Мөслимә хатын-кыз, сөекле хатын, олы җанлы әни, игътибарлы килен, яраткан кыз һәм апа. Сүзем Балтач районының Бөрбаш авылында яшәүче, үз брендын булдырып, гүзәл затларны шәригатьчә тегелгән милли рухтагы киемнәр белән куандыручы, блогер, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт гаиләсенең төп йорттагы киленнәре Альбина ФАЗЛЫЕВА турында бара.
“Курчакларыма күлмәкләр тегә идем”
— Әссәламүгаләйкүм, Альбина! Сезгә кайсы яктан карасам да, сокланам. Сүзне кайда туып-үсүегез, әти-әниегез, гаиләдә ничә бала булуыгыз хакында сөйләшүдән башлыйк әле.
— Вәгаләйкүмәссәләм! Тумышым белән мин Киров өлкәсе Нократ Аланы районындагы Урта Шөн исемле татар авылыннан. Бу якларда рус милләтеннән булучылар яшәсә дә, берничә татар авылы бар, без татар мәктәбендә укып, үз телебездә сөйләшеп үстек. Шушы авыллар татарлыкны, миллилекне саклап калган.
Гаиләдә без энем белән икәү, дәү әниле төп йортта үстек, әти белән әнинең дәү әнигә хөрмәтен күреп тәрбияләндек. Дәү әни яшьли тол калып, биш баланы ялгызы аякка бастырган. Мин кечкенәдән дәү әни янында булдым, аның белән дус кызлар кебек идек, гел серләшеп яшәдек. Төп йорт булгач, җәй айларында, ял көннәрендә безгә гел абый-апаларыбыз кайта, кунаклар җыела торган иде.
— Белүемчә, тегүчелек сәләте сезгә әбиегездән килгән?
— Дәү әни гомер буе тегүче, кул остасы иде. Элек бигрәк тә кием аз вакыт, киемне тектереп кигән чаклар. Безнең авылда ул заманда көнкүреш комбинаты булган. Дәү әни башта шунда тегүче булып эшләгән, аннары үзе комбинат белән идарә иткән. Эштән соң аерым заказлар алып та теккән, тегелгән күлмәкләрен башка авылларга да йөреп сата торган булганнар. Дәү әни минем өчен һәрвакыт үрнәк иде. Безгә гел кеше килде, дәү әни тегеләсе күлмәкнең үлчәмен ала да бергәләп тукыма сайлыйлар иде. Дәү әнинең эшләгәнен карап, өйрәнеп утырып, тегү машинасы тавышын ишетеп үстем. Шуңа да миңа тегү сәләте йоккандыр дип уйлыйм. Дәү әнидән калган калдык-постык тукымадан курчакларыма күлмәкләр тектем. Уйнаудан бигрәк, аларга күлмәк тегү белән мәшгуль идем.
Мин олы сыйныфларга җиткәч, әтием ислам дине белән кызыксына башлады, гаиләбез белән дингә килдек. Яңа тормыш башлап җибәрдек, дип әйтергә дә мөмкин. Нәкъ шул чакта булачак каенатам Җәлил хәзрәт белән таныштык. Шул вакытта дини киемнәр мәсьәләсе килеп туды. Моннан егерме еллар элек мөселманча тегелгән киемнәр юк дәрәҗәсендә иде. Казанда берничә генә кибет булган, ә без башкалага еш йөрми идек. Менә бу яктан да дәү әни ярдәм итте. Үз идеяләремне дәү әнигә сөйләгәч, ул миңа тукымаларны кисеп бирә иде, югары сыйныфларда үземә киемнәр тегеп кидем. Дәү әнинең саклап кына тоткан яңа тегү машинасы бар иде. “Кызым, тузан җыеп ятмасын, рәхәтләнеп файдалан”, — дип, шул тегү машинасын бүләк итте. Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә укырга керү өчен әңгәмә узарга үзем теккән күлмәктән барганым истә.
“Бик тәрбияле гаиләгә килдем”
Җәлил хәзрәт һәм Гөлфәния ханымның уллары Булат, Алмаз, кызлары Айсылу гаилә корып, инде әти-әни булганнар. Уртанчылары Алмаз, киленнәре Альбина һәм 4 оныклары үзләре белән төп йортта яши.
— Альбина, Сез — Җәлил хәзрәт гаиләсендә төп йорттагы килен кеше. Электән татар-мөселман хатын-кызлары каенана-каенатаны хөрмәтләп яшәгән. Сезне шушы йолаларга тугры калган килен дип күрәм. Серләре белән уртаклашыгыз әле.
