булганда, Сабантуйда күңел ачуны күз алдына китерә алмыйм”, — дип язды Илнур ул чагында. Төзелешкә эшче булып, менә үзе дә ДНРга киткән икән.

“Өч мәртәбә гариза яздым”

— Илнур, аңлавымча, сез башта Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләгәнсез. Бу фикергә ничек килдегез?

— Әйе, контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китү теләгем бар иде. Өч мәртәбә гариза яздым. Ләкин икесендә хәрби медицина комиссиясен уза алмадым. Чөнки аякта — протез. Өченче тапкыр баргач, хәрби комиссар янына алып керделәр. Анда: “Сәламәтлегең космоска оча торган дип язарга да була. Тик уйла: синең белән унлап кеше хәрби заданиегә бара. Алар синең темпка ияреп, мәңгегә ятып калырга мөмкин. Аннан ул протезың өстәмә 50 кг лы обмундированиегә чыдыймы? Башкаларны харап итәм дип курыкмасаң, алар үлеме өчен җавап бирергә әзер булсаң, әйдә, килешү төзибез”, — диделәр. Бу минем өчен саллы аргумент иде. Шулай итеп, махсус хәрби операциягә бармый калдым.

— Сез армиядә булдыгызмы? Хәрби тормыш ни дәрәҗәдә таныш?

— Хәрби хезмәт узмадым. Барысы да нульдән буласы иде. Дөрес, сак хезмәтендә утлы корал белән эшләргә рөхсәтем бар.

— Әлеге уй-ниятләрегезне гаиләгез, якыннарыгыз ничек кабул итте? Белүебезчә, гаилә тормышыгыз да, аерылышулардан соң кире җайланып, чиста биттән башланган иде кебек… Хатыным, балаларым янына кайта алмасам, дигән уйлар да килми калмагандыр…

— Өйдәгеләр холкымны белә: башка килгән, тәвәккәлләгән гамәлне эшләүдән мине беркем кире күндерә алмый. Бары тик үзем уемнан кире кайтсам гына. Китәргә җыенуымны беренчесендә авыр, аннан соң инде тыныч кабул иттеләр. Кайта алмасам, дигән уй юк иде. “Везучий” кеше мин. Киткән очракта кире кайтасыма никтер ышана идем. Аны эш итеп карый идем. Ләкин хәрби комиссар белән булган сөйләшү кайнарлыкны сүрелдерде. Башкалар үлеме өчен үземне гомер буена гаепле санау — монысы артык иде.

— Ә эшкә китүегез ничек булды? Үзегез белән нәрсәләр алдыгыз?

— Төзелешкә китү дә уйланып эшләнде. Казан фирмасы белән килешү төзедек. Беренче сорау — нәрсә эшли беләсең? Штукатурка, шпатлевка, буяу, гипсокартон белән тышлау… Боларның һәркайсын эшләп караган бар. Поездга билетны фирма алды, торак өчен дә түли. Казаннан ялгызым гына киттем. Үзем белән кием-салым алдым. Чәйнек, кәстрүл ише кирәк-яракны әле аласы бар.

“Куртка киеп йокларга туры килә”

— Яңа җирләргә аяк баскач, башка килгән беренче уй, хис нинди иде? Шок кичердегезме?

— Блокпосттан узуга, иртәнге караңгылык аша күңелгә шом керде. Юл читендә кайчандыр дот булган бетон блоклар, танкларга каршы куелган бетон “тешләр” күзгә ташлана. Мариупольгә иртәнге сәгать биштә килеп кердек. Автобус тәрәзәсеннән корымга буялган йортлар да, урталай ярылганнары да күренеп кала. Үзәктә ялт иттереп парк ясаганнар. Зур проспектта ара-тирә машиналарны санамаганда, шәһәрдә этләр дә мин генә идек. Сулда — әле сугыш барган төбәкләргә илтә торган юл, уңда — иңен-буен айкап сугыш узган шәһәр. Мондагы “Азовсталь” заводы янында бәрелештә генә дә ничәмә мең егетләребез башын салды…