— Әлхәмдүлилләһ, Аллаһы Тәгалә язмышыма Җәлил хәзрәтнең килене булуны язган. Минем өчен бу зур дәрәҗә, моңа бик сөенәм. Бик тәрбияле гаиләгә килдем. Мин туып-үскән гаиләдә дә тәрбиягә зур басым ясала иде. Әти үз әнисен бик хөрмәтләде, табынга башта дәү әни утырып, ризыкны авыз итә башламыйча, без ашамый идек. Әти тәрбия мәсьәләсе, Аллаһка мәхәббәт, кешеләргә мәрхәмәтле булу турында гел сөйләп торды. Шуңа да дини мохиттә үскән кыз бала булып, дини гаиләгә килү минем өчен бик зур бәхет булды. Әни белән дәү әниемнең дусларча аралашуы, серләшүе дә мине гел сокландыра иде. Әнигә гел: “Сез дәү әни белән шундый дуслар”, — дип әйтә идем, миңа да шундый каенана белән яшәү язса иде, дип дога кыла идем. Кыз баланың догасы кабул була дигәндәй, үземә дә шушы бәхет насыйп булды. Әлхәмдүлилләһ, килен булып төшкән йортта әти белән әни бик яратып каршы алдылар. Яшь кеше бар нәрсәне дә белеп бетермәскә мөмкин, алар һәрнәрсәдә сабырлык, мәрхәмәтлелек күрсәтте. Бик матур гаилә булып яши башладык, ул чакта әле Җәлил әтинең әнисе — әби дә исән иде.
Төп йортта каенана һәм каената белән яшәгән килен буларак, шуны әйтергә телим: бу язмышыма Аллаһы Тәгалә мине кечкенәдән әзерләгән. Һәрвакыт туганнарны җыеп торган йортта үскән, каенана һәм килен мөнәсәбәтенә сокланып яшәгән бала буларак, бүген хәзерге яшәү рәвешемнең максатын, асылын белеп гомер итәм. Һәм моның өчен Аллаһка рәхмәтлемен.
Тегү эшләренә килгәндә дә шулай: моннан ун ел элек заказга киемнәр тегә идем, моны бик яратып, күңел биреп эшләдем. Әгәр ул вакытта миңа берәрсе: “Киләчәктә үзең киемнәр текмәячәксең”, — дисә, моңа ышанмас идем. Бүген, чыннан да, киемнәр текмим, безнең үз цехыбыз, кибетләребез, тегүче кызларыбыз бар, ә мин бу эшләр белән идарә генә итәм. Хәзер Аллаһы Тәгалә мине шушы зур эшләргә әзерләгәнен аңлыйм. Әгәр әлеге эшләрнең ничек башкарылганын белмәсәм, аларны алып бара алмаган булыр идем. Аллаһы Тәгалә безне кечкенәдән киләчәк тормышыбыз өчен тәрбияли, төрле сабакларын бирә, өйрәтә. Язмышыңны Аллаһы Тәгаләгә тапшырырга гына кирәк. Безнең өчен ничек хәерле булуын Ул Үзе хәл итәчәк. Хәзерге тормышыма карап, Аллаһы Тәгалә миңа тагы да яхшырагын, хәерлесен әзерләгәнен аңлыйм.
— Тормыш иптәшегез Алмаз да алтын куллы кеше, үзенең остаханәсендә ниләр генә ясамый. Димәк, сез үз һөнәрегездә дә ирегез белән киңәшләшә аласыз?
— Әйе, ирем — бик сәләтле, иҗадый кеше. Ризык әзерләү ягыннан да оста, шундый тәмле итеп казанда ит ризыклары, пылау пешерә. Элек сыерлар асраган вакытларда сырның әллә нинди төрләрен ясый иде. Һәр эшне җиренә җиткереп башкара ул. Алмаз — бик табигать җанлы, авылга гашыйк кеше. Маллар асрап, аларны ашатырга ярата, печәнен үзе әзерли, моны ул шундый күңел биреп, канәгатьлек хисе кичереп эшли. Балыкка йөрергә, табигатьне күзәтергә ярата. Миңа исә гел шәһәр, Казан ошый иде. Иремнең шундый табигать җанлы, авылга гашыйк кеше булуын күреп, мин дә аннан үрнәк алдым, аның шулай әйләнә-тирәне ярата белүенә сокланып яшим.
“Әти-әни догасы зур көчкә ия”
— Тегү эшләре белән шөгыльләнеп китүегез, эш башы хакында сөйләгезче.
— Студент вакытта, мәдрәсәдә укыганда бу һөнәрне камилләштерергә хыяллана идем. Өч ел көллияттә укыдым. Анда тегү практикасы бик шәп булды, көчле осталар өйрәтте, тирән гыйлем бирделәр. Шунда укыганда ук үз клиентларым барлыкка килде. Эшемне бик яратып башкардым, теккән киемнәремне дә яраталар иде. Кияүгә чыгып, авылга яшәргә кайткан атнамда ук итәк тегәргә заказ бирделәр. Авылда “сарафан радиосы” бик әйбәт эшли бит. Башта авыл кешесе, аннары райондагылар килә башлады, клиентларым артканнан-артты. Социаль челтәрләр тормышыбызга кереп барган чак иде, анда да эшләремне урнаштыра башладым. Болардан тыш үз фикерләрем, эш процессы белән дә бүлешә идем. Кешегә бу бик кызыклы булуын аңладым. Ирем белән уртага салып сөйләштек тә кибет ачарга булдык. Аерым үзең генә эшләп, атнасына ике-өч кенә күлмәк тегеп була, ә сораучылар күбәйде. Ул чакта ирем ерак юлга чыгып эшләп йөрде, миңа да балалар белән кыен, аның өчен дә борчылып тора идек. Шуңа ул да үз эшеннән туктап, икәүләп башкарырбыз дип, үз эшебезне башлап җибәрдек: цех булдырып, күпләп тукымалар кайтарттык.
— Шундый зур эшләр башкарачагыгызны күз алдына китергән идегезме?
— Дөресен әйткәндә, хыялланмаган идем. Аллаһы Тәгалә Үзе безгә юлын ачып тора. Әлбәттә, аның сынаулары да, авырлыклары да булды, әмма мин үзем генә түгел бит. Монда бик көчле команда хезмәт куя. Иң нык терәгем — Алмазым. Әти-әниләребезнең хәер-догалары белән әлеге эшләр алга бара, монысы бик мөһим. Кайбер кеше моны вак нәрсәгә саный, тик әти-әни догасы зур көчкә ия.
— Эшегездә иң элек сезне нәрсә илһамландыра?
— Гүзәл затлар тормышта зур эш башкара: ирен тәрбияли, балалар үстерә. Яңа киемнәр алу аңа рәхәтлек бирә, ул шул матурлыклар белән бераз күңелен күтәрә. Менә шушы юлда сәбәпче булу, аларның шатлыкларын күрү мине илһамландыра. Безнең кибетләрдә киенгән кызлар, апалар канәгать калып миңа язгач, тагын да куанып эшлим.
“Һәр халыкның үз киеме”
— Милли киемнәр халкыбыз өчен аеруча да тансык дип уйлыйм. Бу идея ничек туды?
— Беренче тапкыр гомрә хаҗына баргач, һәр халыкның үз киеме булуына игътибар иттем. Һиндстан, Малайзия, Казахстаннан килгән мөселман хатын-кызлары — барысы да үзләренең милли киемнәреннән. Шул чакта: “Нигә безнең халыкның да аерылып торган үз киеме юк икән?” — дип уйладым. Ул вакытта милли киемнәр көндәлектә кию өчен тегелми, бары сәхнә киеме буларак кына бара иде. Тыйнак кына милли чигелеш белән эшләнгән киемнәр әзерләргә кирәк, дигән уй килде башка. Бу эш мине көтеп торган икән! Үз коллекциябезне булдырырга җыенгач та, иң беренче эш итеп, милли киемнәр тегеп чыгардым. Аны шулкадәр яратып кабул иттеләр. Хатын-кызларыбызның милли киемгә сусаганын аңладым. Әлхәмдүлилләһ, бүген дә шушы эшебезне туктатмыйбыз. Татарлыгыбыз үссен, балаларыбыз миллилекне сеңдереп үссен иде. Яшүсмер кызларыбыз өчен дә милли киемнәр тегеп чыгара башладык. Шушы эшләрне башкарган дәвердә калган брендлар да моны күреп, милли бизәкләрне үзләрендә куллана башлады. Моңа бик куанам.
— Дүрт сабый күп игътибар таләп итә. Ничек барысына да өлгерәсез? Гаиләгездә балалар тәрбиясендә нәрсәгә өстенлек бирелә?
— Мин берүзем түгел. Ирем гел ярдәм итә, һәр эшне бергә башкарабыз, өйдә дә, эштә дә бергә без. Ул балаларны түгәрәкләргә, мәчеткә дәресләргә йөртә. Әби-бабайлары да оныкларына үзләренең мәхәббәтен, тәрбиясен биреп үстерә. Бала күбрәк үрнәк алып тәрбияләнә бит. Иң беренче чиратта алар өчен гаиләдәге мохит, әти-әниләргә карата нинди мөгамәләдә булуыбыз зур роль уйный. Без балаларга һәр эштә үрнәк булырга, ешрак аралашырга, дин гыйлемен өйрәтергә, сүрәләр ятлатырга тырышабыз. Мине әти-әнием яратып үстергән кебек, мин дә балаларыма шул мәхәббәтне бирергә тырышам. Аларның балачаклары бәхетле булсын дип көч куям, чөнки бала өчен кечкенәдән мәхәббәттә, тулы гаиләдә үсү мөһим.
— Мөслимә хатын-кыз, ир хатыны, килен, әни, үз хыялын тормышка ашырган кеше буларак, кызларыбызга нинди киңәшләр бирер идегез, Альбина?
— Һәрдаим камилләшергә кирәк дип саныйм. Китаплар укып, курслар үтеп, тәҗрибәле, гыйлемле кешеләр белән аралашып гыйлем тупларга була. Бер урында тукталып калмаска, үз өстеңдә эшләргә кирәк. Бездән — хатын-кызлардан күп нәрсә тора. Беребез дә бар нәрсәне белеп үсми. Балаларга тәрбия бирү, хәерле хатын булуда өйрәнү тиешле. Тормыш ничек бара — шулай барсын, дип кенә калмаска, аны мәгънәле итеп алып баруда тырышырга киңәш итәм.
Айсылу ЮЛДАШЕВА.