Монда килеп төшкәч, беренче уй нинди булдымы? Авылдашым, якын дусларымның улы Рәсүл турындагы хатирәләр яңарды. Шушы җирләр өчен башын салды ул. Әлеге юллардан хәрби частена узгандыр дип уйладым… Мариупольдән мине Донецкига җибәрделәр. Маршрут буенча юллар салына. Шофер егет сугыш узган тарафны күрсәтеп: “Бу юл да гел ут астында иде”, — дип сөйләде. Ике ел элек бәрелеш барган басулар быел инде сөрелгән. Димәк, миналардан чистартылган. Донецкида сугыш хәрәкәтләре узмаган. Шәһәрнең төрле районнарына снарядлар төшеп шартлау гына шактый зыян салган. Мин күпкә начаррак булыр дип көткән идем. Безнең фирманың бер объекты саналган МЧС бинасы исә теткәләнгән. Егетләр шул хәрабәне торгыза.

Донецк турында сөйләгәндә, әгәр Казанның 1970-1980 еллар фотоларын күргәнегез булса, бүгенге шәһәр шул хәлдә. Яңа районы да, иске кварталлар да Советлар Союзы таркалганнан соң төзекләндерү күрмәгән. Ишегалдында яктырткыч фонарьлар да юк. Подъездларда гына тәмәке уты кебек лампалар пыскый.

— Яшәү шартларыгыз, ашау-эчү ничек?

— Яшәү урыны — тулай торакта. Иске булса да, тәртиптә тотарга тырышалар. Янәшәдә снарядлар төшеп, тәрәзә пыялалары коелган. Пыяла урынына полиэтилен кадакланган, җилдә лап-лоп килеп җилферди. Пыяла булмагач, урамнан тавыш та, салкын да керә. Шуңа да тәрәзәне җылылык саклый торган материал белән тулысынча томаладым. Җылылык бирелмәгәч, салкынлык та үзен сиздерә. Җиллерәк көннәрдә свитер гына түгел, куртка киеп йокларга туры килә. Монда һәр районның үзенең су бирү графигы. Безнең Киев районында җөп санлы көннәрдә кушалар. Бит-кулларны юу, бәдрәф өчен шул көнне су җыеп куясың. Су килгән көнне дә беренче каттан ары менми. Юынырга душ бар. Анысына зур чаннарга су җыеп куялар. Чаннан бойлер аша җылынып, душка килә. Иң мөһиме — эчә торган суга кытлык юк, анысын һәр көнне китерәләр һәм шулай ук су 400 литрлы чаннарда саклана. Газ да өзлексез эшли. Аткан тавышлар гел ишетелә. Дөресрәге, безнең һава һөҗүменнән саклау системалары шәһәргә төбәп аткан ракеталарны бәреп төшерә. Узган атнада күрше урам өстенә җиткәч бәрделәр. Йортларга зыян килмәгән. Аның калдыклары да шартларга мөмкин бит. Шахталар булган Петровский районын күбрәк утка тоталар. Без — үзәктәрәк.

“Кибетләрдә бөтен нәрсә дә бар”

— Халык килгән кешеләрне өнәми, дип язасыз. Бу нәрсәдә чагыла? Үзегез анда баргач, карале, моны болай дип язганнар иде, ә бу бөтенләй башкача икән, дигән гаҗәпләнүләр булдымы?

— Халык килгән кешеләрне яратып бетерми. Үзара елмаеп аралашалар. Килеп берәр нәрсә сорасаң, тупас җавап кайтаралар. Чөнки сөйләшүеңнән үк кем икәнеңне беләләр. Русчаң бит башкача… Кибетчеләр дә бик төксе. Монда теге яки бу тауарны тәкъдим итү, нәрсә эзлисез, булышыйммы, дип сорау юк. “Барысы да каршыңда, ал, тыгын” кебегрәк караш. Әгәр 10-15 кибеттә шундый караш тойганмын икән, димәк, минем каприз гына түгел инде бу. Безгә нигәдер мондагы кешеләрне корбан ролендә, сытылган, мескен итеп күрсәтәләр. Шулайдыр, бар! Кайберләренә кайчак аркаң белән борылырга куркырсың! Мин килгәндә шәһәрдә “Россия в каждом из нас” дигән билбордлар эленеп тора иде. Алары да салдырылды. Әллә срогы чыкты, әллә башка сәбәп… Әлеге дә баягы, журналист холкы астыртын бер сәбәп эзли инде.

— Анда нәрсә эшлисез? Авыл егете булгач, бөтен эшне беләсездер, әллә кайбер нәрсәләргә өйрәнергә дә туры киләме?

— Бүлмәләрне шпатлевкалау, буяу белән шөгыльләнәм. Үземне бөтен эшкә өйрәнеп үстем димәс идем. Әти үзе янында чуалганны яратмады. “Сиңа өйрәткәнче, үзем тизрәк эшләп куям”, — дия иде. 44 яшь бит инде. Ниндидер хирыслыклар бар ул. Хәзер шуларны зуррак масштабта гына эшлисе.

— Кышка керергә дә күп калмады. Сез яшәгән Донецк салкыннарга ни дәрәҗәдә әзер? Халык бигрәк тә нәрсәгә мохтаҗ?

— Донецкида санаулы микрорайоннарны санамаганда, ягулык сезоны башланмаган. Башланырмы икән ул? Бик күп котельняларны төзекләндерү, торбалар салу кебек эшләр башкарыла. Аралашкан җирле халыктан шуны күрәм: иң зур мохтаҗлык — билгесезлектән арыну. Әле монда һаман да тынычлык килешүе төзелер дә кире Украина ягына кайтырбыз, дип уйлыйлар кебек.

— Кибетләр, даруханәләр эшлиме? Татарстан кешеләре очрыймы?

— Кибетләрдә бөтен нәрсә дә бар. Казан белән чагыштырганда, бәя күпкә кыйммәт. Минем өчен гаҗәбе шул — кибетләргә ипинең ике-өч көнгә бер генә китерелүе. Авыл түгел бит инде. Даруханәләр дә, бездәге кебек, бер йортта икешәр түгел, кварталга бер. Аларның да кайберләре кичке сәгать бишкә кадәр генә ачык. Тагын бер сәерлек: монда безнең элемтә операторларыннан халыкара роуминг, ДНРны Россия биләмәсе дип танырга теләмиләр бугай. Интернет өчен бер көнгә 200 сумнан роуминг куялар.

Татарстанлылар күп. Безнекеләр юл сала, йортлар төзи, төзекләндерә. Мин килешү төзегән Казан фирмасы Мариуполь, Донецк, Лисичанск, Рубежноеда эш алып бара. Ноябрьдә Донецкида 23-25 катлы йортлар төзелә башларга тиеш. Эш күп.

— Анда кайчанга кадәр эшләргә ниятлисез?

— Вахта — кырык көн, аннан ун көн ял бирелә. Өйгә кайтып килергә мөмкин. Җыеп шуны әйтә алам, иҗадый кеше буларак, монда килү — минем өчен зур мәктәп. Киләчәктә язарга бик күп “җим” дә. Хәлләрне белү өчен җирле халык арасында кайнарга кирәк.

Гүзәл САБИРОВА.

 

Хәбәрләр

Аксубай районында дүртенче балалары туган гаиләләргә бер тапкыр 50 мең сум биреләчәк, башка балалар өчен — 10 ар мең сум.

Казанда “Бию көрәше”ндә Балтачтан Илнар Закиров җиңде һәм 300 мең сумлык сертификат алды.

14 сентябрьдә, Татарстан Рәисен сайлау көнендә, ике “Sollers ST8” автомобиле һәм 11 смартфон уйнатылачак.

Балтачта Мортаза байның тарихый киез итек фабрикасын 1 сумга саталар, аңа ашыгыч ремонт таләп ителә.

2026 елның языннан участокта Сосновский балтырганын бетермәгән өчен штраф кертеләчәк.

Айдар Җәббаров К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры баш режиссеры булачак.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“Бәллүр кыз” Лилия ТИМЕРГАЛЕЕВА: “ЭШТӘН КАЙТКАЧ, УТЫРЫП ЧӘЙ ЭЧӘР ФАТИРЫҢ БУЛУ ДА БӘХЕТ”
Татар дөньясы

“Бәллүр кыз” Лилия ТИМЕРГАЛЕЕВА: “ЭШТӘН КАЙТКАЧ, УТЫРЫП ЧӘЙ ЭЧӘР ФАТИРЫҢ БУЛУ ДА БӘХЕТ”

by irekmanager irekmanager
19 августа, 2024
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
ИПИНЕ НИЧЕК ПЕШЕРЕРГӘ?
Безнең өй

ИПИНЕ НИЧЕК ПЕШЕРЕРГӘ?

by irekmanager irekmanager
13 февраля, 2023
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru